2 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарада болытлы һава булачак
ТРның гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохит буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнлә Кукмарада 1 градустан 6 градуска кадәр җылы булачак. Иртәгә сүрән, болытлы көн булуы көтелә, һава температурасы 16 градуска кадәр күтәреләчәк. Атна ахырына, ялларга яңгырлар булуы ихтимал. фото: http://www.morzine-avoriaz.com
-
Кукмара көрәшчеләре булдыра!
Актанышта узган республикакүләм милли көрәш турнирында районыбыз укучылары уңышлы чыгыш ясады. Рамазан Фатыйхов (4нче мәктәп, 65 кг.), Ришат Закиров (Ядегәр, 70 кг.) өченче призлы урыннарны яуладылар. Ә Дмитрий Иванов (Нырья, авыр үлчәү) пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Афәрин, егетләр һәм аларның остазалары!
-
Кукмарада йомырка җыйдылар
1 май бәйрәме уңаеннан Түбән һәм Югары Казаклар авылларында "Кызыл йомырка җыю" бәйрәме узды. Анда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар иртәнге сәгать биш һәм җиде арасында йорттан-йортка йөреп, буялы йомыркалар һәм тәм-том җыеп йөрделәр. Бу гадәт әлеге авылларда инде совет чорына кадәр булган.
-
Кукмарада имамнар җыелышты
Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Биредә районның имам-мөхтәсибе Зиннур Сәмигуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курмашин, Кукмара районы Совет рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, Россия ислам университетының шәригать факультеты деканы Рамазан Курамшин һәм башка кунаклар катнашты. Җыелышка районның барлык мәчетләрендә эшләүче имамнар һәм абыстайлар килгән иде. Көн кадагында мәчетләрдә алып барылган...