2 март 2015 яңалыклары
-
Коймага сумка белән элеп калдырылган яшь бала туңып үлгән
21 февральдә Казанның 7нче дәваханәсе коймасына эленгән сумкада калдырылган яшь бала туңып үлгән. Баланың өстендә нибары ползунки, чепчик һәм яулык булган. Сабый өй шартларында тудырылган, дип фаразлана. Бу коточкыч хәл буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү комитеты үтерүче ананы эзли. Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/99576/q Фото:prokazan.ru
-
8 мартта “Олимп”та шайбалы хоккей турниры узачак
8 мартта "Олимп" боз сараенда 1997 елгы һәм аннан яшьрәкләр командалары арасында "АвтоХан" һәм "АК БАРС иминиятләү төркеме" призларына шайбалы хоккей буенча турнир үткәрелә. Башлана сәгать 8.00дә. фото: http://fdn74.livejournal.com/131928.html
-
Яхшы анадан яман бала тумас
Ислам динендә гүзәл затларыбызның хакы бик югары. Ул һәркөнне хатын-кызны хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өнди. Әлхәмдүлилләһ, гаиләләребездә тәрбияле, хәерле мөгамәлә кору өчен Аллаһ Тәгалә Коръәнне иңдерде, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәтенә ияреп бәхеткә ирешү юлын күрсәтте. Кайсы гына ата-ана балаларының тәүфыйклы, тәртипле булып үсүен теләмәс тә, кем генә картлык көнендә алардан игелек,...
-
Гашыйк парның үле гәүдәләре табылган
Әлмәт шәһәрендәге фатирларның берсендә 33 яшьлек ир белән аның 38 яшьлек гражданлык хатынының үле гәүдәләре табылган. Бу турыда "Эфир-24" каналы хәбәр итә. Ир-ат эшкә килми, телефон звонокларына җавап бирми башлагач, хезмәттәшләренең берсе полициягә хәбәр итә. Тәртип саклау бүлеге хезмәткәрләре МЧС белән берлектә квартир ишеген ватып кереп, ир белән хатынны үле...
-
Манзарас мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Никита Бурцев - республика конкурсының иң яшь җиңүчесе
Манзарас урта мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Никита Бурцев "Парламент дәресе" кысаларында узучы республикакүләм иҗат бәйгесенең иң яшь җиңүчесе булды. Аның хезмәте рәсемнәр конкурсының "Минем йортым - минем республикам" номинациясендә икенче урынны алды. Никита Татарстан Дәүләт Советы бинасында парламент җитәкчесе Фәрид Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре, депутатлар белән очрашып кайтты. Роберт...
-
Кукмараның боксчылары булдыра!
"Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 2001-2002 елгы малайлар бокс буенча Татарстан республикасы беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында Рөстәм Шәйхетдинов - җиңүче, Әнвәр Мәмәдҗанов - бронза (тренерлары Ленар Галеев, Ленар Әүхәдиев), Руслан Сәгъдиев көмеш (тренеры Данил Шигапов) приз ияләре булдылар. фото http://ladyclubdv.ru/forum/showthread.php?p=381812
-
Кукмараның суд-медицина бүлеге җитәкчесе Тәлгать Каюмов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Районыбызның суд-медицина бүлеге җитәкчесе Тәлгать Каюмов Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегез, җинаятьләрне тикшергәндә ярдәм күрсәтүегез һәм үз вазыйфаларыгызны югары һөнәри осталык белән башкаруыгыз өчен рәхмәт белдерәбез",- диелгән Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев имзалаган әлеге хатта.
-
Халыкка - медпункт, малларга - ветпункт
Малларга да һәрвакыт тәрбия, игътибар кирәк. Вакытында прививкасын, уколын кадатып тормасаң, көтелмәгән чирләр баш калкытырга мөмкин. Хәзерге вакытта күпләр үзләренең йорт хайваннарына карата игътибарлы: эре терлекләрен генә түгел, эт-мәчеләрен дә ветврачларга йөртәләр. Авылларда яшәүчеләр арасында да: "Песиләргә дә прививка ясатсак, тыныч булыр иде, үзебезнең янда - өйдә яшиләр бит", -...