2 февраль 2014 яңалыклары
-
Бурсык-Елгада бер хуҗалыкның каралты-курасы янып бетә
Кичә, 1 февральдә, 19 сәгать 50 минутта районыбызның Бурсык-Елга авылындагы Первомайский урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Санаулы минутлар эчендә ялкын телләре ишегалдындагы янкорылманы чолгап ала. Торак йорт һәм ВАЗ-21014 автомобиле саклап калына. Зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк. фото: http://region.metronews.ru/novosibirsk/?author=2&paged=5
-
Вахит егете “Изге Вәли” дискотекасына һәм концертка бушлай билетлар отты
Вахит авылында яшәүче Нияз Кәримуллин "Татар радиосы" уздырган викторинада җиңү яулап, 8 февральдә кичке сәгать биштә "Уникс"та узачак "Ретро концерт"ка һәм "Барс Медиа" компаниясендә урнашкан "Татар музыкасы"ннан 13 февральдә кичке сәгать сигездә "Арена" төнге клубында узачак "Изге Вәли" дискотекасына ике кешелек билетлар отты. Ниязны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да...
-
Кукмараның чаңгычылар командасы Татарстан Беренчелегеннән кубок алып кайтты
1998-1999 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда узышу буенча Яшел Үзән шәһәрендә үткән Татарстан Беренчелегендә Кукмара командасы беренче урынны яулады һәм кубокка ия булды. Нырья урта мәктәбендә укучылар - Лия Глухова, Диана Вуклова, Майя Шакаева, Диана Михайлова, Зәлидә Сибгатуллина, Виктор Арсентьевлар, Ош-Юмьядан Руслан Акашкин, Ныртыдан Расим Әхмәтов, Поч.Кучуктан Константин...
-
Сәламәтлек – иренмәүдән башлана
Кышның уртасы узып, көннәр бераз озыная башладымы - күпләр төрле чирләргә сабыша башлый. Авитаминоз, хроник авыруларның кискенләшү чоры, сезон адаптациясе - табиблар моны төрлечә атый. Хәер, андый вакытта берәр җиребез сызласа, яки чеметеп куйса, күбебез үзбелдеклегебез белән төрле дарулар йотарга, телевизор рекламалаган препаратлар кулланырга тотына яки еллар дәвамында сыналган табибы...