2 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Атлас Булатов исемендәге паркка "Кышкы сабантуй"га рәхим итегез
3 гыйнвар, 10.00-12.00 сәгатьләрдә - "Кышкы сабантуй" - спорт ярышлары, милли уеннар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә күңел ачу программасы.
-
Иртәгә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда “Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе узачак
3 гыйнвар, 12.00-15.00 сәгатьләрдә - "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе (маскарад костюмлы-сәхнәләштерелгән йөреш, киез итек-киез эшләнмәләренең, авыл хуҗалыгы продукцияләренең Яңа ел ярминкәсе, халык осталарының күргәзмә эшләре, фольклор ансамбльләрнең чыгышы, Кыш бабай һәм Кар кызы, әтәчләр парады, Яңа ел концерты, күңел ачулар, Яңа ел дискотекасы)
-
Манзарас клубы каршында күңелле бәйрәм оештырылды (фото)
-
Зур Кукмарада балалар Яңа ел бәйрәме гөрләде (фото)
Клуб бинасы гөрләп торды. Балалар рәхәтләнеп җырлады, биеде, күңел ачты, Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. фото "Наш Кукмор"
-
Улы 14 елга төрмәгә утырган ана: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала»
Узган ел сәгать телләре уникегә якынлашып, Яңа ел җитеп килгәндә, әниемнең сеңлесе Шәмсинур апа да исән иде әле. Һәр елдагыча, 2016 елны да «Һәрбарчабызга исән-имин яшәргә язсын!» - дип, догалар укып каршы алган иде. Ләкин, нишләптер, алар кабул булмады. Апабызның гомере чәчәкле җәй көнендә, дөресрәге, төнендә явыз адәм кулыннан өзелде....
-
“Дуслык” кафесы повары Гөлфия Михайловадан “Японнарча салат”
Салат яфракларын турамыйча гына тәлинкәгә җәябез. Өстенә эре итеп шакмаклап туралган кыяр, сары баллы борыч, уртага ярылган черри помидоры, маринадланган имбирь, пешкән тавык ите салып болгатыбыз. Өстеннән бераз соя соусы, кунжут, зәйтүн мае сибәбез.
-
Район башлыгы гыйнвар аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады
15 гыйнварда Княгорда яшәүче Садыкова Алтынай Сәгыйт кызына, 17 гыйнварда Кукмарада гомер кичерүче Галиуллина Сәкинә Галиулла кызына, 20 гыйнварда Лельвижда яшәүче Васильев Иван Павловичка - 95 яшь тула. Ә Пчеловодтан Елисеева Татьяна Гордеевна 20 гыйнварда үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый,...
-
Кукмарада узачак Яңа ел бәйрәме чаралары программасы
Район Мәдәният йортында: 7 гыйнвар, 17.00-21.00 сәгатьләрдә - сәхнәләштерелгән "Күңелле Раштуа" тамашасы Җиңү Паркы каршындагы мәйданда: 2-8 гыйнвар, 19.00-22.00 сәгатьләрдә - "Дуслар арасында" (авыл мәдәният учакларының Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә һәркөн үткәреләчәк кичке Яңа ел программасы, дискотека) 2-8 гыйнвар, 12.00-14.00 сәгатьләрдә - "Кар бабайда кунакта" (Кукмара поселогының...