1 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмарада "Яшь армеец"ларның слеты узды (фото)
Чара Манзарас мәктәбендә оештырылды. Фәнил Мәрсетдинов фотолары
-
Кукмарада "Агач утырту" акциясе башланды
1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак "Агач утырту көне" республика акциясе кысаларында поселокта агач үсентеләре утыртылды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин һәм башкалар катнашты. Акция барышында поселокта 150 төп юкә үсентесе утыртылачак. Лилия Нургалиева хәбәре һәм фотосы
-
Австралиядән кайткан якташларыбыз Пычак җирлегендә дә булды
Пычак авыл җирлегендә Австралиядән кайткан якташларыбыз Гайшә һәм Зыя Маскилар белән очрашу үткәрелде. Очрашу Әсән-Елга авылының күрке булган "Акъяр" чишмәсеннән башланды. Аннары кунаклар мәдәният йортындагы туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә булдылар. Очрашу Гайшә Маскиның бабасының туган авылы Арпаязда дәвам итте. Монда алар мәчеттә булдылар һәм туганнарының каберләренә зыярат кылдылар. Аннан...
-
Лубян көллияте яшьләре спартакиададан өченче урын белән кайтты
Лубян урман-техник көллияте командасы эшләүче һәм укучы яшьләр арасында оештырылган республикакүләм Профсоюз спартакиадасында катнашты. Аркан тартышу, дартс, волейболда егет-кызлар беренче урыннарны алдылар. Гомумкоманда зачетында команда икенче урынны яулады.
-
Әнисе белән энесен коткарам, дип утка кергән
Фаҗига бүген иртәнге якта була. Тукай районында янгын элемтәсе пунктына Мирный урамында шәхси йорт януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗалары - 70 яшьлек хатын-кыз һәм аның 52 һәм 38 яшьлек уллары каршылый. Олы уллары әнисен һәм энесен янгыннан алып чыкканда сулыш юлларын пешергән булып чыга. Аны шифаханәгә озаталар....
-
Кукмарада "Әтиләр Советы"ның утырышы узды (фотолар)
Манзарас мәктәбендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, "Әтиләр Советы"ның рәисе Ришат Касыймов, советның әгъзалары катнашында утырыш узды. Чарага мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде. Фәнил Мәрсетдинов фотолары
-
“Тылсым”да өлкәннәр өчен концерт оештырылды (фото)
"Тылсым" үзәгендә биредә ял итүчеләр һәм социаль хезмәт ветераннары өчен Өлкәннәр көне уңаеннан "Картаймасын әле, йөрәк!" дигән концерт оештырылды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев та катнашып, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Фотолар "Наш Кукмор"дан
-
“Олимп” җитәкчелеге өлкәннәрне бәйрәм белән котлады
"Олимп" Боз сарае директоры Райнур Нәбиуллин, профсоюз комитеты рәисе Гөлгенә Низамиева белән берлектә, лаеклы ялда булган хезмәттәшләре: Нина Байгелдина, Хәлил Салихов, Габделбәр Закирҗановларны Өлкәннәр көне белән котладылар, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
-
Октябрь аена йолдызлар фаразы
Октябрь аеның беренче яртысы ир белән хатын, туганнар, хезмәттәшләр һәм җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләргә кискен тәэсир итәчәк. Шуңа да бу чорда җитди карарлар кабул итү, үзара сүзгә килү кебек гамәлләрдән читтә торыгыз. Йолдызлар зур эшләрне, идеяләрне айның икенче яртысында башкарырга киңәш итә. Ай ахыры исә күңеле хәбәрләргә бай булачак, уңыш китерәчәк....
-
Күкшел клубында "Сөмбелә" бәйрәме узды (фото)
Мин "Көз кызы", киләм сезгә, Көзге байлык кулымда. Муллык белән байлык телим Кем очраса юлымда. Амбар тулы арыш бодайларым, Тау-тау булып өелгән, Алмалы авыр ботаклар Җиргә чаклы иелгән. Күкшел авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Балаларны "Сөмбелә" бәйрәме тарихы белән таныштырдык, төрле кызыклы уеннар уйнатылды, "Шалкан" әкияте...
-
Кукмара прокуратурасында Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган рәсем һәм иншалар конкурсына йомгак ясалды (фото)
Район прокуроры Ришат Шакиров конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, аларга тормышта һәрвакыт закон кануннарын хөрмәт итеп яшәргә кирәкле хакында сөйләде. Конкурста җиңүчеләрнең рәсемнәре поселокның "Ратмир" һәм "Илфани" сәүдә йортларына эленгән. Конкурс җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Конкурсның җиңүчеләре менә кемнәр: Кәрим Касыймов, 1 урын, Пычак мәктәбе, җит.Р.Касыймов Хәсән Мөхәмәтгалиев,...
-
Австралиядә яшәүче якташларыбыз Кукмарада кунак булып китте (фото)
Туган якны өйрәнү музеенда "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды. Оешманың җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина очрашуга 35 ел элек районыбызның Әсән Елга авылыннан Австралиягә күчеп киткән якташыбыз, язучы София Вәлиеваның сеңлесе Гайшә һәм аның тормыш иптәше Зыя әфәнде, Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәреннән һәм Санкт Петербургтан кайткан якташларыбызны чакырган. Районыбызның музей хезмәткәрләре, татар...