1 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
(Кукмара, 1 сентябрь, "Хезмәт даны") Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 2 сентябрьдә синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый, яңгыр явуы көтелә. Температура иртән +14, көндез +15 градустан артмаячак. Атмосфера басымы 744 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз.
-
Артистлар балаларын Белем иленә озатты (фотолар)
Белем бәйрәме көнне беренче сыйныф укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә алардан ким дулкынланмый. Мәктәп эзләү, баланы баштан-аяк киендерү, букет әзерләү - ата-аналар өстендәге зур бурыч. Газизләренең тырышып укуын теләп, бүген күпләр балаларын мәктәпкә озатты. Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гимаеваның төпчек кызлары Зифа, Раяз Фасыйховның беренче баласы Венера, Ләйсән һәм...
-
Үлемгә китергән һәлакәт: ике кешенең гомере өзелгән, берсенең хәле авыр (фото)
Казан - Оренбург юлының 117 нче чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Юлның әлеге өлеше Чистай районы территориясенә карый. Һәлакәт 12:37 сәгатьтә булган: 15 нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" машиналары бәрелешә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы эшләгән. Ике кеше һәлак...
-
Кукмара сәхнәсен Өркеш һәм Түбән Үрәс җирлекләре үзешчәннәре гөрләтте (фото)
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Өркеш һәм Түбән Үрәс җирлекләре үзешчәннәре тарафыннан "Кичке уен" оештырылды. Чара җыр-биюләр, уенннар белән үрелеп барды, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме.
-
Сентябрь аена йолдызлар фаразы
Сентябрь ае - уңыш җыю, хуҗалык эшләрен башкару, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яңа уку елы башланган чор. Әлегә көннәр матур торса да, тиздән яңгырлы, җилле көннәр, ә аның артыннан кыш фасылы да килеп җитәр. Шуңа да органимзны сезон алмашынуга әзерләү мөһим. 1 сентябрьдә - кояш, 16 сентябрьдә ай тотылу...
-
Лубянда узган “Белем көне”ндә Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре катнашты (фото)
1 сентябрь - Белем көне Лубян урман-техник көллиятендә оешкан төстә, бик матур үтте. Бәйрәм тантанасында мөхтәрәм кунак - ТР урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре Николай Золотов, Лубян җирлеге башлыгы Рим Фәхразиев, "Зилант" спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәйзуллин һәм башкалар катнашты, чыгыш ясады. Көллиятнең иң яхшы студентлары һәм актив яшьләренә Диплом һәм...
-
“Кайнар линия” ачылды
Хөрмәтле Кукмара районы халкы! 2-84-37 телефонында "Кайнар линия" ачылды. Аның аша сез эш көннәрендә иртәнге сәгать 7.00дән кичке сәгать 17.00гә кадәр социаль хезмәтләр күрсәтү турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз. Район социаль яклау бүлеге.
-
Байлангарда мәчет ачыла
Хөрмәтле авылдашлар, якташлар! Сезне 11 сентябрьдә, 10.30 сәгатьтә Байлангар авылының зурайтылган, яңартылган мәчетен ачу тантанасына көтәбез. Рәхим итегез!
-
Саба районында автомобиль юлының ябылу вакыты 1 октябрьгә кадәр озайтылды
Саба районында "Байлар Сабасы - Тимершык - Алан" юлының бер өлеше ябылган иде. Автомобиль юлының 3,5-6,37 нче чакрым өлешендәге төзекләндерү эшләре 1 октябрьгә кадәр озайтылды. Әйләнеп узу өчен автомобиль йөртүчеләргә Казан - Шәмәрдән, Казан - Шәмәрдән - Көек һәм Тимершык - Кызыл Мишә юлы тәкъдим ителә. Вакытлы юл билгеләренә карата...
-
Капиталь ремонт ясалган Сәрдекбаш, Зур Кукмара, Урта Комар мәктәпләрендә - Белем бәйрәме (+Фото)
Бүген барлык белем йортларында да 1 сентябрь - Белем көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Районыбызда 548 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасы кысаларында быел районыбызның дүрт белем йорты үзләренең икенче "яшьлек"ләрен кичерде. Сәрдекбаш, Зур Кукмара, Урта Комар мәктәпләрендә узган Белем бәйрәмнәрендә район...
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
“Балкыш” фестиваленең зона туры Кукмарада узачак
Ветераннар арасында "Балкыш" республика фестивален уздыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр оештырыла. Бәйгенең зона туры 22 сентябрьдә Кукмарада узачак. Анда Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан килгән ветераннарның чыгыш ясавы көтелә. Конкурс район Мәдәният йортында сәгать 10.00да башлана.
-
Кукмарада “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы үткәрелә
Татарстанда, шул исәптән районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремистлыкка - юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында мәгариф, мәдәният, спорт, дини оешмаларда төрле чаралар үткәрү каралган.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Белем бәйрәме белән котлады
1 сентябрь - Белем көне уңаеннан Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрик итте. -Бүгенге буын укучыларына төпле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Республикабызда яңа белем һәм тәрбия йортлары ишекләрен ача, элек төзелгәннәре заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Белем...