1 август 2015 яңалыклары
-
Үзара салым акчалары хисабына Ныртыда юлга таш җәелгән
Үзара салым акчалары хисабына Нырты авылының Урман, Совет һәм Кооператив урамнары кисешкән урынга, барлыгы 617 метр озынлыктагы юлга 4.5 метр киңлектә таш түшәлгән. Бу эшне "Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт башкарган. фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&
-
Березняк клубында шоу-тамаша узды
Березняк авылы мәдәният йортында Березняк, Камышлы, Аман-Оштырма авыллары яшьләре катнашында, авыл яшьләре арасында дуслыкны ныгыту, аралашу максатыннан, "Без килмәдек буш китәргә" дигән шоу-тамаша үткәрелгән. Өч турдан торган тамашада катнашучылар үзләре белән таныштырганнан соң, егетләр биремнәр үтәгәннәр, сорауларга җаваплар биргәннәр. Кичә ахырында яшьләр белән "Йөзек салыш", "Биш парлы", "Чума үрдәк, чума...
-
Замирә Рәҗәпова сөйгәне Максим белән никах укытты
Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан. Анысы да очраклы килеп чыккан. - Ел саен ифтар ашы уздыра торган матур гадәтебез бар. Быел шуңа әзерләнеп йөргәндә, никах укыту теләге туды. Телевидениеда эшләүче остазым Наилә Сабитова киңәше белән Госман хәзрәткә шалтыраттык. Бәхетебезгә, хәзрәтнең бер генә көне...
-
Призлар үзләренең ияләрен тапты (исемлек)
Гыймадиев Миннәхмәт, Күкшел, Ленин урамы, 21 - тузан суырткыч. Фатыхов Миндрахман, Кукмара, Вахитов тыкрыгы, 11-5 - соковыжималка. Шәрәфиева Нурзидә, Зур Кукмара, Тукай урамы, 4 - иттарткыч. Зөһрә Ярмиева, Кукмара, Пушкин урамы, 20-1 - үтүг. Гомәрова Р., Кукмара, Королев урамы, 7-7 - кофе тарткыч. Галимьянова Гелүсә, Кукмара, Юность урамы, 1 -...
-
Район җитәкчелеге поселокның Ворошилов урамында яшәүчеләр белән очрашты (+Фото)
Кичә район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм бер төркем служба вәкилләре поселокның Ворошилов урамында яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде, сорауларга җаваплар бирелде.
-
Казанга барып синхрон йөзүчеләрнең чыгышына тәэсирләнеп кайттык
Башкалабызда бара торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында булып кайттык әле: 24 июльдә башланган бу тамашаның синхрон йөзү төрен карарга Казан-Аренага бардык. Иртәнге сәгать 9дан башланып киткән чара кичке сәгать 5тә генә тәмамланды. Өйдә, кырын ятып, телевизордан чемпионат карау бик рәхәт, әлбәттә, әмма якыннан карауга җитми инде. Тәэсирләрне сөйләп,...
-
Бакуга барганда Дилә Нигъмәтуллинаның багажы югалган (+ФОТО)
Шушы көннәрдә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина Бакудан кайтты. Әмма анда барганда җырчы күңелсез хәлгә юлыккан. "Гомеремдә беренче тапкыр багажым югалды. Ә минем бөтен әйберләрем шунда иде. Ярый әле җирле артистлар костюмнар белән ярдәм итте", дип уртаклашкан Дилә үзенең Instagram битендә. чыганак: http://tuylar.ru/bakuga-barganda-dile-nigmetullinanyn-bagazhy-yugalgan-foto-2588