1 март 2014 яңалыклары
-
Ашлык куркынычсыз булырга тиеш
"Россельхознадзор" системасындагы аккредитацияләнгән оешма тарафыннан бирелгән сертификат - ашлыкның куркынычсыз булуын, тиешле таләпләргә җавап бирүен раслаучы төп документ. Хәзер ашлыкны тикшерүгә таләпләр кырысланды, дип хәбәр иттеләр безгә "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторлары Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкат Галимуллиннар. Ашлык составында агулы элементларның, пестицидлар, микотоксиннар, гены үзгәртелгән организмнар, радионуклидлар, зарарлы катнашмалар булуына, корткычлар белән...
-
Күппрофильле лицей укучысы технологиядән олимпиадада приз алучы исеменә лаек булды
Күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы Алинә Рахимянова технология олимпиадасыннан районда беренчелекне яулап, төбәкара этапта приз алучы исеменә лаек булды. Бу хакта Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгенең директор урынбасары Альмир Төхвәтуллин хәбәр итте. фото: http://emel1.ru/asp/blog/index.asp?main=blog&id_member=48&id_topic=1900&page=12
-
Укытучы Наҗия
...Авыл киче, клубта алма төшәрлек тә урын юк. Бүген монда авыл яшьләре көче белән әзерләнгән зур концерт бара. Сәхнә түрендә җырчы Наҗия белән гармунчы Туфан. Наҗиянең салмак, моңлы матур тавышына әкрен генә тартылган гармуннан "Арча", "Ал Зәйнәбем" җырларының моңлы авазы клубка гына сыеп бетмичә, авыл урамнарын урап йөри. Арча педагогия...
-
Башыңа боз төшүдән саклан!
Кышкы чорда түбәләрдән кар һәм боз төшеп, бәхетсезлек очраклары булу куркынычы бар. Бу мөһим мәсьәләне район прокуратурасы һәрдаим күз уңында тота. Прокурор ярдәмчесе Вилнур Кәримов хәбәр итүенчә, шушы уңайдан прокуратура хезмәткәрләре февраль аенда поселокта тикшерү үткәргәннәр. Биналардан файдаланганда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгәннәре өчен "Колхоз базары" җәмгыяте җитәкчесе Асия Хәйретдинова, Кукмара 4нче...
-
Аварияләрнең һәр бишенчесендә төзек булмаган транспорт белән юлга чыгучылар гаепле, диләр "Таттехконтроль" хезмәткәрләре
Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, һәр бишенче юл фаҗигасе төзек булмаган транспортта юлга чыгучылар гаебе белән ясала. Бәла-казаларның, корбаннарның санын киметү, юлда иминлекне тәэмин итү өчен автотранспортка үз вакытында тиешенчә техник күзәтү уздыру зарур. Татарстанда техник тикшерү операторы булып "Таттехконтроль" җәмгыяте тора. Үзенең эшчәнлеген 2007 елдан алып баручы җәмгыятьнең республикада 50дән...
-
Кукмарада яз исе килә
Календарь вакыт буенча бүген язның беренче көне булса да, табигатьтә әле кыш хакимлек итә. Узган атна ахырында куркытып алган 25-30 градус салкыннар, ачы җил, җәяүле буран, урамнарда сыртлап өелгән кар көртләре - кыскасы, яз билгеләре әле сизелми дә кебек. Юк, ялгышам, бар икән яз билгеләре, бар, тирә-ягыңа игътибар белән карарга...