1 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
4 гыйнварда "Башваткыч" тапшыруында кукмаралылар көч сынашачак
2014 елның 4 гыйнварында, тагын өч көннән, телевидениенең "ТНВ" каналыннан баручы "Башваткыч" тапшыруында кукмаралылар катнашачак. Тапшыру кичке сәгать җидедә башлана. Күрми калмагыз! фото: http://www.tvchelny.ru/news/2012/11/09/smotri-nashih/
-
Кукмараның ир-ат җитәкчеләреннән аш-су рецептлары
Аш-су бүлмәсе -ул хатын-кызныкы, аның "эш кабинеты"дияргә гадәтләнгән без. Әмма ир-атларыбыз да, плитә янына килергә бик атлыгып тормасалар да, тәмле итеп ашарга пешерә беләләр бит. Бүген сүзне аларга биреп, үзләре яратып әзерли торган берәр ризыкның рецепты белән уртаклашуларын үтендек. Равил ХАЛИЕВ, район үзәк дәваханәсенең баш табибы: "Селдерей тамыры - гади,...
-
Бердәм булып Яңа елны каршыладык
Кичә, 31 декабрьдә, район халкы бистәбезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда бердәм булып Яңа ел тамашасын карады. Программада зур Яңа ел бәйрәме концерты, театрлаштырылган тамаша бар иде. Соңыннан Яңа ел дискотекасы булды. Дөньялар тыныч, еллар имин булсын иде. фото: http://readmas.ru/ya-ne-znayu/novyj-god-2013-kak-otmetit-novyj-god-s-lyubimym-chelovekom.html