Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Ураза тоткан өчен савапны арттырырга мөмкин

Әгәр яшәр урыныбыз, ашар ризыгыбыз бар, бөтенесе дә җитәрлек икән һәм билгеле бер күләмдә акчабыз җыелса, без бу сумманың кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш.

Мөселман кешесе ураза тоткан өчен савабын арттыра ала. Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Ураза вакытында иң игелекле гамәлләрнең берсе — кешеләрне ашату. Шуңа күрә һәркем Рамазан аенда якыннарын, дусларын, туганнарын өенә җыеп, ифтар уздырырга, аларны ашатырга, имам чакыртып вәгазь укытырга тырыша. Күп кенә мәчетләрдә Рамазан аенда хәйрия ашлары оештырыла. Әгәр мөмкинлек бар икән, анда катнашырга һәм мохтаҗларны ашатырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): „Кем дә кем ураза тоткан кешене чакырып авыз ачтырса, ураза тотучының савабы ул кешегә дә язылыр“, — дип әйткән», — дип сөйләде Рөстәм Хәйруллин.

Шулай ук ул Рамазан ае зәкят бирү өчен кулланылуын әйтте. Әгәр яшәр урыныбыз, ашар ризыгыбыз бар, бөтенесе дә җитәрлек икән һәм билгеле бер күләмдә акчабыз җыелса, без бу сумманың кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиешбез, ди ул.

Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев