Үрәсбаш авылында храм сафка басты
Әлегә рәсми рәвештә ачылмаса да, изге йортта инде бәйрәм гыйбадәтләре, службалар уза, дини бәйрәмнәр вакытында авыл халкы аеруча бердәм булып җыела.
Үрәсбаш авылында киң күңелле кешеләрнең уртак тырышлыгы белән дин йорты сафка басты. Әлеге изге эш еллар дәвамында күңелләрдә йөртелгән хыялның чынга ашуы булып тора. Шушы көннәрдә телевидение журналистлары белән берлектә храмда булып кайттык.
— Изге йортны төзи башлаганга 12 еллап вакыт узса да, бер урында таптанып торган юк, һаман алга барабыз, — ди туган җиребезнең яшәеше, аның киләчәге өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе Любовь Сергеева. — Үрәсбашта беркайчан дин йорты булмаган. Шуның өчен безнең бик тә авылны чиркәүле итәсе килде. 2013 елның ноябрендә храм төзү турында хуҗалык җитәкчеләре: бертуган Валерий һәм Анатолий Тимофеевлар, җирлек башлыгы, халык белән сөйләшеп, киңәшләштек тә төзелеш башларга рөхсәт алу өчен Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакайга мөрәҗәгать иттек. Алга таба авылдашлар — Владимир Надеев (бүгенге көндә мәрхүм, — авт.), Елена Надеева һәм мин, ниятебезне ирештерергә, ул вакыттагы район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин янына бардык. Ул да безнең теләкне хуплады. Шулай итеп, зур эшкә керештек.

Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, барлык документлар әзер булганнан соң, 2014 елда храмның нигезе салына. Алга таба ике ел дәвамында кирпеч туплана. Бинаны күтәрү өчен барлыгы 31 мең кирпеч кирәк була. 2022 елда чиркәүнең түбәсе ябылып, купол һәм хач куела. Әкренләп эчке эшләр башкарыла, ут кертелә.
— Мин барлык чыгымнарны да язып, аерым бер дәфтәргә теркәп барам. Бүгенге көнгә кадәр барлыгы 3 миллион сумнан артык акча тотылды, — ди Любовь Фәйзулла кызы. — Төзелеш эшләре вакытында авыл халкының, изге күңелле райондашларның, Мәскәү, Белоруссия, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Себер якларында һәм башка төбәк, шәһәрләрдә яшәүче якташларның да ярдәме зур булды. Минем әлеге зур эшкә өлешен керткән һәркемгә рәхмәтем чиксез. Кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемдер кул көчен кертте, ә кемдер оештыру мәсьәләләрендә булышты. Җитәкчеләр дә, кайчан мөрәҗәгать итүгә карамастан, караңгы йөз күрсәтмәде. Нәтиҗәдә, авыл уртасында яңа, якты, нурлы храм калкып чыкты. Бүгенге көндә территория төзекләндерелде, киртәләп алынды, керү юлына брусчаткалар җәелде. Электр уты кертүне үзебезнең авыл яшьләре, ата-бабалары Үрәсбаштан булган егетләр башкарды. Тиздән паникадило (люстра) һәм иконостас кайтыр дип көтәбез. Аларга да инде заказ бирелде.

Храм — ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә кешеләрне берләштерүче рухи үзәк тә. Әлегә рәсми рәвештә ачылмаса да, изге йортта инде бәйрәм гыйбадәтләре, службалар уза, дини бәйрәмнәр вакытында авыл халкы аеруча бердәм булып җыела.
— Авылыбызда дини яктан гыйлемле Анастасия Гаврилова бар иде. Аның вафатыннан соң, туганнары өендә булган бик күп иконаларны чиркәүгә тапшырды. Шулай ук Татьяна исемле апаның да иконалары изге йортта үз урыннарын тапты. Епархиядән шәмнәр биргәннәр иде, аларны да файдаланабыз, — ди Любовь Сергеева. — Шөкер, изге йортыбызның ишекләре һәркемгә ачык. Нинди диннән булуга карамастан, халык керә, хәерләр бирә, кайберләре мәңгелеккә күчкәннәр өчен шәмнәр куя, сөенечләре белән уртаклаша. Сергий атакай — безнең настоятель. Ул даими рәвештә чиркәүдә служба уздыра. Православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәренең берсе — Качмануда сулар аруландырдык. Әле яңарак кына Казан һәм Кукмарадан кунаклар, дин әһелләре булып китте. Авыл халкының бердәмлегенә сөенеп бетә алмыйм. Нинди генә эш килеп чыкса да, социаль челтәрдә ачылган авыл төркеменә хәбәр юллыйбыз да, шул арада җыелып килеп җитәләр. Тәрәзәләрне бергәләп юдык, территорияне чистарттык, чәчәкләр утырттык.

Елизавета СТЕПАНОВА:
— Без күп еллар Кукмарада яшәп, олыгайган көндә туган якка кайтып төпләндек. Дин йорты төзелүгә сөенеп бетә алмыйбыз. Аны сафка бастыруда үз өлешен кертүчеләрне Ходай үзе зурласын. Любовь Фәйзулла кызы — бик актив, оештыру сәләте көчле. Алга таба да бердәм булыйк!
Елизавета ВЛАДИМИРОВА:
— Борынгыларның сөйләве буенча, безнең авыл халкы элек күрше Танькино авылындагы Петропавел чиркәвенә йөргән. Еллар узган саен ул җимерелеп, үз эшчәнлеген туктаткан. Хәзер менә үзебездә нинди матур изге йорт калкып чыкты. Ул әллә кайдан балкып күренеп тора. Борынгыдан килгән рухи традицияләрнең өзелмәве, әби-бабайлар йөргән юлларның яңадан җанлануы — авыл өчен зур вакыйга.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев