2026 елда «Изге Болгар җыены» тантанасының программасы билгеле
Көн дәвамында барлык музей объектлары ачык булачак, шулай ук Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырылачак.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак. 2026 елда бәйрәм Казанда 12-17 май көннәрендә узачак «Россия — Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисадый форумының мәдәни программасына кертелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре вәкилләренең катнашуы көтелә.
Бәйрәм программасы 09:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында концерт белән башлана. 10:45 сәгатьтә төп сәхнәдә пролог күрсәтеләчәк, ә 11:00 сәгатьтә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» рәсми ачылышы булачак.
12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы укылачак. Шуннан соң 12:30 да төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт булачак.
08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр ачылачак.
Болгар цивилизациясе музеена килүчеләр «Нәфислек коллекциясе» (фаянс һәм фарфор савыт-саба), «Рәсем сәнгате симфониясе», 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы күкрәк тамгалары куелган «Җиңү бүләкләре» экспозицияләрен, шулай ук «Каллиграфия сәнгате» шамаиль күргәзмәсен күрә алачак.
09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Болгар цивилизациясе музееның беренче катында «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда килүчеләргә урта гасыр карасының ничек ясалганын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясе нигезләре белән таныштырачаклар.
09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кунаклар «Көрәш» милли көрәш ярышларын күрә алачак.
10:15 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясендә тәүбәгә килүгә багышланган «Тәүбә» намазы укылачак.
Көн дәвамында барлык музей объектлары ачык булачак, шулай ук Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырылачак.
Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев