“Урал” хуҗалыгының баш инженеры Мәгъфүр Гаязов: Безнең зур байлыгыбыз – халык һәм эш шартлары
Хуҗалыкның баш инженеры Мәгъфүр Гаязовның сүзләре буенча, “Урал”ның үзендә һәм “Рассвет” ягында авыл хуҗалыгы машиналары һәм тырма ремонты бара. Егетләрнең эш урыннары җылы, коры, якты.
Быел басуларда көзге кыр эшләре шактый соң төгәлләнде. Әмма шуңа да карамастан, киләсе җәй өчен “арба”ны быелдан әзерли башларга кирәклеге турында халык мәкален дә онытырга ярамый. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, шуны истә тотып, тиз арада техника ремонтына кереште. “Урал” хуҗалыгының машина-трактор паркындагы мастерскойларда да чүкеч тавышы ишетелә.
Хуҗалыкның баш инженеры Мәгъфүр Гаязовның сүзләре буенча, “Урал”ның үзендә һәм “Рассвет” ягында авыл хуҗалыгы машиналары һәм тырма ремонты бара. Егетләрнең эш урыннары җылы, коры, якты.
– Көзге кыр эшләре беренче ноябрьгә төгәлләнде. Уракта сигез бөртек суктыру, өч азык комбайны, болардан тыш, күптөрле җир эшкәртү агрегатлары эшләде. Хәзерге вакытта техникалар саклауга куелды. Ремонт эшләрен әлегә тулы куәткә бара дип әйтә алмыйм, чөнки механизаторларны вакытлыча ялга җибәрәбез, шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгытучылар да бар. Хәзерге вакытта “Урал” ягында – 90, “Рассвет”та 50 тирәсе тырма төзекләндерелгән, күп түгел әлегә. Әмма Яңа елга хәтле ул тәмамланачак, культиватор, чәчкечләр, аннан соң катлаулы агрегатлар берсе артыннан икенчесе әзерлек сызыгында урын алачак, – дип сөйләде баш инженер.
Хуҗалыкта механизаторларга берничә техника беркетелгән. Буш вакытларында алар шушы мастерскойда ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр яки ферма эшчеләренә ярдәмгә киләләр.
– Безнең бик зур байлыгыбыз – халык һәм эш шартлары. Мастерскойлар бик уңайлы, газ ягып җылытыла. Иртә белән кабызып чыгып китү өчен барлык трактор, машиналар да җылы гаражда торалар. Кереп ашау өчен ашханә эшли, анда бик тәмле пешерәләр. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән дә авырлыклар юк. Хуҗалыгыбыз тотрыклы булганлык белән кайда, нәрсә кирәк булмасын, безгә һәрчак “яшел юл”, – диде Мәгъфүр абый.
Хуҗалыкта машина-трактор паркы да һәрвакыт яңартылып тора. 2025 елда гына да биредә 92 миллион сумлык техника сатып алынган. Алар арасында дүрт чылбырлы ТГ-110 тракторы гына да 20 миллион сумга төшкән, моннан тыш, “Беларус” тимер аты, телескоп төягеч, печән җыйгыч, чапкыч, автоприцеп һәм башкалар…
Түбән Казаклар авылыннан Мәлик Шакирҗанов “Урал” хуҗалыгындагы ремонт бригадасында 21 ел механик булып эшли. Аңа кадәр ул 13 ел слесарь булып торган. Мәлик абый Зур Сәрдек мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Янилдәге училищеда белем алган. Аннары Оренбург өлкәсендә армия сафларында Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан. Ә хезмәт юлын ГАЗ-52 машинасында шофер буларак башлап җибәреп, ике елдан слесарь булып күчкән. “Шофер эшенә күңелем алай талпынмады, техника арасында кайнау күбрәк ошагандыр, күрәсең”, – дип сөйләде ул.
– Ремонт эшләре бераз соңга калып булса да, оешкан төстә башланып китте, дүрт кешелек бригада оешты. Эретеп ябыштыручы, тимерче – барысы да үзебезнеке. Бергә-бергә, килешеп хезмәт куябыз, бөтен ремонт эшләрен дә вакытында башкарырга тырышабыз. Тырма, культиваторлар төзекләндерелгәч, чәчкечләргә тотынабыз, аннары җир эшкәртү агрегатлары чират көтә. Безнең хезмәт язга кадәр дәвам итә. Мастерскойда җылы булгач, урамнан кергән агрегатлар да тиз җылына һәм эшкә дә кызурак керешергә була. Егетләр бирегә иртәнге сәгать җидегә килеп, кичке сәгать дүрткә кадәр монда булалар. Гомумән, безнең хуҗалыкта бервакытта да эш шартлары зарланырлык булмады. Шушында хезмәт куеп, гомер иттек, өч бала үстердек. Кызларыбызның үз тормышлары, улыбыз армиядә. Иптәшем Миләүшә дә фермада бозаулар карады, ул хәзер лаеклы ялда. Үзебез дә терлекләр тотабыз. Хуҗалык печән, салам, ашлыгын биреп тора, Аллага шөкер, – диде ул.
Мәлик абый ремонт цехында Олыяз авылыннан слесарь Райнур Гыйльметдинов белән иде. Язын – тракторчы, көзен – комбайнчы, кышын – слесарь, бар яктан да булган “универсаль” механизатор дип мактадылар аны.
– Авыл җирен, мондагы тормышны, эшебезне яратабыз, – диде Райнур.
Әйе, туган җирен, эшен яраткан кешеләр булганда гына авыл яши, үсә. Алар техникасын да карап тота, җирен дә вакытында эшкәртә, хуҗалыкның нигезен нык итә. Мондый тырыш кешеләр – хуҗалыкның терәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев