Тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында
Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы соңгы арада республиканың массакүләм матбугат чараларында еш яктыртыла. Тәүлеклек тулаем савымның 200 тоннага җитүе уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Митңнеханов районга котлау да юллады. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та: "Әлеге күрсәткечләрне җәйге сезонда гына түгел, кыш көне дә саклыйсы иде", - дип белдерде....
Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы соңгы арада республиканың массакүләм матбугат чараларында еш яктыртыла. Тәүлеклек тулаем савымның 200 тоннага җитүе уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Митңнеханов районга котлау да юллады. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та: "Әлеге күрсәткечләрне җәйге сезонда гына түгел, кыш көне дә саклыйсы иде", - дип белдерде. Кышка чанаңны җәйдән әзерлә дигән кебек, кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булдыруда. Үткән атнада "Урал" җәмгыятендә үткән семинар-киңәшмәдә дә шул хакта сүз барды.
"Урал" җәмгыятенең (элеккеге "Кукмара" агрофирмасы) күрсәткечләре соңгы берничә айда күзгә күренеп яхшырды, алай гына да түгел, һәр өлкәдә тәртип, оешканлык сизелә. Игенәр матур гына күтәрелеп килә. Хәтфә булып җәйрәп яткан арпа басуы да, рәт-рәт тезелеп үскән кукуруз да киләчәк уңышка ныклы ышаныч тудыра. Гади күзлектән караганда гына да күренеп тора: басу-кырларда чүп юк, ферма яны территориясе, мал тораклары "ялт" итеп чистартылган, ник бер пәрәвез булсын! Әлеге үзгәрешләргә, әлбәттә, яңа җитәкче килү дә, "Урал" хуҗалыгының турыдан-туры ярдәмен тою дә сәбәпче булгандыр.
Хуҗалыкның башкаручы директоры Рөстәм Мөбарәкшин тумышы белән Арча якларыннан. Бирегә килеп эшли башлавына ярты ел булган. Хезмәткә керешкән вакытларында бер дә җиңел булмагандыр яңа җитәкчегә: ул чакта биш тонна сөт сауган хуҗалык бүгенге көндә ун тонна сөт җитештерә. "Рөстәм биредә эшли башлаганда сөтне ун тоннага җиткерәбез дигән иде - сүзендә торды. Хәзер исә монда егерме тонна сөт саву турында сөйләшәләр, ышанам, тиздән әлеге максатларга ирешә алырлар", - диде район башлыгы.
-Иртәнге сәгать дүрттә чыгып китеп, кичке сәгать тугызларда гына өйгә кайтып керәм. Шулай көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә, иң мөһиме - хезмәтнең нәтиҗәсен күрү. Бирегә килгәч, үзалдыма ике бурыч куйган идем: хуҗалыктан сыерларны җибәрмәскә, сатмаска һәм эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләргә. Әле хәзер дә шуларга таянып эш итәм. Айның унбишенче числосыннан да калмыйча хезмәт хакы биреп барабыз, - диде башкаручы директор. - 493 баш терлек "Игенче" хуҗалыгына җибәрелсә дә, үткән елга караганда мал саны 39га гына ким.
Быелгы чәчү кампаниясендә төп өстенлекне терлек азыгы хәзерләүгә биргәннәр. Яхшы, сыйфатлы азык белән сөт күләмен арттырырга, бер-ике еллык запас белән 36 мең тонна терлек азыгы хәзерләргә ниятлиләр.
"Урал" җәмгыятенең тагын шунысы да үзенчәлекле: ул район үзәгенә якын урнашкан. Ә биредә яшәгән халыкка эш табуы башка җирлекләргә караганда күпкә җиңелрәк, тимер юл да барып-кайтып эшләү өчен мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы тармагына кешеләрне тарту өчен шактый тырышырга: вакытында яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Аның җир эшен һәм фермадагы хезмәтне яратуы да мөһим. Әйе, яратырга, чөнки әле бүгенгәчә әлеге хезмәт тиешенчә бәяләнми.
Район башлыгы Сергей Димитриев:
-Бик матур күрсәткечләр белән элибез. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан алынган хат та - хезмәтебезгә югары бәя. Монда һәрберебезнең өлеше бар, бик зур рәхмәт сезгә. Кая гына барсак та, 200 тонна сөт турында әйтәләр. Бу әле чик түгел, 250-300 тонна сөт саварлык та мөмкинлекләребез бар. Районда 29 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. 1984 елда әлеге күрсәткеч 32 мең булган. Бишьеллык план нигезендә без мөгезле эре терлекләр санын 35 меңгә җиткерергә тиеш. Моның өчен кайбер кимчелекләрне төзәтү, һәр тармакта тәртип булу зарур.
фото интернеттан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев