Туган якка тугрылык: Кукмара районы авылларына яшьләр эшкә кайта
Рөстәм Хисматов белән Ильназ Хәсәнов кебек егетләр булганда, авыл тормышы дәвамлы, ышанычлы һәм өметле булачак.
Авыл җирендә яшәү, туган туфракка тугрылык саклау — һәркемнең дә кулыннан килә торган гамәл түгел. Бүген яшьләрнең күбесе шәһәргә омтылган чорда, киресенчә, авылны сайлап, үз тормышларын туган як белән бәйләргә карар кылучылар аеруча соклану уята.
Олыяз авылыннан Рөстәм Хисматов белән Ильназ Хәсәнов — нәкъ менә шундый яшьләр. Алар икесе дә мәктәп елларыннан ук хезмәттә чыныгып үсеп, белем алып кайтканнан соң, «Урал» хуҗалыгында эшли башлаганнар һәм бүгенге көндә хезмәтләрен яратып башкаралар.
Рөстәм белән Ильназ икесе дә Олыяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт аграр университетына юл алып, үсемлекчелек юнәлеше буенча белем үзләштерәләр. Студент еллары һәр икесе өчен дә җаваплы һәм нәтиҗәле була. Рөстәм укуын кызыл диплом белән тәмамлый, үсемлекләрне саклау өлкәсендә тирән белем ала.
«Кечкенәдән үк авыл тормышын яраттым, шәһәргә беркайчан да кызыкмадым, — ди Рөстәм. — Мәктәпне тәмамлаганда ук кайда эшләячәгемне күзаллый идем. Шуңа күрә «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хатыйм улына мөрәҗәгать иттем, хуҗалыкка нинди белгечләр кирәклеген белештем. Ул миңа укырга, тырышырга киңәш бирде. Бу сүзләр киләчәгемне сайлаганда зур этәргеч булды».
2022 елда Рөстәм хуҗалыкка агроном-орлыкчы булып эшкә кайта. Аның төп бурычы — чәчүлек материаллар белән эшләү. Кыш айларында ул орлыкларның сыйфатын даими тикшерә, анализ ясый, кирәк булганда аларны өрдереп җилләтә. Яз җитү белән кыр эшләренә әзерлек башлана: орлыкларны агулау, катнашмалар ясау. Егет әйтүенчә, югары уку йортында алынган теоретик белем генә җитми, практика һәм тәҗрибә дә зур әһәмияткә ия.
«Миңа һәрвакыт хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов ярдәм итә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул киңәшен кызганмый. Остаз булу — яшь белгеч өчен бик мөһим, — ди Рөстәм. — Эшемне яратам, хезмәт хакы да яхшы. Шуңа күрә мин барысыннан да канәгать».
Ильназ Хәсәнов та хуҗалыкта җаваплы вазыйфа башкара — ул бригадир булып эшли, ә хәзерге вакытта ферма мөдирен алыштырып тора. Яшь булуына карамастан, аның өстендә зур җаваплылык. Ул механизаторлар белән бергәләп чәчү һәм урак вакытында кыр эшләрен оештыра, хезмәт барышын көйли.
«Мәктәптә укыганда өлкәннәр медицина юнәлешен сайларга киңәш итәләр, вак эшкә кулың ята, осталыгың бар, диләр иде. Соңрак хайваннарга мәхәббәтемне күреп, ветеринар булырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Әмма ул чакта һөнәр сайлау турында ныклап уйламадым. Унберенче сыйныфны тәмамлагач кына күңелемнең аграр тармакка тартылганын аңладым», — диде ул.
Чыннан да, Рөстәм белән Ильназ мәктәп елларыннан ук хуҗалык эшләрендә катнашалар: чәчү вакытында да, урак өстендә дә ярдәмгә киләләр. Бу хезмәт тәҗрибәсе, мөгаен, аларның күңеленә авыл тормышына мәхәббәт орлыгы салгандыр. Таныш мохит, якын кешеләр арасында эш башлау да аларга кыенлык тудырмый.
«Бригадир булу җиңел түгел, — ди Ильназ. — Кешегә шәхси якын килергә кирәк. Әмма һәр хезмәтнең үз авырлыгы, үз җаваплылыгы бар. Без булмаган җир генә рәхәт булып күренә. Шуңа күрә кайда гына эшләсәң дә, тырышлык кирәк. Бөтен кеше авылда калырга тиеш дип әйтмим, әмма һәркем үз урынын табарга бурычлы».
Бүгенге көндә Олыяз авылында тормышның заманча шартлары тудырылган: мәктәп эшләп тора, мәдәният йорты балкый, хуҗалыкта хезмәт өчен мөмкинлекләр бар. Мондый шартларда яшьләрнең туган якта калуы — очраклы хәл түгел, ә аңлы сайлау нәтиҗәсе.
Туган туфракка тугрылык, хезмәткә мәхәббәт һәм үсәргә омтылыш — менә шул сыйфатлар авылны яшәтә дә инде. Алар кебек егетләр булганда, авыл тормышы дәвамлы, ышанычлы һәм өметле булачак.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев