Төп максат – чәчүне биш көндә төгәлләү
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ел саен май бәйрәмнәрен кырда каршыларга туры килә. Быел да Яз һәм Хезмәт бәйрәме кемнәргәдер дүрт көн ял итү мөмкинлеге бирә, ә кыр эшләрендә катнашучыларга хәерле эш сәгатьләре теләргә генә кала. Шулай булмый ни, игенчеләр өчен иң мәшәкатьле һәм иң җаваплы чор бит: язгы кыр эшләрен тиз...
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ел саен май бәйрәмнәрен кырда каршыларга туры килә. Быел да Яз һәм Хезмәт бәйрәме кемнәргәдер дүрт көн ял итү мөмкинлеге бирә, ә кыр эшләрендә катнашучыларга хәерле эш сәгатьләре теләргә генә кала. Шулай булмый ни, игенчеләр өчен иң мәшәкатьле һәм иң җаваплы чор бит: язгы кыр эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы тора.
Авыл халкын хезмәт белән куркытам димә, әнә "Әсәнбаш" агрофирмасында да эшнең кызу вакыты. Агрофирманың генераль директоры Илдар Гарифуллинның киңәшмәдән чыкканын көттек тә, аның белән кырга ашыктык. Ә анда эш тулы куәтенә бара иде инде. Кырчылар иртәнге сәгать биштән алып, кичке сәгать уннарга кадәр киләчәк уңыш өчен тир түгәләр. Бүгенге йокысыз төннәр алтын бөртекләр булып, амбарларга әйләнеп кайтачак бит.
"Алга" бүлекчәсенең басуында күпьеллык үләннәрне тырмалаучы Илдар Шәмсиевка күрсәтеп: "Кичә мин кичке сәгать унынчы яртыларда Казаннан кайтканда ул әле басуда иде. Егетләр булдыралар, тәртипләреннән дә, хезмәтләреннән дә канәгать, үз эшләрен намус белән башкаралар, - диде. - Көнгә бер эш нормасы үтәсәләр, якынча 1100 сумнан хезмәт хакы түләнә. Аннан тыш, күпме эш башкаруларына карап, өч мең сумнан алып, егерме биш мең сумга кадәр акчалата кызыксындыру чаралары да каралган. Кырчыларга көнгә ике тапкыр җылы аш китерелә".
Илдар Шәмсиев - Березняк авылы егете. Менә өч ел инде "Әсәнбаш" хуҗалыгында Беларус 82.6 тракторын иярли. Кыш айларында фермада төрле эшләрне башкара, иртә яздан кырга чыга. Көнгә ике норма, якынча 36-40 гектар җир эшкәртә икән. "Саф һавада эшләүгә җитми инде", - диде егет. Җитәкче яшь механизаторга басуның баш-башына чыккач, тырмаларны чистартырга кирәклеген дә тагын бер кат искәртеп үтте. Авыл хуҗалыгында хезмәт куярга теләгән егет-кызлар бар икән бик яхшы, әмма саллы тәҗрибә туплаган абый-апалар да артык түгел, билгеле.
Әсәнбашлылар тырмалау эшләренең дә соңгы гектарлары калып бара, диделәр. Бүген-иртәгә чәчүгә чыгабыз дип торалар алар. Хуҗалыкның баш агрономы Василий Гайфуллинны да басуда очрата алдык. Эше тыгыз агрономның: көн түгел, сәгатьләрнең кадерле вакыты бит. Эшкәртелгән һәр җир кишәрлеге, туфракка иңдерелгән һәр бөртек өчен борчылып тора белгеч.
-Барлыгы 5700 гектарны бөртекле культуралар алып торачак. Шуның 2200 гектарында арпа, 300 гектарда солы, 160 гектарында борчак, 60 гектарда бике, 500 гектарда орлыкка кукуруз, 1000 гектарда бодай чәчү планлаштырыла, ә 1480 гектарны уҗым басулары алып торачак. Азык культуралары исә 6300 гектар җирне били, - дип сөйләде агроном.
Соңгы арада игенчелектә югары мажиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирелә башлады. Бу исәптән әсәнбашлылар да 500 гектар җиргә шепкән (рыжик) чәчәргә уйлыйлар. Чәчү кампаниясен башкарып чыгу өчен бер чәчү комплексы - "Хорш", тагын дүрт гади чәчкечләре бар, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә тупланды, диделәр биредә. Агроном уҗымнарның торышыннан да канәгать булуын белдерде: "Көздән иртә чәчелгән иде, яхшы кышладылар, - диде. - Узган ел җирләрне дә 100 процент эшкәртеп калдыра алдык. Хәзерге вакытта исә төп максатыбыз - төп чәчү эшләрен биш көндә башкарып чыгу".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев