Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Тойма» — тәҗрибә мәктәбе: Хуҗалыкта агымдагы елның алты аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар үтте

Икътисадый яктан тотрыклы булу өчен, «Тойма» хуҗалыгында бүгенге көндә нинди эшләр белән шөгыльләнәләр? Гумат җитештерү үзен аклыймы? Ничә гектар җиләк игелә? Хуҗалыкта үткән район семинарында әлеге сорауларга җаваплар белдек.

«Тойма» хуҗалыгында эшләүчеләр, «чәчрәп чыгып», үз-үзләрен күрсәтергә, алгы планга чыгарга атлыгып тормыйлар, тыйнак кына үз алдына карап эшли бирәләр. Җитәкчеләре Рәҗәп Галиев шундый. Әнә үзе дә, таныштыру сүзен алгач, фикерен шуннан башлады:

— «Тойма» — фәкать игенчелек белән генә шөгыльләнүче, бәләкәй генә хуҗалык ул. Тыйнак кына эшләп торабыз. Техникаларыбыз да катлаулы түгел, совет заманыннан калган, ындыр табагындагы менә бу үлчәү дә инде шул чорныкы. Әүвәлге, әмма төгәл исәпли. 20 тонна сыйдырышлы үлчәүне хуҗалыкның төп җиһазларның берсе дип атасак та буладыр. Чөнки ут өзелеп торган чакларда техника шушы үлчәүгә баса. Үлчәүдән үткән барлык продукция аннан чыгып китүгә, бөтен мәгълүмат: керем, чыгым, барысы да бухгалтерия компьютерына — "төп китап«ка «кереп утыра». Эш процессы компьютерлаштырылган, кыскасы, һәрнәрсә ачык булып күренеп тора. Бу барлык программаларны, процессларны карап торырга, җәмгыятьнең эшчәнлеген алга таба планлаштырганда да бик уңайлы. Чөнки үзегез беләсез: акча исәптә булуны ярата. 

Тоймалылар — үләннәрне яфрактан өстәмә тукландыру буенча эшчәнлеген районда беренчеләрдән булып башлап җибәргән хуҗалык. Соңгы елларны алар, тагын да алга атлап, органик ашлама — вермичай җитештерә башлап, моның өчен берничә ел элек завод урнаштырганнар. Җитәкченең таныштырганда, кечкенә генә «завод» ясап куйдык дип, гумат һәм вермичай ясау цехы турында әйтүе.

— Без электән үк гумат белән эшли идек. Ләкин аны читтән сатып алу бик кыйммәткә төшкәнлектән, башкаларның тәҗрибәләрен өйрәнеп, үзебездә булдырырга уйладык, — ди җәмгыятьнең агрономы Мөнир Галимҗанов. — Мондый эссе һава торышы сакланганда, гуматның да, без җитештерә торган вермичайның игеннәргә файдасы искиткеч зур. Алар үсемлекләр өчен стресска каршы чара ролен үти, ягъни антидепрессант булып торалар һәм туфракның составын яхшырталар. Без киләчәктә, гомумән, ашлама кулланмыйча, кырларны биологик яктан гына ашларга уйлыйбыз. Быел чәчү вакытында да ике чәчкечне сыек ашлама куллану өчен көйләдек. Әмма чагыштырмача азрак кертелде әле ул. Биологик ашламаларны быел сиптем дә көзгә яхшы уңыш алам, дигән максат куймыйбыз, ул алдагы елларда нәтиҗә бирер дип исәп тотабыз. 

«Тойма» җәмгыятенең 2252 гектар мәйданда җире бар. 1900 гектары — безнең районда, калганы — күрше Киров өлкәсендә. 1400 гектарына күпьеллык, 800 гектарына язгы культуралар: борчак, арпа, бодай, җитен, фацелия чәчелгән. Җәмгыятьнең төп табыш чыганагы — күпьеллык үләннәр. Шуның орлыгын җитештереп, сатып, җәмгыять кассасы тулылана. Бигрәк тә люцерна һәм хәзерге заманда ландшафт дизайнеры өчен кулланыла торган газон үләннәре орлыгына сорау зур икән. Бу җәйдә соңгысыннан 75 тонна орлык сугылган. Без килгәндә, орлыкларны икенче кат чистарту бара иде. Әмма быелгы язда булган салкыннар күпьеллыклардан орлык җитештерүгә зыян китергән. Бөтен өмет шунда инде, әмма барыбер ач калмыйбыз, булганын вакытында җыярга кирәк, ди алар. 

"Тойма"да заманча технологияләр, эш алымнары кулланып, галимнәр, белгечләр белән киңәшләшеп, җир аксакалы Мөнир абый Галимҗановның күпьеллык зур багаж-тәҗрибәсенә таянып, шул ук вакытта элеккедән килгән традицияләрне онытмыйча эшлиләр. Бу турыда район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте.

— Биредә үзеңә көн саен яңалык табарга була. Хезмәтләренең нәтиҗәсе күз алдында. "Тойма«да игенчелек белән шөгыльләнү үсеш алганлыктан, аларның тәҗрибәләрен өйрәнү, үзегездә куллану мөһим, — диде ул, хуҗалык җитәкчеләренә һәм баш агрономнарга мөрәҗәгать итеп. — Әйтик, никадәр кыйммәт бәягә люцерна орлыгы сатып алганчы, һәркайсыгыз 30-50 гектар мәйданчыкта люцерна үстереп, һәм орлыкларны чүптән аралый торган җиһаз урнаштырып, үзегезгә үк суперэлита орлык хәзерли аласыз. 

Туембаш авылы тирәсендәге 5 гектар җирне биләп торучы виктория җиләге басуы белән дә таныштык һәм тәмле җиләкләр белән сыйландык. Дистәдән артык кеше басуда җиләк чүпләү белән мәшгуль иде. Узган ел тоймалылар 30 тонна җиләк җыйган булсалар, быел бу күрсәткеч инде 31 тоннага җиткән. Киләчәккә планнары: яңа сортлар утыртып, технологияне үзгәртеп, күбрәк уңыш җыеп алу. 

Семинарның пленар өлеше Туембаш авылы мәдәният йортында үтте. Терлекчелектәге алты айлык эш нәтиҗәләре белән хуҗалыкларның күпме күләмдә өлеш кертүләрен анализлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев таныштырды. «Район буенча күрсәткечләрне карасак, үткән ел белән чагыштырганда сөт, ит җитештерү, малларны каплату һәм кырчылык эшләрендә дә үсеш бар, нәтиҗәләр матур. Әмма соңгы атналарда булган эссе һава торышы сөт күләменең берникадәр кимүенә дә китерде», — диде ул. 

Ә хуҗалыклардагы үткән ел белән чагыштырганда хезмәт хакы күләме, күпме тулаем продукция җитештерүләре, керемнәре, гомумән, авыл хуҗалыгындагы икътисадый хәл турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин сөйләде. Семинарда катнашучыларны шулай ук Мәмәширдә узган ел гына сафка баскан сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Тәнзил Гомәров таныштырды. 

Игенчеләрне алда зур эш — урак көтә. Һәр бөртекне югалтусыз җыеп алып урнаштырырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев