“Рассвет” хуҗалыгында көнлек тулаем савым 19 тоннаны тәшкил итә
"Рассвет" хуҗалыгында 30-35 литр сөт бирүче сөтлебикәләр барлыгын ишеткәч, озакка сузмыйча бу якларга барып кайтырга булдык. Тау астына урнашкан Нырья авылы табигать күренеше сурәтләнгән элеккеге матур открыткаларны хәтерләтте: ап-ак карга төренгән өйләр, морҗа башларыннан әкрен генә төтен күтәрелә... Белгәнебезчә, биредә тырыш, шул ук вакытта тыйнак халык яши. Без күрергә теләгән...
"Рассвет" хуҗалыгында 30-35 литр сөт бирүче сөтлебикәләр барлыгын ишеткәч, озакка сузмыйча бу якларга барып кайтырга булдык.
Тау астына урнашкан Нырья авылы табигать күренеше сурәтләнгән элеккеге матур открыткаларны хәтерләтте: ап-ак карга төренгән өйләр, морҗа башларыннан әкрен генә төтен күтәрелә... Белгәнебезчә, биредә тырыш, шул ук вакытта тыйнак халык яши. Без күрергә теләгән фермалары да заманча булуы белән аерылып тормый икән. Райондагы кайбер хуҗалыкларда бер сыердан көнлек савым 8-10 литрдан артмаганда, рассветлылар сөт савудагы күрсәткечләре буенча районда беренчелекне бирмиләр. Сере нәрсәдә, бәлки сыерлары нәселледер, дип кызыксынам.
Ә хуҗалыкта "менә без болай эшлибез" дип кубарылып китеп әллә ни сөйләмәделәр.
- "Рассвет" агрофирмасының Нырья фермасында 500дән артык, югары Күзмистә 300дән артык савым сыерлар бар. Куркинода - тана, Сабанчино фермасында үгезләр асрала, - диде агрофирманың идарәче директоры Леонид Михайлов. - Күрсәткечләребез әйбәт, ялган саннар белән мавыкмыйбыз. Үткән ел бер сыердан уртача 7200 килограммнан артык сөт сауган идек, быел 8000 килограмм булыр дип көтәбез. Моның өчен шартлар бар. Малларны җитәрлек күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итә алдык. Күпьеллык үләннәрдән 1100 тонна, катнашмалардан 7900 тонна - сенаж, кукуруздан 3500 тонна силос салынды, 1200 тонна - печән, 3000 тонна салам хәзерләнде.
"Сөт елгалары"ның чишмә башы кайдан башлана дип, үземне кызыксындырган төп сорауга җавап эзләвемне дәвам итәм.
"Сыерларның мул сөт бирүе - уртак тырышлык нәтиҗәсе. Сыйфатлы азык һәм эшче факторы - сөт җитештерүдә төп алшарт булып тора. Дөрес ашатуга бик зур игътибар бирәбез. Сәламәтлекләрен дә даими күзәтеп торабыз. Тана, сыерларны вакытында каплатуны да ныклы контрольдә тотабыз", - диделәр биредә.
-Әлеге хуҗалык белән эшләве җиңел, һәр әйткән тәкъдим, күрсәтмәләр вакытында эшләнә, таләпләр дә саклана. Терлекләрне ашатуда биредә бөтен технологияләр үтәлә. Малларның азыгы балансланган, лабораториядә тикшерү үткән. Әлбәттә, көр сыерның сөте дә мул була. Үрчем алуда ясалма орлыкландыру юлы белән эшлиләр, нәсел елдан-ел яхшыра бара. Буаз сыерларны тәрбияләү дә яхшы оештырылган. Һәм иң мөһиме - "Рассвет"та сыерларның сакланышына да зур игътибар бирелә. Кагыйдә буларак, сыерның иң күп сөт бирү чоры өч бозаулаганнан соң башлана. Биредә уртача алганда сыерларның гомер озынлыгы биш елдан артып китә. Билгеле булганча, дүрт-биш тапкыр бозаулаган сыерларның сөте күбрәк була. Кайбер хуҗалыкларда сыерлар бер-ике бозаулыйлар да, тернәкләнә алмыйча, ит комбинатларына озатылалар. Башка хуҗалыкларда да сыерларны саклау буенча "Рассвет"тагы күрсәткечләргә ирешәсе иде. Бер яктан караганда, мал тораклары да иске, әмма шул шартларда да менә дигән итеп эшлиләр, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.
"Савым сыерлар төркемендә туксан ике баш терлек бар. Ферма мөдире Николай Исаев, ветеринар Любовь Михайлова, хезмәттәшләр белән килешеп эшлибез. Хезмәт хакыбыз әйбәт, вакытында алабыз", - диделәр сыер савучы кызлар.
Коллективларында яшьләр күп булуына да игътибар иттем. Фермада эшләргә теләге булган яшьләребез тагын бар әле, ди җитәкче дә. Шулай булмый ни: сыер савучыларның уртача хезмәт хакы 28 мең сум булып, 31-32 мең сум алучылар да бар, икән.
-Башкарган эшләребез белән беррәттән чишәсе мәсьәләләр дә бар әле. Мал тораклары җитми, ферма территориясендәге юлларны төзекләндерергә кирәк. Үткән ел 8 мең тонна сыешлы өч силос траншеясе булдырган идек. Быел исә фермаларга реконструкция генә ясалды, - диде идарәче, киләчәккә планнары белән уртаклашып.
"Рассвет" хуҗалыгында көнлек тулаем савым 19 тонна, бер сыерга исәпләгәндә 28.9 литр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев