Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе предприятиеләре җитәкчеләре игеннәрнең торышы белән танышты

Тырышып үстергән уңышны түкми-чәчми җыеп алырга язсын.

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, белгечләре, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары игеннәрнең торышы белән таныштылар. Басулар буенча сәяхәт “Вахитово” җәмгыятенең Иске Пенәгәр авылы янындагы кукуруз кырларыннан башланып китте. Алга таба “Урал” җәмгыяте, “Урал” хуҗалыгы, “Восток-Агро”, “Восток”, Рассвет” басу юллары буйлап дәвам итте. 

- Ел саен уракка төшәр алдыннан белгечләр белән кырларны йөреп кайту матур традициягә әверелде. Очрашу барышында һәр хуҗалык үзенең басуларын гына күрсәтеп калмый, ә яңалыклары, эш алымнары белән дә уртаклаша. Белгечлеге галим-агроном дип аталгач, алар орлыкның сорты, үсемлекне тукландыру һәм башкалар буенча тәҗрибә үткәрергә тиеш. Ел саен бу өйрәнүләрнең нәтиҗәсе, кыйммәте арта бара. Басулар бик матур. Әмма игеннәрне җыеп алу өчен, уңай һава торышы да кирәк. Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, дигән гыйбарә бар бит. Тырышып үстергән уңышны исән-сау җыеп алырга язсын, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Без - терлекчелек районы. Шуңа күрә җитәрлек итеп терлек азыгы хәзерләү зур әһәмияткә ия. Кемдер күпьеллык үлән басуларыннан сезонына – бер-ике, хәтта өч-дүрт тапкыр уңыш ала. Әмма аның күләме генә түгел, сыйфаты да мөһим. Шуңа күрә агрономнар чәчүлек материал сайлаганда дөрес сортларны билгеләргә, тукландырырга тиеш, су сибү системасын да көйләргә кирәк. Гадәттә, безнең якларда яз айларында явым-төшем булмыйча куркыта бит. 

Ә бу арада көн саен диярлек яңгырлар ява. Игенчеләр күкрәк киереп эшкә тотына алмый, ә вакыт бара. Хәтта кайбер басуларга керә торган түгел. Әмма шулай да игенчеләр зарланмый, яңгыры да кирәк, диләр.

“Соңгы яуган яңгырлар башакларны, кукуруз чәкәннәрен тулыландырып җибәрергә зур көч бирер, күпьеллык үләннәрнең дә өченче каты өлгерер. Бөртеклеләрдән көзге культураларны суга башладык, шушы көннәрдә арпа басуына керештек, уңышы әйбәт. Техникалар көчле”, - диде “Вахитово” хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов.

Шулай ук ул салам әзерләү проблемасына да тукталып, җирлек халкына өләшергә генә дә 6 мең ярым төргәк, ә хуҗалыкка 45 мең төргәк салам кирәк булуын билгеләп үтте. 

“Вахитово” җәмгыяте 3 мең 900 гектар мәйданда кукуруз игә, шуның бер мең гектары арендага алынган җирләр. Соңгысын сугарга планлаштыралар, ә калганын силоска салачаклар. Урып-җыю эшләрен башкару өчен ике “Ягуар”, бер “Крона” азык хәзерләү комбайннары бар. Быел әлеге эшкә иртәрәк тә тотынырга исәплиләр. “Малларга ел буе ашату өчен 100 мең тонна терлек азыгы кирәк, шуның өчен тырышасы. Әле көн саен 22-23 тонна азык сатабыз да бит”, - диде хуҗалык җитәкчесе. 

Востоклылар исә кукуруздан силос салуга керешкәннәр дә инде. Без барганда да азык хәзерләү комбайны басуда иде. Әлеге кырга кукурузны анкерлы “Фиат” комплексы белән чәчкән идек, дип сөйләде җәмгыяь җитәкчесе Алексей Леонтьев. 

- Туфрак өлгермәгән вакытта чәчү комплексы белән чәчеп тә кукуруздан уңыш алып була икән. Вакыт буенча да комплекс тизрәк эшли, - диде ул. 
Кырлар игеннәргә бай, матур, “басу культурасы” да сакланган, посадка, юл кырыйларына кадәр китереп эшкәртелгән, чәчелгән. Шунысына игътибар иттем: кайсы хуҗалык басуына гына килеп керсәң дә, кукуруз мәйданнарына килеп төртеләсең. Быел район буенча әлеге культура 12 мең гектарда игелә, дип ачыклык кертте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. 

“Урал” җәмгыятендә дә урак оешкан төстә бара. Көзге бодай мәйданнарын сугып алып, амбарларга урнаштырырга да өлгергәннәр. Хәзерге вакытта комбайннар арпа басуында, диде хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов. 

- Уңыш әйбәт, бөртекләрнең дымлылыгы да югары түгел. Кич белән чык төшкән вакытта гына 18 процентка җиткән чаклары була, ә көндез 15-16 проценттан артмый, - диде ул. 

“Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов быел бөртеклеләрне әз чәчтек, күбрәк мәйданнарны терлек азыгына бүлеп биргән идек, әмма алардан көтелгән уңыш булмады, дип сөйләде. 

- Сенажлар җитәрлек әзерләнде, әмма артык запас туплый алмадык. Әле кукурузлар басуда, анысына өмет бар, тик траншеяга кермичә әйтеп булмый, - диде ул. 

Язгы культураларның торышыннан канәгать булуын белдерде җитәкче. Арпаның “Нур” сортын суга башлаганнар. Ул бер гектардан уртача 53 центнер уңыш бирә, диделәр. 

 
Мөнир Галимҗанов, “Тойма” җәмгыяте агрономы: 

- Җирне өйрәнеп бетү өчен агрономнарга җиде ел вакыт кирәк, диләр. Карап торам: арабызда барысы диярлек озак еллар эшли торган, вакыт белән сыналган, тәҗрибәле белгечләр. Аның нәтиҗәсе хезмәттә күренә. Билгеле, башкаларга һәркем иң яхшы басуларын күрсәтергә тели, ә бүген автобус белән барганда да игътибар иттем: бөтен басулар да матур. Кукмара районында җирдә тәрбип булуына сөенеп йөрдем. Чөнки күрше өлкә районнарына чыксаң, анда бөтенләй башка картина. Мондый очрашулар бик кирәк, чөнки үзеңнең басуларга күз ияләнә, ә читкә чыккач, чагыштырып карау мөмкинлеге туа, уңай, тискәре ягын бәяли аласың.

Белгеч ул – хуҗалыкта төп кешеләрнең берсе, чөнки эшнең ничек баруы аның хезмәтенә, тырышлыгына да бәйле. Шуңа күрә район, хуҗалык җитәкчеләре агрономнарның хезмәтләрен тиешенчә бәяләсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев