Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә семинар узды
Хуҗалыкта җитештерелгән продукциянең төп өлеше терлекчелек тармагына туры килә. Биредә 4 мең 580 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1 мең 672се — савым сыерлар.
Соңгы вакытта, терлекләрнең иминлеген саклау максатында, ферма территорияләренә чит кешеләрнең, техникаларның кереп-чыгып йөрүенә чик куелды. Шуңа күрә «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә үткәрелгән авыл хуҗалыгы семинарына хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр Камышлы авылы клубына җыелды.
«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә барлыгы 171 кеше хезмәт куя. Үткән ел биредә тулаем 805 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Ул 2023 ел белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк. Рентабельлелек 25 процентны тәшкил итә. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 44 мең сумга якын дип сөйләде җәмгыятьнең директоры Рафис Баһаветдинов.
Хуҗалыкта җитештерелгән продукциянең төп өлеше терлекчелек тармагына туры килә. Биредә 4 мең 580 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1 мең 672се — савым сыерлар. Әлеге терлекләрне ашату өчен 24 мең тоннадан артык сенаж, 32 мең тоннадан артык силос хәзерли алганнар.
— Үткән ел кырлардан тулаем 14 мең 600 тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Бер гектардан уртача уңыш 37 центнер чыкты. Көзлектән барлык җирләрне дә эшкәртеп калдыра алдык. Терлекчелек күрсәткечләренә килгәндә, алдагы елда 13 мең 326 тонна сөт сауганбыз, шуның 12 мең тоннасы сатылган. Бүгенге көндә җәмгыятьтә көндәлек тулаем савым 35 тоннаны тәшкил итә, — диде директор.
Район башлыгы хуҗалыкларга ит сату бәяләренә дә игътибарлы булырга кушты. «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә итнең бер килограммын 245 сумнан сатсалар, кайбер хуҗалыкларда аның килограммын 275 сумнан җибәрәләр.
Район башлыгы Сергей Димитриев, киңәшмә алдыннан җәмгыятьнең Иске Юмьядагы азык җитештерү цехында булып, малларның азык белән тәэмин ителешен, аның сыйфатын карады. Территориясе шактый зур, иске, җимерелгән корылмалар да күзгә ташлана, кайсының түбәсе ишелгән, икенчеләренең тәрәзәсе юк. Район җитәкчелеге дә боларга игътибар итми калмады.
— Ферма территорияләрендәге тәртип турында һәрвакыт сөйләшәбез, әмма ул кайбер җитәкчеләр өчен сүздә генә кала. Продуктивлык иң элек чисталык, тәртиптән башлана. Аларны ремонтлау күп акча таләп итми, — диде район башлыгы, шелтә белдереп. — Алдынгы хуҗалыкларның гына эшләгәннәрен күзәтеп йөрмәгез, үзегезгә дә кимендә 1200 савым сыерга исәпләнгән мегаферма салу турында уйларга вакыт. Проектлар бар, бары тик йөрергә һәм төзелешне башларга кирәк.
Алга куелган бурычлар янына җәмгыять директоры район башлыгы әйткән кисәтүләрне бетерү буенча тагын бер пункт өстәде.
— Үсемлекчелек тармагына килгәндә, быел үзебезгә бер гектардан уртача 45 центнер уңыш алуны бурыч итеп куйдык. Терлекчелектә исә көндәлек тулаем савымны 45 тоннага җиткерергә, ә бозаулардан 1200 грамм тәүлеклек артым алуга ирешергә тырышачакбыз. Шулай ук Березняк бүлекчәсендә салкын алым белән үстерү өчен 350 бозауга исәпләнгән бер абзар төзергә планлаштырабыз, моннан тыш, 250 тана сыйдырышлы тагын бер мал торагы кирәк. Зур хыялыбыз: Пычак авылындагы ындыр табагы территориясенә чәчүлек материал өчен аерым склад төзү. Березнякта тирес өчен ике лагуна ясыйсыбыз бар, ферма территориясенә керү-чыгу юлына санитар пропускник, дезбарьер урнаштыру да мөһим эшләр булып тора. Хәзерге вакытта тимер конструкцияләрен кайтарта башладык, язны шушы әһәмиятле эштән башларга уйлыйбыз. Болардан тыш, бүген район башлыгы әйткән эшләрне дә күз уңыннан җибәрмичә хәл итәчәкбез, — диде Рафис Баһаветдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев