«Кукморагрохимсервис» оешмасының «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгында чираттагы семинар-киңәшмә узды
Әлеге предприятиеләрнең җитәкчесе Валерий Тимофеевның сүзләренә караганда, тугыз айга 170 миллион сум акча кереме алынган, шуның 138 миллион сумы әлеге хуҗалыкка карый.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе «Кукморагрохимсервис» оешмасының «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгында узды. Әлеге предприятиеләрнең җитәкчесе Валерий Тимофеевның сүзләренә караганда, тугыз айга 170 миллион сум акча кереме алынган, шуның 138 миллион сумы әлеге хуҗалыкка карый. Билгеле, бу саннар зур күрсәткеч түгел, безне канәгатьләндерми, үсәргә кирәк дип билгеләп үтте ул.
— «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгы зур түгел, әмма күп тармаклы. Без төрле эш башкарабыз: известь чыгарабыз, авыл хуҗалыгы җиһазлары ясыйбыз, терлекчелек белән игенчелекне дә аксатмаска тырышабыз. Быел районда барлыгы 2142 гектар җиргә известь кертелде, әмма ачы туфракны киметү өчен, бу мәйданнар ел саен 4 мең гектардан да ким булырга тиеш түгел, — дип билгеләп үтте Валерий Тимофеев. — Хуҗалыкның 3 мең гектарга якын сөрүлек җирләре бар. Игенчелеккә килгәндә, быел бик зур уңышка өмет иткән идек, әмма ул көзге яңгырлар нәтиҗәсендә бераз кимеп китте. Бер гектардан уртача 32 центнер бөртек суктык.
Үткән ел хуҗалыкның машина-трактор паркы 13 миллион сумлык техникага баеган. Фронталь төягеч, 9 метр киңлектәге дискатор, ике чизельле сука сатып алганнар.
— Көзге кыр эшләре бик әйбәт барды, ватылып тоткарланулар булмады, механизаторлар тырышты. Бөртеклеләрне җыеп алуда өч «Дон», бер «Акрос» комбайны катнашты. Ә терлек азыгы хәзерләүче комбайннардан безнең «КВК-800» һәм «Полесье» бар. Хәзерге вакытта аларның барысы да кышкы саклауга куелды. Киләчәктә аларны ябулы гаражга урнаштырырга планлаштырабыз, хәзерге вакытта әлеге бинаның түбәсе ябылды, әмма эш төгәлләнмәде әле. Механизаторларыбыз җитәрлек, авырлыклар юк, күбесе — урта яшьтәгеләр, — дип сөйләде хуҗалыкның баш инженеры Фәнил Фатыйхов.
Бүгенге көндә алты трактор җир эшкәртә, соңгы гектарлары калып бара, диделәр. Ә Түбән Үрәстәге гаражда тимерченең чүкеч тавышы ишетелә. Хәзерге вакытта монда «Быстрица» чәчкече кереп урнашкан, шул ук вакытта тырмалар да төзекләндерелә.
— Урак тәмамлану белән тырма ремонты башланып китте. Җирләр эшкәртелеп бетүгә, механизаторлар да бу эшкә кушылачак, башта үзләренең тракторларына карау үткәрәләр, аннан соң авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда катнашалар, — дип аңлата баш инженер. — Запас частьлар белән авырлыклар юк, кирәк булган саен алып кайтып торабыз. Гаражда исә җылы, утын ягып җылытабыз.
Түбән Үрәс авылыннан Геннадий Зиновьев мәктәпне тәмамлап, Барнаулда Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан бирле әлеге хуҗалыкта хезмәт куя. Хәзерге вакытта ул слесарь буларак техника ремонтында катнаша, ә җәен ындыр табагында машинист булып эшли.
— Мәктәпне укып бетергәндә тракторчы таныклыгы бирделәр, башка җирләрдә белем алмадым, әмма техниканы белмәгән малай сирәктер ул. Билгеле, хәзер алар барысы да яңа, заманча. Хәзерге тракторларны элеккеге чылбырлы тракторлар белән чагыштыра торган түгел, — диде ул. — Кыш көннәрендә гаражга иртәнге сәгать сигезенче яртыда килеп, кичке дүрт-бишләрдә кайтып китәбез. Ә менә урак вакытында ындыр табагында тоткарланырга туры килә. Анда ашлык киптерү җайланмаларының гөрелдәп эшләве музыка кебек колакта яңгырап тора. Әз генә тавышы үзгәрсә, «әһә» дип, двигатель янына йөгереп менәсең, йә ул тыгылган, йә нишләгән була.
Геннадий Зиновьев шәхси хуҗалыгында маллар асрап торам дип сөйләде. Хуҗалык пай җире өчен ашлык, салам һәм борай ярмасы биргән.
Семинар барышында хуҗалык җитәкчесе Валерий Тимофеев фермада бара торган эшләргә дә тукталды. Барлыгы 1200дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 420се — савым сыерлар. Бу малларны ашату өчен үрәсбашлылар җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләдек, диделәр.
— Моннан тыш, үткән ел хәзерләнгән 2500 тонна кукуруз силосы, 1500 тонна берьеллыклардан сенаж калды. Шуларны да исәпләсәк, ел буена һәм тагын 10 айга җитәрлек запасыбыз бар, — дип сөйләде хуҗалыкның баш ветеринария табибы Алмаз Богданов.
Үрәсбашлылар ферма территориясендә төзелеш эшләре дә алып баралар. Валерий Тимофеевның сүзләренә караганда, ел саен бер мал торагын реконструкцияләүне максат итеп куйганнар. Үткән ел декабрь аенда 160 малга исәпләнгән бер абзарга сыерлар керткәннәр, алар бәйләүсез асрала. Быел да шундый бер мал торагында эш азагына якынлаша. Кыш көне дә эшне дәвам итеп, җәй башында тагын бер абзарны куллануга тапшырырга исәплиләр. Әлеге абзарларны савым залы тоташтыра. Ул «параллель» формада ясалган. Анда берьюлы 36 сыер савыла. Хәзерге вакытта хуҗалыктан көн саен 9 тонна сөт китә. — Фермада эш сменалы оешкан. Сентябрь аеннан сыерларны көнгә өч тапкыр сава башладык. Хәзерге вакытта өч сыер савучы эшли, — диде Алмаз Богданов.
Район башлыгы Сергей Димитриев үрәсбашлыларга эш темпын кызулауны һәм 2026 елга көндәлек савымны 20 тоннага җиткерүне бурыч итеп куйды. Моның өчен 2025 елда мал тораклары төзүне төгәлләргә кирәк, шуннан соң юлыгызны да планга кертербез, диде ул. Ә киләчәктә яңа мәйданчыкта 1000 сыерга исәпләнгән мегаферма төзелеше турында уйларга кушты. Перспективада тәүлеккә 30-35 тонна сөт җитештерә алырлык хуҗалык сез дип билгеләп үтте район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев