Кукмараның «Восток Агро» җәмгытендә сыйфатлы терлек азыгы хәзерләнә
«Восток Агро» фермаларында барлыгы 1910 мөгезле эре терлек исәпләнә.
Басу-кырларда техника гөрелтесе тынмый, бер эш икенчесен алыштыра. Әле кайчан гына кап-кара булып утырган иген кырлары хәтфә келәмне хәтерләтә.
Бүгенге көндә төп максат — сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү. Моның өчен бөтен технологияне туры китереп эшләргә кирәк. Үләннәрне тиешле фазада уру, турату, курганга салу, тиешенчә таптату — барысы да әһәмияткә ия. «Восток Агро» җәмгыятендә моңа зур игътибар бирәләр.
Җәмгыятьнең баш зоотехнигы һәм мал табибы Ришат Әскәров белән Зур Сәрдек басуына юл тоттык. Кырда бер-бер артлы КамАЗ, тракторлар йөреп тора, ә алар артыннан яңа туратылган, әчкелт үлән исе борынны ярып керә.
Востокагролылар, һава торышы сынатмаса, шушы бер-ике көндә күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж салуны төгәлләргә исәплиләр. Хәзерге вакытта ахыргы 90–95 гектар җир калып бара, диделәр.
«Безнең фермаларда барлыгы 1910 мөгезле эре терлек исәпләнә. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар турында да онытмаска кирәк, без аларны да җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итәргә тиеш», — диде баш зоотехник.
Хуҗалыкның күпьеллык үлән басулары 750 гектарны тәшкил итә. Хәзерге вакытка алардан 6 мең 800 тонна сенаж салынган, 7 мең 200 тонна план куелган булган. Әмма барлык гектарларда эш төгәлләнгәч, бу сан 8 мең тоннадан артып китәр дип торалар. Күпьеллыкларның бер гектарыннан уртача уңыш 103–115 центнерны тәшкил итә.
«Вакыт бик кадерле, аның һәр мизгелен эләктереп калырга кирәк. Терлек азыгы сыйфатлы булсын дип тырышабыз. Курганга сенажны махсус консервант кушып салабыз. Аны җылы су белән махсус препаратны кушып ясыйбыз. Һәм әлеге сыек эремәне комбайн тураткан вакытта массага кушып бара. Үләннәрне башта егабыз, аннары туратабыз. Бүгенге көндә үләннәр 2,5-3 сантиметр итеп туратыла, яшел масса 60–65 процент дымлылык белән кайта. Чөнки соңгы вакытта камыллары бераз калынаеп китте. Ә алдагы курганнарны салганда яшел масса 3,5-4 сантиметр итеп туратылган иде. Кич белән эш беткәннән соң, комбайннарны алдагы көн өчен карап, әзерләп калдырабыз. Пычагын кайрыйбыз, маен карыйбыз. Гомумән, пычакларны көне буена өч тапкыр кайрыйбыз, бу эш тагын төшке ашка һәм әбәткә туктагач башкарыла», — дип сөйләде Ришат Әскәров.
Бүгенге көндә «Восток Агро» басуларында берешәр «МакДон» һәм «КСУ» комбайннары үләннәрне ега, ике «Ягуар» туратып, төяп җибәрә. Алты КамАЗ һәм өч МТЗ-1221 тракторы яшел массаны ташып тора. Ферма яны территориясендә бер Т-150, ике К-700 тракторы массаны тыгызлап, курган итеп өя. Аның кырыйларын тигезләп, матурлап бару өчен бер чылбырлы трактор җәлеп ителгән.
«Восток Агро» җәмгыятендә күп техникаларны яшьләр иярләвенә игътибар иттек. Зур Сәрдектән Инсаф Касыймов та — шуларның берсе.
«2013 елда Кукмара аграр көллиятен тәмамлаганнан бирле авыл хуҗалыгында мин. Бервакытта да шәһәр тормышына кызыкмадым, авылның һавасы ук икенче бит. Башта фермерда эшләдем, аннары бирегә килдем. Иң беренче чылбырлы тракторны җыеп чыктым. Ә бүгенге көндә МТЗ-1221 тракторында, азык комбайнында хезмәт куям. Эш көнебез иртәнге сәгать алтыда башланып, караңгы төшкәнче дәвам итә. Быел печәннәр бик әйбәт, басуда үзе бер күңелле, шуңа күрә бу мизгелләрне көтеп алам. Аннары сезон вакытында акча да туплап каласы килә, бик әйбәт түлиләр. Техника гына сынатмасын», — диде ул.
Хуҗалыкның әле былтыргы азык запаслары да шактый икән. Быел аның күләмен тагын да арттырырга исәпләре. Сыйфаты да бик әйбәт дип сөйләде Ришат. Хәтта үткән ел биредә җитештерелгән кукуруз силосы, сыйфаты буенча Краснодар белән Калининградтан гына калышып, Россия күләмендә өченче урынга лаек булган.
«Бу — бик җитди конкурс. Махсус кешеләр килеп, үзләре басуларда йөреп, 16 төрле проба алдылар, аны кырда ук вакуумлы пакетларга салып, лабораториягә алып китеп тикшерделәр. Быел да сынатасы түгел иде. Соңгы елны сенажны да, силосны да махсус мәйданчыкларга курган итеп салабыз, базларны бетерәбез. Алар урынында киләчәктә мал тораклары булыр дип планлаштырабыз», — диде баш зоотехник.
Күпьеллык үләннәрнең артыннан берьеллыклар өлгереп килә. Бөртекле-кузаклы культураларны 760 гектарда иккәннәр. Торышлары да бик яхшы, диделәр. Кукурузга да өметләре зур, анысы 800 гектардан артык мәйданны тәшкил итә. Шуңа күрә игенчеләрнең тик торырга вакытлары юк. Барысын да соңга калмыйча җыеп алырга, урнаштырырга кирәк.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев