Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның «Восток-Агро» җәмгыятендә зур төзелеш эшләре бара

Биредә 1152 савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы аякка баса, «елка» формасындагы савым залы куллануга тапшырылган.

«Восток-Агро» җәмгыяте оешып эшли башлаганга ноябрь аенда дүрт ел була. Шушы вакыт эчендә биредә шактый эшләр башкарылган, аларның күп өлеше терлекчелек тармагына карый. Быел игенчелектә дә күрсәткечләре начар түгел: бер гектардан уртача 42 центнер уңыш җыеп алуга ирешкәннәр. 

Хуҗалыкта барлыгы 8 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, дип сөйләде җәмгыятьнең башкаручы директоры Руслан Корбанов. Иң күп бөртек суктырган игенчеләр дип, Купкадан «Лексион» комбайнында  эшләгән Рифкать Галиев (1937 тонна), Чишмәбаштан Рашат Шакиров (1844 тонна), Адай авылыннан «Акрос» кыр корабын иярләгән Фоат Зыятдиновларны (1585 тонна) билгеләп үттеләр.

«Хуҗалыкта  кыр эшләре тоткарлыксыз, урып-җыю кампаниясе оешкан төстә барды. Мал саны арта, шуңа күрә азык культураларына ихтыяҗ зур. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән 15 мең тоннадан артык сенаж салынды. Күпьеллык үлән мәйданнарын быел 720 гектарга җиткердек, ә киләсе елга аны 1100 гектар итәчәкбез. Бүгенге көндә дә басуларда кыр эшләре дәвам итә: биш техника җир эшкәртә, кукуруздан силос салына», - диде башкаручы директор.  

Хуҗалыкның 1700дән артык мөгезле эре терлеге бар, шуның 600гә якыны – савым сыерлар. 2021 елда көнгә 11 тонна сөт сауган булсалар, хәзерге вакытта бу күрсәткеч 15 тоннаны тәшкил итә, ә 2024 елга көндәлек савымны 35 тоннага җиткерергә, бозаулардан тәүлеккә 1300 грамм  артым алырга планлаштыралар. Район башлыгы Сергей Димитриев востокагролыларга бурычларны тагын да югарырак куярга кирәк дип билгеләп үтте. «Хуҗалыкның элеккеге данын кире кайтарырга бөтен мөмкинлекләре дә бар», - диде ул. 

Бүгенге көндә биредә зур төзелеш эшләре бара: 1152 савым сыерга  исәпләнгән терлекчелек комплексы аякка баса, «елка» формасындагы  савым залы куллануга тапшырылган. Заманча корылмалар мал санын, сөт күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Быел төзелешләрдән тыш кына да инвестицияләр күләме 53 миллион сумнан артып киткән. Бу акчалар авыл хуҗалыгы машиналары һәм Чехиядән 192 тана сатып алу өчен тотылган, маллар тиздән кайтып җитәргә тиеш, диделәр.  

«Төзелешләр моның белән генә төгәлләнмәячәк, 2024 елда тагын мал тораклары, бозаулату бүлеге сафка басачак. Сенаж салу өчен мәйданчык эшләнәчәк. Шулай ук Зур Сәрдектәге ферма территориясен тулысынча профнастил койма белән әйләндереп алырга уйлыйбыз, бу эшне башладык инде», - диде Руслан Корбанов.

Купка авылыннан Зөбәйдә Нәҗмиева, Ләйлә Усмановалар «Восток-Агро» җәмгыятендә бозау караучы булып эшлиләр.

Яңа туган бозауларны алты айга кадәр тәрбиялиләр. Без аларны малларга гранулалы азык салган вакытларында очраттык. Әлеге терлек азыгы хуҗалыкның үзендә җитештерелә. Ул сыйфатлы, анда яшь бозауларга кирәкле барлык элементлар бар, яратып ашыйлар, чәчелеп әрәм дә булмый, диделәр. 

«Мин Зур Сәрдек фермасында дүртенче елымны хезмәт куям, ә аңа кадәр Купкага, анда маллар беткәннән соң, Зур Кукмара фермасына кадәр  барып эшләдем. Анда да әйбәт иде, тик нишләтсәң дә, үзеңнеке якынрак икән, монда кайтасы килде. Эшкә машина белән йөрибез, бик уңайлы. Эш сменалы итеп оештырылган, беренче смена иртәнге сәгать дүрттән көндезге сәгать уникегә кадәр хезмәт куя, аннан соң икенчеләр килә, аларның эш сәгате кичке җиделәргә кадәр дәвам итә. Барлыгы 300 бозау карыйбыз. Фермага килгәч, кечкенәләренә сөт җылынганчы, зурракларын карый торабыз: асларына салам җәябез, ашарларына салабыз. Коллективыбыз бик тату, икенче сменадан хезмәттәшләребез Рәсимә Билалова, Люция Галимуллиналар белән килешеп, бик дус-тату, күңелле эшлибез, кирәк вакытта ялларны да көйлибез. Җитәкчеләребез дә әйбәт, хәлләребезне белешеп торалар. Хезмәт хакларын вакытында бирәләр. Хезмәт көне өчен ашлык, печән алдык, салам өләшәләр. Шәхси хуҗалыкта өч сыер тотабыз, күпләп мал асрагач, безгә шунысы кадерле бит», - диде Ләйлә апа.

Хуҗалыктагы үзгәрешләр күз алдында, эшләр алга таба бара, кая карама төзиләр, яңарталар, ди кызлар. Иң мөһиме – малларга ашау мулдан, беткән саен китереп кенә торалар, өзеклекләр юк, дип сөенәләр. Әйе, мал җанлы авыл кешесе өчен шуннан да әһәмиятлесе була алмый.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X