Кукмараның «Урал» хуҗалыгында ике мал торагы һәм саву залы куллануга тапшырылачак
Тиздән «Урал» хуҗалыгында 1 мең сыер сыйдырышлы ике мал торагы һәм 88 сыерга исәпләнгән «параллель» формадагы саву залы куллануга тапшырылачак.
Хәзерге вакытта биредә җиһазларны көйләү, аларны тикшереп карау эшләре калып бара.
2015 елны төзелә башлаган комплекска шул ук елның декабрендә маллар керттеләр. Аннан соң да хуҗалык төзелеш эшләрен туктатмады. 2021 елда «Рассвет»та 1500 савым сыерга исәпләнгән мегаферма куллануга тапшырылды. Хәзер менә тагын шундый зур объект аякка баскан. Бу эшләрне санавы гына күңелле, ә күпме хезмәт, күпме акчалар дигән сүз бит бу.
«Әлеге биналар 2023 елда салына башлады, кыш көне дә биредә эш тукталып тормады. Төзелеш барышында элеккеге абзарлардагы кимчелекләр, төзәтәсе җирләр дә исәпкә алынды. Элеккеге абзарның идәннәрен бетон белән катырган вакытта буйга гына сызыклар ясалган иде, хәзер исә, малларның аяклары таймасын, егылып имгәнмәсеннәр өчен, аркылыга да эшләнде. Сыерларның яту урыннарына да икенче төрле тоташ материал җәелде. Җәй көне эссе булмасынга, вентиляторлар куелды. Шулай ук элеккеге абзардагы кебек душ та булачак. Ул, җәен һава температурасы билгеле бер санга күтәрелгәч, 20 минутка бер тапкыр автомат рәвештә кабынып, малларга 5 минут су бөрки. Тәрәзәләрне бераз үзгәртеп, күтәрелә, төшә торган "штора"лар урнаштырдык, ул төргәккә җыела, ә гадәти тәрәзәләр бик аз, алар кыш көне дә ачык торачак. Яктырткычлар автоматка көйләнгән, ягъни иртән, көн яктыруга, үзләре сүнә, ә кичен караңгы төшә башлагач кабына», — дип сөйләде комплекс җитәкчесе Раниф Искәндәров.
Раниф абый үзе Түбән Казаклар авылыннан. «Урал» хуҗалыгында 1991 елдан бирле хезмәт куя. Армиядән кайткач, ул бригадир ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Ә 1996 елдан аны ферма мөдире итеп билгелиләр.
«Хәзерге фермаларда технологияләр бик алга киткән. Элек, үтәли җил булмасын дип, абзарлардагы барлык ишек-тәрәзәләрне ябып куялар иде. Хәзер шуларның барысын уйлыйм да, малларны үзебез чирләтеп бетергәнбез инде, димен. Мал торакларында тамчылар тама, аммиак исенә суларлык булмый иде. Саф һавага җитәме соң инде?! Хәзер бар җир ачык, маллар рәхәтләнеп торалар», — диде ул.
«Урал» хуҗалыгында барлыгы 5 меңнән артык мөгезле эре терлек бар, шуның 400е — таналар, 1 мең 800е — савым сыерлар. Түбән Казаклар авылындагы мегафермада — сөтлебикәләр, ә абзарларда яшь терлекләр һәм симертү үгезләре асрала. Олыязда да ферма бар, анда таналар үстерәләр. Киләчәктә Каенсардагы сыерларны да мегафермага урнаштырып, анда симертү үгезләре генә калдырырга исәплиләр.
Көн саен мегафермада 47-48 тонна сөт җитештерелә. Бер сыер тәүлеккә уртача 32 литр сөт бирә. Сыерлар көнгә өч тапкыр "карусель«дә савыла, анда берьюлы 40 сыер савымга керә, савылганы бер-бер артлы чыга. Ул 1200 савым сыерга исәпләнсә дә, бүгенге көндә анда 1500 сыер саварга туры килә.
Мегафермада эш сменалы оештырылган. Бер сменада дүрт сыер савучы, ике оператор хезмәт куя. Беренче смена иртәнге сәгать дүрттә эшкә килеп, көндезге сәгать уникегә кадәр монда була, шуннан соңгы икенче смена исә кичке сәгать сигезгә кадәр эшли. Алардан соң килгәннәргә иртәнге сәгать дүрткә кадәр биредә булырга туры килә. Эшчеләрне автобус йөртә.
«Ә яңа фермада берьюлы 88 сыер параллель формада эшләнгән залда савымга басачак. Әлеге зал бер сменага 2 меңгә кадәр сыер саварга сәләтле. Сөт өчен савым залының урам ягына 30ар тонналы ике вертикаль туңдыргыч урнаштырылды. Аны „танк“ дип йөртәләр. Биредә сөт 4 градуска хәтле суытылып, 12 сәгатькә кадәр тиешле температурада саклана ала, ягъни ул термос ролен дә үти. Аны тагын берне куярга исәплибез. Чөнки кайвакыт сөт ташый торган машина соңга калырга мөмкин, ә савымны туктатып булмый. Яңа мал тораклары куллануга тапшырылгач, билгеле, яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк дигән сүз. Әмма Каенсар бригадасындагы сыер савучыларны эшсез калдырмас өчен, аларны бирегә урнаштырырга уйлыйбыз. Ә эш тәртибе буенча артык зур үзгәрешләр көтелми», — диде Раниф Искәндәров.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев