Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның «Урал» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе булды

Хуҗалыкның 5340 гектар чәчүлек мәйданнары бар. Шуның 41 процент өлешендә азык культуралары игәләр, 26шар процентын техник культуралар һәм бөртеклеләр алып тора.

Басуларга яңа чабылган печән җәелеп ята, ә аның исе талгын искән эссе җәйге җил белән еракларга тарала. Чираттагы авыл хуҗалыгы семинары «Урал» җәмгыятенең Байлангар авылы янындагы күпьеллык үлән басуында башланып китте. Куе, ямь-яшел булып җәелеп яткан үлән арпасында ник бер чүп әсәре булсын. Моңа район башлыгы Сергей Димитриев та, аерым игътибар итеп, югары бәя бирде.

Кукмараның «Урал» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе булды

«Юл буенда сезнеке белән янәшә фермер хуҗалыгының җирләре бар. Тик икесенең торышы — җир белән күк аермасы. Менә шулай итеп эшләргә кирәк. Терлек азыгы хәзерләү белән фермалардагы эшләрне дә онытырга ярамый. Алар бер-берсе белән бәйләнгән. Кукмара районын Россия күләмендә сөт саву буенча лидер дип мактыйлар, күтәрәләр. Монда сезнең — бөтен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Әмма бу тукталырга сәбәп түгел. Алга таба барырга кирәк. Моның өчен тырышып эшлисе, укыйсы, өйрәнәсе һәм яңалыкка омтыласы», — дип билгеләп үтте ул.

Кукмараның «Урал» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе булды

Хуҗалыкның 5340 гектар чәчүлек мәйданнары бар. Шуның 41 процент өлешендә азык культуралары игәләр, 26шар процентын техник культуралар һәм бөртеклеләр алып тора. 

«Язын барлык мәйданнарны кыска вакыт аралыгында чәчеп калырга өлгердек. Бүгенге көндә сенаж салабыз, игеннәрне корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртәбез, шулай ук үләннәрне яфрактан тукландырабыз. Хәзерге вакытка беренче кат күпьеллык үләннәрдән 2000 тоннадан артык сенаж хәзерләнде. Тагын 350 гектар тирәсе мәйдан калып бара. Аны шушы көннәрдә төгәлләрбез дип уйлыйм. Барлык мәйданнардан да үләннәрне җыеп алгач, бер гектардан уртача уңыш 80 центнер булыр дип торабыз. Билгеле, төрле басу бар: бер гектарыннан 50 центнер, хәтта 90 центнердан артык яшел масса кайткан җирләр дә булды. Язгы суыклар да эзсез генә узмагандыр, әмма бу ел өчен бик әйбәт күрсәткеч дип уйлыйм», — дип сөйләде «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов.

Кукмараның «Урал» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе булды

Хуҗалыкның терлек азыгы хәзерли торган техникалары яңа түгел, диделәр, әмма барысы да караулы, кыш көне дә тиешенчә саклауга куелган. Шуңа күрә алар эш кызуында да сынатмый. 

«Хәзерге вакытта терлек азыгы хәзерләүдә ике „КВК-800“ комбайны эшли, дүрт-биш КамАЗ, ике-өч МТЗ тракторы яшел массаны базга ташып тора. Терлек азыгын хәзерләгән вакытта сыйфатка зур игътибар бирәбез, ватсап төркемебез бар, анда комбайнчылар һәм белгечләр белән элемтә урнаштырылган. Һәр 250 тонна саен комбайнның пычакларын кайрыйбыз, туктап торырга туры килә, әмма сыйфат шуны таләп итә», — диде хуҗалыкның инженеры Заһит Ярмиев.

Хуҗалыкта техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алу өчен 18 миллион сумнан артык акча тотылган. Үзйөрешле «Туман-3» сиптергече, культиватор, комбинацияләнгән культиватор агрегатлары сатып алганнар. Болардан тыш, ураллылар кыр эшләре белән беррәттән, төзелешләр дә алып баралар. 350 савым сыерга исәпләнгән мал торагын төзи башлаганнар, хәзер аның каркасы эшләнгән. Аны савым залына тоташтырып, сыерлар санын 1 меңгә җиткерергә уйлыйлар. Шулай ук складларда да ремонт эшләре алып барыла дип сөйләде Нияз Хәбибрахманов.

Кукмараның «Урал» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе булды

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев