- Без үсемлекчелек белән шөгыльләнеп, орлыклар әзерлибез. Бөртеклеләр белән беррәттән, бәрәңгенең төрле сортларын үрчетәбез. Моннан тыш, нәселле үгезләр һәм нәселле таналар сатабыз, - дип башлады сүзен кооператив рәисе Нәфыйк Хөсәенов.
2015 елның өч аенда гына да монда 85 миллион сумлык керем алганнар. Шуның 33 миллионы чиста табыш булса, рентабельлелек 72 процентны тәшкил иткән. Кооператив милкендә 5531 гектар җир, 3423 мөгезле эре терлек, 1350 сыер, 2052 дуңгыз, 27 ат бар.
Коры елларда да яхшы уңыш алганнар
Без килгәндә, эшчеләр чәчүлек бәрәңге әзерли иде. Быел икенче икмәкне 250 гектарга утыртырга планлаштыралар биредә. Узган ел белән чагыштырганда, бу 50 гектарга артык. Бүгенгә халык арасында "Невский" "Ароза", "Удача", "Розара", Германиядән китерелгән "Молли", "Гала" сортлары популяр икән. Кукмара бәрәңгесен Казан халкы Адоратский базарындагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып ала алган. Икенче икмәкне Татарстаннан гына түгел, Мари Иле, Удмуртия, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербургтан да килеп алалар икән. Шул сәбәпле, былтыр бәрәңге уңышы 20 миллион сум табыш китергән.
Кортларга каршы мондый чараны куллана икән вахитовлылар: "Престиж дигән агуны сибеп утырталар. Файдасын бик күрәләр, 2014 елда көзгә кадәр бәрәңге сабакларында колорадо кондызы булмаган. Бәрәңге алганда кул хезмәте бөтенләй кулланылмый, бар эшне 5 комбайн башкара.
Татарстанлылар арасында икенче икмәкне үстерү табышлы түгел дип, аны утыртмый башлаганнар да күп булды. Нәфыйк Хөсәенов белдергәнчә, коры еллар бәрәңгегә, чыннан да, килешми. Ләкин мондый елларда да биредә яхшы уңыш алуга ирешкәннәр. Моңа республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлеләр, чөнки алар ярдәмендә кооперативка түбән бәядән су сиптерү агрегатлары алынган. Быел министрлык тарафыннан авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәт куючылар өчен җирне арттырган өчен дәүләт тарафыннан субсидия биреләчәк икән. "Без 50 гектар җирне арттыру сәбәпле, Алла Боерса, безгә, 1 миллион сум күләмдә субсидия кайтачак", - ди кооператив рәисе.
Терлек үрчетү - табыш китерә
Кадрларга килгәндә, монда өч авылдан татар, рус, удмурт халкы вәкилләре - барлыгы 368 кеше эшли. Быелның беренче кварталында эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 16 мең 200 сум тәшкил иткән. Терлекчелек юнәлешендә хезмәт хакы бераз югарырак. Мәсәлән, сыер савучылар 25-27 мең сум ала. Мария апа 20 елдан артык сыер савучы булып эшли, инде 10 ел дәвамында шушы кооперативта хезмәт куя. Ул белдергәнчә, яз көне орлыкларны чәчүгә әзерләсәләр, җәй көне кырны чүптән арындыралар.
Моннан тыш, Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында "Татарстан" тибындагы Холмогор токымындагы нәселле үгез, таналар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Аларның саны күп булу сәбәпле, 1200 баш терлеккә мегаферма төзергә уйлаганнар. Хәзерге вакытта аның 600 башка исәпләнгән беренче корпусы эшләп килә. Баш зоотехник Илшат Мөхәрләмовбелдергәнчә, былтыр 9788 тонна сөт җитештергәннәр. 2016 елның августына мегаферма төзелеп бетәр, дип өметләнәләр.
Әлеге фирма башкалардан сыерларның бинада ирекле рәвештә йөри алуы белән аерылып тора. Монда барлыгы 6 сыер савучы, бер оператор эшли. Сыерлар өчен уңайлыклар да тудырылган биредә: терлекләргә махсус щетка массаж да ясый хәтта. Гомумән алганда, кооперативта Германиядән кайтартылган җиһазлар кулланыла. Җиһазлары белән бергә ферманың гомуми бәясе - 180 миллион сум.
Сыер савучы Тәнзилә Идиятуллинаның бу фермада эшләгәненә әле икенче ай гына. "Гади ферма белән мегаферма савым ягыннан да шактый аерылып тора", - ди ул. Тәнзилә апа безне эшенең кайбер нечкәлекләре белән дә таныштырды. Сыерларның җилемен махсус күбек эретмәсен сөрткәннән соң, бер тапкыр куллана торган тастымал белән сөртеп алалар икән. Савып бетергәч, җилемнәргә пленка кебек материалны ябыштыралар. Шулай иткәндә генә бактерияләр үрчеми икән.
Көллият студентлары - көтелгән белгечләр
Әлеге кооперативның машина-трактор предприятиесе дә бар. Анда Кукмара аграр көллияте студентлары практика узарга, укырга, өйрәнергә килә.
- Авыл хуҗалыгы өлкәсенә яңа технологияләр килү сәбәпле, без дә студентларны алар белән таныштырабыз. Гамәли укуны нәкъ менә мондый хуҗалыкларда үтәргә туры килә, - диде көллият директоры Азат Гатин.
Биредә белем алу өчен конкурс шактый икән. Көллияттә Кукмара яшьләре генә түгел, Балтач, Саба районнарын да килеп укыйлар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куячак яшь белгечләргә бушлай торак бирелә, алар көненә өч тапкыр түләүсез ашатыла.
Моннан тыш, ел саен Вахитов исемендәге кооперативның 25-30 белгече, терлекчесе, механизаторы хуҗалык хисабыннан шифаханәләрдә ял итә. Быел да инде 15 кеше үз сәламәтлеген ныгытып кайткан.
Нәфыйк Хөсәенов җитәкчелегендәге кооператив Вахит авылының балалар спорт һәм иҗат түгәрәкләренә дә шактый ярдәм итә. Татар һәм удмурт милли костюмнарын тектерү өчен 640 мең сум акча белән тәэмин иткәннәр. Алар булышлыгы белән авылда көрәш секциясе барлыкка килгән. Бию түгәрәгенә 80 бала йөрсә, 30 авыл малае бушлай көрәш нигезләренә төшенә. Тренерны исә район үзәгеннән махсус чакырталар.
Нет комментариев