Кукмара районының баш агрономы райондагы һәр басуның һәр ноктасын яттан белә
Ә бит Таң авылы егете балачактан ук очучы булырга хыяллана. Әмма никадәр тартышса да, җирнең тарту көче зәңгәр күкне иңләүгә караганда көчлерәк булып чыга. Хәер, әле дә матур хыялы күңеленең бер почмагында үзенең якты нурын сирпеп, җылытып тора...
Никадәр тартышса да дип әйтү юкка түгел, чөнки язмыш аңа агроном һөнәрен сайлау өчен берничә тапкыр этәргеч бирә. Ышануы да кыен, әмма Татарстанның атказанган агрономы Илдар Габбасов урау юллар аша үткәч кенә чын-чынлап игенчелек эшенә тотына.
«Нократ Аланындагы училищеда шофер һөнәренә укыганда, иң яхшыларны сайлап, Киров шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтына җибәрәләр иде. Директор миңа шунда барырга кушса да, Кировка китмәс өчен укырга ук йөрми башладым. Армиядән кайттым, Малмыж районы, „Знамя“ колхозының гөрләп эшләгән чоры. Баш инженер яңа гына завод контейнерыннан төшкән ГАЗ-53 машинасы ачкычын бирде. Әмма колхоз җитәкчесе Василий Таршин: „Синнән яхшы белгеч чыгачак, институтка, агрономия бүлегенә укырга кит әле“, — дип кыстый башлады. 1984 елның ноябрь ае иде ул. Бер атна буе тартыштык. Ахырдан ул миңа „нәрәт“ бирмәде, институтка барып теркәлеп булса да кайт, диде. Бардым инде, әле анда да зоотехник белгечлегенә дип атап киткән идем. Әмма нәкъ бер көнгә соңга калганлыктан, институтның берьеллык эшчеләр факультетына (рабфак) язылдым да, аннан соң икенче елны декан тәкъдиме белән агрономия факультетына укырга кереп, югары белем алып чыктым. Җәйге практикаларны миллионер булган Ленин исемендәге хуҗалыкта үткән идем. Җитәкчесе чагыштырмача зур суммада хезмәт хакы, эш урыныннан автомобиль, фатир бирәм, дисә дә, патриот буларак туган ягыма кайтып киттем», — дип, хезмәт юлының йомгагын сүтә Илдар Вәкъкас улы.
Шулай итеп, Илдар Габбасовның хезмәт кенәгәсенә беренче юллар языла. Озак та үтми, яшь агроном-бригадирны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Үзенә һәм тагын бер яшь белгечкә биреләчәк фатирдан медпункт төзетеп, социаль объект буларак дәүләттән субсидия бирелгәч, колхозчыларның ике ел дәвамында алынмаган хезмәт хакын түли ул.
Колхозлар таркала башлагач, язмыш аны Кукмарага китерә. Тагын җир эшеннән ерак — коммерция өлкәсенә кереп китә ул. Әмма гамәл дәфтәреңә нәрсә язылса — шул була, диләр бит: үзен 1995 елларда янә агроном буларак Зур Кукмара, Байлангар якларына эшкә чакыралар. Шушы чорларда хуҗалык җитәкчеләре бер-бер артлы алышынып кына тора. Ләкин барыбер басу игелмичә, икмәк җитештерелмичә калырга тиеш түгел!
...Байлангарда эшләгән еллар аеруча хәтерендә. Тимер юлның аргы ягындагы басу ул килгәнче ике еллап буш яткан: меңнән артык гектарда ике метрлы әрем үсә. Зур Сәрдекнең данлыклы, тәҗрибәле агрономы Җәүдәт абый Йосыпов басуны килеп карый да төпле киңәшен бирә. Колхозчылар берникадәр каршы төшүгә карамастан, эш эшләнелә: нәтиҗәдә әлеге кырдан уңыш мул чыга. Нормабаш юлы өстендәге хәзер ямь-яшел булып утыручы урман посадкасын да элегрәк кып-кызыл балчыклы буш тау дип күз алдына да китереп булмый. «Син, Илдар, урман ягыннан килдең дә хәзер бөтен дөньяны агачка күмәсең», — дип ризасызлык белдерүчеләр дә ул заманда шактый була.
Ул, чыннан да, җир ярата. Райондагы һәр басуның һәр ноктасын яттан белә. Элек яшьлек кайнарлыгы белән аңлап бетермәсә дә, чын җир кешесе булып туган ул. Моннан 13 ел элек районның баш агрономы итеп билгеләнгәч, басуларны чүптән арындыруны төп максат итеп куя. «Элек, республиканың көньяк районнарына баргач, тип-тигез тишелгән, бер чүп үләне булмаган басуларга кызыгып кайта идем. Район башлыгы Сергей Димитриевның чын җитәкче буларак һәр яңалыкны да күз уңаеннан ычкындырмыйча, игенчелектә „революция ясавы“, таләпчәнлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары белән бердәм команда булып эшләү нәтиҗәсендә, без бүгенге көндә басуларыбызның чисталыгына ирештек», — ди ул. — Төнлә йокларга яткач, берәр хуҗалыкның басуларына «кереп китәсең дә» — берзаман ныгытып карасаң, инде таң аткан була. Яшь агрономнарның: «Илдар абый, бу эшне сайлавымда синең ролең зур, дигәннәрен ишетү рәхәт. Димәк, минем хезмәт югалмаган».
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев