Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районының «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә уҗымнарны һәм үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнеп килә

Хуҗалыкның 10 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар.

Апрель аеның беренче көннәреннән үк Кукмара игенчеләре язгы кыр эшләренә старт алды. Без «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте басуларында булып, биредәге эш барышы белән танышып кайттык. 

Кукмара районының «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә уҗымнарны һәм үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнеп килә

Әсәнбашлылар үткән ел кырга 14 апрельдә чыккан. Быел исә 24 мартта ук күпьеллык үләннәргә минераль ашлама сибү эшенә керешкәннәр, шушы берничә көндә аны төгәлләргә исәплиләр. Аннары уҗымнарны тукландыра башлаячаклар. Шулай булмый ни, юкка гына элеккегеләр язның бер көне ел туйдыра, димәгәннәр бит.

«Кар әз булгач, басулар тизрәк җилләде, шуңа күрә вакытны әрәм итмичә, эшне тизрәк тотарга булдык. Чәчүлек мәйданнарыбыз күп, хуҗалыкның 10 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Шуның 9 мең 600 гектарын чәчүлекләр алып тора», — диде хуҗалыкның баш агрономы Зөлфәт Сәйфетдинов. 

Кукмара районының «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә уҗымнарны һәм үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнеп килә

Зөлфәт Сәйфетдинов, Дмитрий Корягин, Рамил Мөлеков, Рәлиф Вәлиуллин

Әсәнбашлылар 4090 гектар мәйданда — бөртеклеләр, 5509 гектарда азык культуралары игәргә планлаштыралар. Көз көне 800 гектар җиргә арыш белән бодай чәчеп калдырган булганнар. Аларның торышы канәгатьләнерлек, төрле урыннары бар дип сөйләде баш агроном.

«Күпьеллык үләннәр 1700 гектарны тәшкил итә. Шушы берничә көндә аларга минераль ашлама сибү тәмамланачак. Шулай ук җилләгән басуларны тырмалап та барабыз. Күпьеллык үлән басулары ел саен яңартылып тора, үткән ел 200 гектарын сукалап, яңадан чәчтек, быел да 150 гектар печән җире яңартылачак. Моның өчен әлеге басуларны көздән әзерләп, сукалап калдырдык. Кыш көне хуҗалыкта ремонт эшләре оешкан төстә барды, барлык техникалар да язгы кыр эшләренә дип карап, әзерләп куелды. Чәчү комплекслары да „аякта“, старт бирелгәнне генә көтәләр. Механизаторлар белән дә авырлыклар юк, билгеле, берьюлы ике техникага җаваплы кешеләр дә бар. Кемдер чәчүдә тракторда эшләсә, урып-җыюда комбайн иярләячәк», — диде Зөлфәт Сәйфетдинов. 

Без барган вакытта «Туман» агрегаты хуҗалыкның «Заря» бүлекчәсенә караган Сәрдәүч авылы янындагы басуларда күпьеллык үләннәргә минераль ашлама сибә иде. Әлеге агрегат белән көнгә 200–250 гектар эш башкарабыз дип сөйләделәр. 

Кукмара районының «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә уҗымнарны һәм үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнеп килә

«Туман» агрегатын иярләгән Арпаяз авылыннан Рамил абый Мөлековны беренче тапкыр гына күрүебез түгел. Ул — хуҗалыкның еллар белән сыналган механизаторларының берсе. Аның әтисе дә гомере буе хуҗалыкта тракторда хезмәт куйган, урып-җыю вакытларында комбайн иярләгән. Рамил абый алтынчы сыйныфта укыганда ук әтисенә ярдәмче булып йөри башлаган. Ә армиядән кайткач, 1994 елда үзе дә бирегә эшкә килгән. Хуҗалыкның авыр заманнарында китеп тә алган, әмма кабат әйләнеп кайткан.

«Беларус» тракторын иярләгән, слесарь да булып торган. Ә «Туман»да дүртенче елын эшли. Кыш көннәрендә ремонт эшләрендә катнаша, тырма, чәчкечләрне төзекләндерә. 

«Төнлә катырган вакытта иртәнге сәгать дүрттә үк басуга чыга идек. Хәзер иртәнге сәгать җидедә эшкә керешәбез», — дип сөйләде ул. 

Кукмара районының «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә уҗымнарны һәм үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнеп килә

«Туман»га ашлама төяп торучы «Амкодор» тракторының руле артында Кенәбаш авылыннан Рәлиф Вәлиуллин иде. 

«Бүген бу техникада башка кешене алыштырам, бүтән көннәрне үземнең МТЗ-82 тракторы белән басуга ашлама чыгарам», — дип сөйләде ул. 

Рәлифнең хуҗалыкка эшкә килгәненә бер ай гына икән әле. Ул 9 елдан артык «Дружба» хуҗалыгында хезмәт куйган. Анда 1990 елгы иске МТЗ-82 тракторын җыеп чыгып, хезмәт юлын башлап җибәргән. Аннары МТЗ-1221 тракторында, терлек азыгы хәзерләү комбайнында эшләгән. Техникага мәхәббәт әтисе Расим абыйдан бирелгәндер дип сөйләде механизатор, чөнки ул да гомере буе «Дружба» хуҗалыгында трактор иярләгән. Рәлиф тә үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерми. Егет армия хезмәте үтеп кайтканнан соң, Кукмарадагы автосервисларда эшләп ала, аннары Казанга юл тота, тик туган ягы барыбер аны үзенә тарта. «Туган якның һавасы да суларга рәхәтрәк», — диде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев