Кукмара районыннан Сафиуллиннар грант отып, гаилә фермасы булдыганнар
240 сыерга исәпләнгән яңа абзарда хәзерге вакытта 200 савым сыер бәйләүсез асрала.
Күкшел авылын Мәчкәрә ягына таба узганда сул якта кызыл түбәле мал тораклары тезелеп кала. Бу ферма Зөһрә һәм Раниф Сафиуллинарныкы икән. Әлеге гаилә җирлектә бик зур хөрмәткә ия. Шундыйлар турында авылны яшәтүчеләр, диләр.
Ничә кешене эшле, ашлы итә алар, моннан тыш, авыл тормышында да актив катнашалар: чишмәне төзекләндергәннәр, зират капкасына элмәтакта ясатканнар, мәктәп, балалар бакчасына да һәрвакыт өлеш чыгаралар, җирлектә Сабантуй һәм башка чаралар да аларның терәгеннән башка узмый. Шулай ук кыш көне дә бәйрәмнәр үткәрәләр, теге елны бергә тау шуу оештырганнар. «Аллага шөкер, хезмәтебезнең нәтиҗәсе күренә, башкаларга да булышырга мөмкинлек бирә», — ди тырыш гаилә.
Сафиуллиннар 2009 елда фермер хуҗалыгы төзеп эшли башлаганнар. Бүгенге көндә аларның 500 гектар җирләре, абзар тулы маллары бар.
«Башта мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия буенча җитәкче, спорт буенча инструктор булып эшләдем. Спортны яраттым, гер күтәрү, көрәш белән шөгыльләндем. Төрле ярышларда югары урыннар яулый идем. Тик тормышымны үзгәртеп, авыл хуҗалыгы тармагына кереп киттем. Без — авыл малайлары өчен анысы да ят түгел. Хәзер исә юлымны улым дәвам итә. Ул да спорт белән кызыксына. Фермерлык эшен башлаганда 100 тирәсе сыер асрарбыз дип уйлаган идек. Әмма әлеге сан белән генә чикләнеп калмадык. Дүрт ел элек гаилә фермасы буларак, 140 малга исәпләнгән абзар төзү өчен республика гранты оттык. Үзебезнең көч белән әлеге мал торагын 240 сыер сыйдырышлы итеп җиткердек. Билгеле, төрле вакытлар булды, авыр чаклар да бар иде. Хәзер, Аллага шөкер, аякта нык басып торабыз. Бүгенге көндә өч мал торагында сыер, тана, үгез һәм бозаулар асрыйбыз. Басуларда үзебезгә кирәкле бөтен төр культураларны игәбез. Быел игеннәр уңды, гектарыннан 37 центнер уңыш җыеп алдык. Аларны малларга азык буларак кулланабыз. Быел 3 мең тоннадан артык терлек азыгы хәзерләдек: печән, салам, берьеллыклардан сенаж, кукуруздан силос салдык. Кыр эшләре төгәлләнеп килә, хәзерге вакытта җирләрне сукалыйбыз. Техникаларыбыз үзебезгә җитәрлек. Аларны соңгы елда яңарттык. 2022-2024 ел эчендә барлыгы 47 миллион сумлык терлек азыгы хәзерләү комбайны, тракторлар, тагылма агрегат һәм башкалар сатып алдык», — дип сөйләде гаилә башлыгы Раниф абый.
Пай хуҗалары белән дә килешеп эшли Сафиуллиннар. Соңгы ике елда шактый кеше җирләрен аларга куллануга биргән.
«Күп кеше игенчелектән читләшә бара, шуңа күрә чәчүлек мәйданнарын безгә тапшыралар. Кайвакыт каршы да төшәм, чөнки безгә дә артык зур йөкне тарту авырга туры килә. Җир хуҗаларына бер пай өчен бер тонна ашлык яки 9 мең сум акча каралган. Соңгы вакытта ашлыкка түгел, акчага өстенлек бирәләр, чөнки мал тотучылар кими бара», — диде Раниф абый.
Гаилә башлыгы күбрәк кыр эшләре белән шөгыльләнсә, ферма тирәсендәге мәшәкатьләр тормыш иптәше Зөһрә апа карамагында. Ул тумышы белән Чүпрәле якларыннан икән. Гомеренең 26 елын медицина өлкәсенә багышлаган.
«Элек кешеләрне дәваласам, хәзер малларның сәламәтлеген кайгыртам, хайваннарны бик яратам. Моның өчен укыдым, курслар үттем. Фермада ветеринар, осеменатор эшен үзем башкарам. Әгәр белмәгән әйберем бар, сорау туа икән, тәҗрибәле кешеләр белән киңәшләшәм, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллинга мөрәҗәгать итәм. Малларның сакланышы әйбәт. Бөтен вакциналарны тиешле вакытта ясыйбыз. Ясалма орлыкландыру-синхронизация белән эшлибез. Терлекләргә азыкны рацион нигезендә хәзерлибез, монокормны миксер ярдәмендә болгатып бирәбез. Аның составында арпа, сенаж, силос, рапс түбе, тоз, акбур, премикс бар. Сыйфатын һәрдаим тикшертеп торабыз», — дип сөйләде ул.
240 сыерга исәпләнгән яңа абзарда хәзерге вакытта 200 савым сыер бәйләүсез асрала. Гомумән, әлеге мал торагын заманча технологияләр кулланып эшләгәннәр. Түбәсен махсус материал белән яптык, ул җәй көне — эссене, кышын суыкны үткәрми, диделәр.
«Тана бозауларны үзебезгә калдырып барабыз, үгез бозауларны җибәрәбез. Үткән ел 25 нәселле тана сатып алган идек. Бүгенге көндә 70тән артык танабыз бар. Аларның 99 проценты нәселле, „Голштин“ токымлы. Яңа мал торагы савым залы белән тоташкан. Ул „елка“ тибында ясалган, анда берьюлы 14 сыер савыла. Фермада савым көнгә өч тапкыр башкарыла. Бер сыердан тәүлеккә 25-27 литр сөт савабыз. Шулар арасында көнгә 30ар литрдан артык сөт бирә торган сыерларыбыз да бар. Фермадан көн саен 3 тоннадан артык сөт озатабыз. Биредә эш сменалы оештырылган. Биш сыер савучы эшли, шуның берсе ял иттерә. Аларга эш өчен бөтен шартлар тудырылган», — диде Зөһрә Рашит кызы.
Бүгенге көндә Сафиуллинарның гаилә фермасы 17 кешене эш белән тәэмин итә. Ай саен 1 миллион сум акча аларга хезмәт хакы түләү өчен тотыла.
«Без хезмәт хакын вакытында түләмәсәк, хезмәткәрләрдән эш, чисталык, тәртип таләп итә алмас идек. Эш хакы башкарган хезмәтенә карата түләнә, мәсәлән, тракторчыкы айга 150 мең сум тирәсе, операторныкы — 70-75, сыер савучыларныкы 50-60 мең сум чыга. Аллага шөкер, коллективыбыз бик әйбәт, дус-тату. Мәсәлән, тракторчы Денис Карпов бездә күптәннән хезмәт куя, ул гади эшче кебек кенә түгел, ә күп эштә киңәшчебез дә. Николай Карпов турында да шул ук сүзләрне әйтергә була. Гомумән, һәркемне хөрмәт итәбез, бергә-бергә ял, бәйрәмнәр үткәрәбез, күңелле яшәргә тырышабыз. Коллективта аңлашу, хөрмәт булганда гына эш алга бара», — дип аңлата Зөһрә ханым.
Мәмәширдән Рәшит Сафиуллин һәм Наил Галимуллиннар саву залында оператор булып эшли.
«Ике ел инде биредә раздой группасында көнгә 80-90 сыер савабыз. Фермага көндезге сәгать унбергә киләбез, сәгать өчләргә эшне төгәлләп кайтып китәбез. Савым тәмамланганнан соң, залны, аппаратларны юып калдырабыз. Авыр түгел, хезмәт хакы әйбәт, ай саен вакытында бирәләр, шуңа күрә бер дә зарланмыйбыз. Хезмәттәшем белән машинада чиратлашып йөрибез. Җитәкчеләр, хезмәттәшләр белән дә килешеп хезмәт куябыз, авыл җирендә мондый эш урыннары булгач, бик әйбәт», — дип сөйләде Рәшит абый.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев