Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында 31798 гектарда бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк

Хәзерге вакытта аграрийлар көзге культураларны суктыра.

Бу атнада «Урал» хуҗалыгында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә сүз бөртеклеләрне тиз вакыт аралыгында җыеп алу, әлеге эшләр белән беррәттән салам ташу, игеннәрдән бушап калган җирләрне тиешенчә эшкәртү һәм башка мәсьәләләр турында барды. 

«Урал» хуҗалыгында да эшнең тыгыз вакыты: сап-сары ашлык «диңгез»ендә әкрен генә кыр кораблары йөзә, ә алтын бөртекләрне төягән машиналар басу белән амбар арасында тыз-быз йөреп тора. 

Кукмара районында 31798 гектарда бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк

Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, «Рассвет» белән бергә аларның 9 мең гектардан артык сөрүлек мәйданнары бар. Уҗым культураларыннан арыш, бодай, тритикале 561 гектар мәйданны били, 2780 гектарда сабан культуралары иккәннәр, ә 1663 гектар җирне күпьеллык үләннәр алып тора.

«Уракка әле керештек кенә, шуңа күрә күпме ашлык суктырасыбыз турында төгәл берни дә әйтә алмыйбыз. Гомумән алганда, быел бөртеклеләрнең уңышы өчен борчылган идек. Ел елны кабатламый бит, яңгырлар яумау да хафага салды, әмма әлегә без барысыннан да канәгать. Һава торышының нинди булуына карамастан, игеннәрне мулдан җыеп алырга өметләнәбез. Көзге культуралардан арыш — бер гектардан 43 центнер, бодай — 40 центнер, тритикале 35 центнер уңыш бирде. Шулай ук язгы арпаны суктыра башладык, хәзергә гектарыннан уртача 36-40 центнер уңыш чыга. Игеннәрне турыдан-туры суктырып алабыз, бике, борчак белән рапсны гына урып җыячакбыз. Бүгенге көндә уңыш 16-17 процент дымлылык белән кайта. Ашлыкны эшкәртү өчен ике куәтле киптерү җайланмасы эшли, алар өлгереп бара, авырлыклар юк», — диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов.

Ураллыларның, уракны тиешле шартларда башкарып чыгу өчен, бөтен мөмкинлекләре дә бар. Бүгенге көндә басу-кырларын сигез кыр корабы иңли. Бер комбайнга 470 гектар йөкләнеш туры килә. Булган техника белән урып-җыю кампаниясен бер ай эчендә төгәлләргә планлаштыралар. 

«Комбайннарның өчесе — „Рассвет“, калганнары „Урал“ ягында эшли. Без һәрвакыт бергә, бердәм. Һәрбер кыр корабына ашлыкны амбарга ташып тору өчен машина беркетелгән, өлгереп баралар. Бөртеклеләрдән калган саламны төргәкләп хуҗалык территориясенә алып кайтып урнаштырабыз. Моның өчен үзе төйи торган, 20 төргәк сыйдырышлы махсус арба да сатып алдык. Техниканың иң кирәк, тыгыз чагы. Болардан тыш, күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж саласы, печән ташыйсы, җир эшкәртү эшләре дә бар бит», — диде агроном.

Быел көзге чәчүне 500 гектар тирәсе җирдә башкарырга планлаштыралар. Шуның 150 гектарында тритикале белән бодай катнашмасы киләсе елга сенажга, калган мәйданнар ашлыкка булачак икән. 

Кукмара районында 31798 гектарда бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк

«Тукано» кыр корабын иярләгән Олыяздан Райнур Гыйльметдиновны Каенсар авылы янындагы көзге бодай басуында очраттык. Кәефе яхшы игенченең. «Кыр эшләрендә сөенеп катнашам, яз җитә башласа, күңел басуга ашкына: җир эшкәртү, тырма, урып-җыю кампаниясе, аннан сукалау...» — дип тезеп китте ул. Райнур механизаторларга кыш көне дә хуҗалыкта эш җитәрлек дип сөйләде. Ул үзе кыр эшләреннән бушагач, эретеп ябыштыру белән шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый икән. 

«Без — авыл балалары инде, мәктәпне тәмамлаганнан соң кайда барырга икән дип артык сайланып тормадык, авыл хуҗалыгы тармагы буенча укыдык, аннан эшкә кайттык. 2009 елдан бирле уракта катнашам, башта дүрт ел „Нива“ комбайнында эшләдем, инде ун сезон „Тукано“ кыр корабын иярлим. Чит ил техникасында эш шартлары күпкә уңайлырак, әлбәттә. Без барысыннан да канәгать, көнгә ике тапкыр тәмле ризык белән сыйлыйлар, хезмәт хаклары да яхшы, аны вакытында биреп баралар. Кырга иртәнге сәгать җиделәрдә чыгып китеп, кичке сәгать тугызларда гына кайтабыз. Көнгә якынча 20-25 гектар эш башкарабыз. Иң мөһиме — һава торышы гына сынатмасын», — диде Райнур Гыйльметдинов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 31798 гектарда бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк. Хәзерге вакытта аграрийлар көзге культураларны суктыра. Бер гектардан уртача 30-33 центнер ашлык чыга, диделәр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев