Кукмара районы басу-кырларында чәчү кампаниясе дәвам итә
«Восток Агро» бүгенге көндә дүрт агрегат чәчүдә катнаша.
Район басу-кырларында чәчү кампаниясе дәвам итә. Без барганда, «Восток Агро» игенчеләренең Адай авылы басуында арпа чәчкән вакытлары иде. «Һава торышы бераз тоткарлады быел, ничә еллар эшләп, мондый язны күргән юк иде. Тизрәк арпаны чәчеп бетерергә кирәк, соңга калып бара», — диде хуҗалыкның 34 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган баш агрономы Мәүлит Гарипов.
Хуҗалыкның 4052 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 1782 гектарын бөртеклеләр алып тора, шул исәптән 25 гектар мәйданга көзен тритикале чәчкән булганнар. Ә 2141 гектар җирдә азык культуралары үстерәләр.
«Бүгенге көндә дүрт агрегат чәчүдә катнаша. Зур комплексларны Чишмәбаш егетләре иярли. Берсендә — Илгизәр Нәбиев. Әтисе Миннехәй дә бик көчле чәчүче иде, бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Икенче комплекста — Расим Әхмәтҗанов. Гади чәчкечләрдә Зур Сәрдектән Рамил Гомәров, Купкадан Илдус Закировлар эшли. Барысы да — еллар белән сыналган, тәҗрибәле механизаторлар. Бер К-700 тракторы зәп җирләрен тырмалый. Күпьеллык үләннәр 751 гектарны алып тора, аларны тырмалау, минераль ашлама кертү эшләре күптән төгәлләнде. Кукурузга җир әзерлибез, әлеге культураны силос өчен 650 гектарда игәргә планлаштырабыз. Аны чәчәргә өч агрегатыбыз бар», — дип таныштыра Мәүлит абый.
Илгизәр Нәбиевның эш сәгате иртәнге алтыдан башланып, кичке сәгать җиде-сигезләргә кадәр дәвам итә. «Караңгы төшкәч туктыйбыз, гектар саны гына түгел, сыйфаты да кирәк», — диделәр. Чәчү тәмамланганнан соң, ул сенаж базында яшел масса тыгызлап тора, көзен сукага чыга, ә кышын юлларны кардан чистарта. Әлеге К-700 тракторында алтынчы елын эшли икән. «Арба тагып йөргәнче, басуда эшләве күңеллерәк», — ди ул.
«Мин Зур Сәрдек мәктәбендә тугыз сыйныф белем алганнан соң, Янилдәге училищега киттем. Укуны тәмамлагач, үзебезнең колхозга эшкә кайттым. Иң элек хезмәтемне чылбырлы тракторда башлап җибәрдем. Аннары МТЗ-1221не тапшырдылар. Моңа кадәр иярләгән тимер атым да шундый ук К-700 тракторы иде. Чылбырлы трактордан соң аның уңайлыклары турында әйтеп тә торасы юк! Кабинасына тузан керми, чиста, җылы, эссе җәй өчен кондиционеры көйләнгән... Быелгы чәчүгә килгәндә, туфрак өлгереп җитмәгән әле, юеш җирләре күп. Яңгырлар да ныклап эшләргә ирек бирми. Әмма анысы да кирәк бит, зарланып булмый», — диде механизатор, тимер атын мактап.
Игенчеләрне кырда ике тапкыр ашаталар. Бик тәмле әзерлиләр дип, пешекче кызларны мактап кына телгә алдылар. Гомумән, кырда ашаганда аеруча да тәмле була шул ул. Хезмәт хаклары белән дә тоткарлыклар юк, айга ике тапкыр түлиләр, диделәр.
Зур Сәрдек авылыннан Камил абый Гайфетдинов КамАЗ машинасы белән кырга чәчүлек материал ташый. «Теш чыкканнан бирле рульдә инде мин», — дип елмая ул.
«Армиядән кайтуга, 1982 елда руль артына утырдым. Башта янгын сүндерү машинасында, аннан ГАЗ-52дә, 1988 елда КАЗда эшләдем. Шуннан бирле чәчүдә инде мин, башта орлык чыгарам, ә көзен исә ашлык ташыйбыз, элек аны элеваторга да илтә идек. Бу КамАЗга утырганыма август аенда 30 ел була. 1994 елда районга 60 машина алып кайттык, шуның өчесе безнең колхозга эләкте. Ул вакытта машиналарны Яр Чаллы заводында җыялар иде, бик сыйфатлы чыкты, өч машина әле дә йөри. Вак-төяк төзәтүләр булса да, ватылып интектермәде. Инде алардан соң кайткан машиналар тузып беткәндер, ә болар һаман исәптә әле», — дип искә ала шофер.
«Чәчү вакытларын көтеп алам, кырда үзең дә яшәреп китәсең. Кыш буе быел чәчүдә катнашып булырмы инде дип борчылып йөрисең дә, басуга чыгып, туфрак исеннән кәефләр күтәрелә», — ди Камил абый. Аннан соң ул яшел масса ташый, амбар алдында эшли.
«Элек чәчү беткәнче, өстән тун төшми торган иде, соңгы елларны гына җылыга ияләнеп киттек. 1990 елларда да чәчүнең башында кап-кара булып кызынып, аннан суыклар башланганы хәтердә. Апрельнең 20ләре җитмичә, ташу да китми иде. Хәзерге һава торышын элеккеге вакытлар белән чагыштырып булмый», — ди тәҗрибәле игенче.
фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев