Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара аграр көллияте хуҗалыкларга печән өләшә

Печән өч һәм аннан күбрәк сыеры булган хуҗаларга бирә

Авыл тормышын мал-туарсыз күз алдына да китереп булмый. Ул күпчелек халыкның яшәү чыганагы булып тора. Ә мал асрау бер дә җиңел хезмәт түгел, җитәрлек күләмдә туклыклы терлек азыгың булмаса, мул продукция алуга өмет юк. Шуңа күрә җәй айлары – авыл халкы өчен иң җаваплы чор: кыш буена малларга ашатырга сыйфатлы печән туплап калырга кирәк.

Бүгенге көндә терлек азыгын сатып алу бик кыйммәткә төшә, ди авыл халкы. Әйтик, печәннең бер түге генә дә 70 сум тирәсе йөри. Менә берничә ел инде, базар бәяләрен киметү максатында, районда махсус программа эшләп килә. Кукмара аграр көллиятенә бүленеп бирелгән җирләрдә берьеллык үләннәр үстерелә. Алар үзләре җитештергән печәнне мал хуҗаларына арзанрак хакка өләшә. Монда терлек азыгын авылга, капка төбенә кадәр китереп бирү турында сүз бара. Бу эшләрне башкару өчен аграр көллияткә прицеплы КамАЗ машинасы, ике МТЗ-1523, МТЗ-922,3 тракторлары, печән әйләндергеч, ике тырма җайланмалары, пресслагыч, печәнчапкыч, ике чәчкеч сатып алынды.
Әйе, терлек азыгын хәзерләү – авыр хезмәт, билгеле, әмма капка төбенә үк китереп бирсәләр, күпкә уңайлы бит. Әлеге печәнне алу өчен өч һәм аннан күбрәк сыеры булган хуҗалыклар авыл җирлегенә гариза язып мөрәҗәгать итә. Бер сыерга ике төргәк печән бирү каралган. Печәннең бер төргәге 500 сум тора. Ә хуҗалыктан пай җирләрен алып үзләре эшкәртүчеләр яки аны фермерларга бирүчеләр бу печәнне ала алмый.

- Үткән ел хуҗалыкларга өләшергә дигән берьеллык үләннәр 120 гектар мәйданны тәшкил итте, аннан 1100 төргәк печән җыеп алынды. Быел исә 200 гектар җиргә солы белән бике чәчелде. Печәннең уңышы яхшы, бер гектардан якынча 10 төргәктән артык печән чыга. Әлеге мәйданнардан барлыгы ике меңнән артык төргәк терлек азыгы җыеп алырга планлаштырабыз, - диде Кукмара аграр көллиятенең директор урынбасары Раниф Нуруллин. – Быел район буенча барлыгы 259 хуҗалыктан 1021 сыерга дип гариза алынды. Барлыгы 2042 төргәк печән кирәк булачак. Хәзерге вакытта Ядегәр, Югары Чура, Поршур, Лельвиж авылларына 485 төргәк печән өләшенде. Мал азыгын ике КамАЗ машинасы хуҗаларның капка төбенә кадәр илтеп бирә. Һава торышы уңай торса, калган җирлекләргә дә печән кайтарту дәвам итәчәк.

- Безнең җирлектә мал хуҗаларыннан, печәнгә дип, барлыгы 29 гариза алынды. Барлыгы 345 төргәк печәнгә заявка бирелде, - диде Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Иванов. – Бүгенге көндә Югары Чура һәм Кече Чура авылларындагы 21 хуҗалыкка барлыгы 273 төргәк печән өләшенде. Шушы көннәрдә мал азыгы Поршур, Пчеловод авылларына кайтырга тиеш. Төргәкләре  заманча пресслагычларда тыгызлап ясалган, берсеннән 10шар түк печән чыга. Чутлап карасаң, бер түге 50 сумга төшә, дигән сүз бит. Ә башка сатучыларда ул 70 сум тирәсе йөри, шуңа күрә халык бик канәгать. Печәннең сыйфаты да яхшы. Әле артыграк сораучылар да бар. Күпләп мал асраучыларга түбән бәядән ашлык та бирелсә, икеләтә зур ярдәм булыр иде.

Ядегәр авыл җирлегендә халыктан 50 төргәк печәнгә гариза алынган, бүгенге көндә шуның кырык алтысы алып кайтып өләшенгән икән.

- Соңгы елларда җирлектә сыерлар саны арта бара, хәзерге вакытта өч һәм аннан күбрәк сыеры булган егерме сигез хуҗалык исәпләнә, - диде Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин. - Мал хуҗалары печәннән канәгать калды, сыйфаты яхшы булгач, өстәмә сораучылар да бар.

“Восток” җәмгыяте дә хуҗалыкта эшләүчеләргә, шулай ук пай җирләре өчен печәнне мулдан өләшкән, шуңа күрә башка җирлекләргә караганда печәнгә гариза азрак булды, дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев