Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яңа мегаферма – яңа мөмкинлекләр: Тырыш авылында яңа мегаферма эшли башлады

«Вахитов» җәмгыятенең Тырыш авылында заманча мегаферма файдалануга тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы — ул бары тик икътисадый тармак кына түгел, ә авыл халкының традицияләрен, тырышлыгын чагылдырган яшәү рәвеше дә. Соңгы елларда районыбыз авылларында заманча технологияләр кулланып, яңа фермалар, мегафермалар төзелү — моның ачык мисалы. 

Бу үзгәрешләр авыл тормышына яңа сулыш, эш мөмкинлекләре һәм икътисади тотрыклылык алып килә. Шушы көннәрдә «Вахитов» җәмгыятенең Тырыш авылындагы бүлекчәсендә дә яңа төзелгән мегаферма куллануга тапшырылып, анда беренче маллар урнаштырылды. Бу — районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен әһәмиятле вакыйга.

Әле кайчан гына монда иске мал тораклары булса, бүген ферма территориясен танырлык түгел — ул, әйтерсең лә, аерым бер шәһәрчекне хәтерләтә. Яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән мал тораклары бик кыска вакыт эчендә калкып чыкты. Ә бу мегаферма инде биредә төзелгән икенче зур объект. Фермадагы үзгәрешләр, әлбәттә, эш шартларына да зур йогынты ясый. 

«Әле күптән түгел генә Вахит авылында ике мегаферма төзегән идек. Анда хәзер ике мең ярым савым сыерга урын булдырылды. Ә бу мегаферманы без бер ел эчендә аякка бастырдык. Ул 500әр сыерга исәпләнгән ике абзар һәм саву залыннан тора. Әгәр алар тулысынча сыер белән тулса, биредә ике мең ярым сөтлебикә булачак. Аның 1500е — читтән кайтарылган таналар, 500е — Лельвиж бүлекчәсеннән, калганнары — мондагы маллар. Бүгенге көндә биредә көн саен 1450 сыер савыла», — дип сөйләде «Вахитов» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

Лельвиж фермасы иске булганлыктан, андагы сыерларны да монда күчерергә булганнар. Хуҗалыкның Поршур авылында да шундый ук фермалар бар. Анда Вахит фермасы өчен бозаулар һәм таналар үстерелә. Лельвиж авылында да шундый система булдырылачак: анда Тырыш фермасы өчен маллар әзерләнәчәк. Боларның барысын да исәпкә алганда, «Вахитов» җәмгыятендә барлык мал саны 14 меңнән артып китә, ә сыерлар саны 5 меңгә җитәчәк.

Әлеге күрсәткечләр артында җитәкченең һәм эшчеләрнең зур хезмәте ята. Нәфыйк Факил улының авыл хуҗалыгы тармагында эшләвенә — 41 ел, ә җитәкче вазыйфасында 34 ел икән.

«1991 елда хуҗалыкка килеп эшли башладым. Ул вакытта Вахит ягында тәүлеклек савым 4 тонна 800 килограмм иде. Бүген исә көн саен 150 тоннадан артык сөт савабыз. Бу — бик матур күрсәткеч. Вахит ягында һәр сыердан тәүлеклек савым 33 литрдан артып китә. Ә Тырышта исә бу сан 28-29 литр тирәсе. Әмма аны алга таба тагын да яхшыртырбыз, дип уйлыйм. Биредә дә вахитлеләр кебек нәтиҗәле эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Күптән түгел без район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдык. Аны Сабантуйга кунакка чакырдык. Ул: „Әгәр тәүлеклек савымны 160 тоннага җиткерсәгез, киләм“, — диде. Хәзер шушы максатка ирешү өчен тырышырга кирәк. Иң мөһиме — малларны исән-имин урнаштыру һәм яңа мегаферманы эшләтеп җибәрү. Моның өчен үзебезгә дә, терлекчеләргә дә сәламәтлек кирәк. Берүзең генә ерак китеп булмый, хөрмәтнең иң зурысы — эшчеләргә», — диде ул.

Җитәкче шулай ук быелгы уңышка һәм кыр эшләрен вакытында тәмамлауга да канәгать булуын билгеләп үтте.

«Көзге кыр эшләренең барысын да вакытында төгәлләдек. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы тупладык. Кукурузны орлыкка да, силоска да салдык. Шуңа күрә хәзер тырышып сөт саварга гына кала. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: ике якта да азык цехы эшли, аларда рацион нигезендә терлек азыгы хәзерләнә», — диде ул.

Яңа, заманча мегафермаларда күп эш автоматлаштырылган, заманча технологияләр кулланыла. Әмма шуңа да карамастан, кеше факторы әле үзенең әһәмиятен югалтмый. Бүгенге көндә хуҗалыкның Вахит ягында — 80ләп, ә Тырышта 35ләп кеше хезмәт куя. Яңа ферма исәпкә алынса, тагын 15 тирәсе кеше эшле булачак. 

Әйе, авыл хуҗалыгында уңышка ирешү өчен заманча технологияләр, зур инвестицияләр генә түгел, ә хезмәт сөючән, туган җиренә тугры кешеләр кирәк. 

«Тырыш ягыннан Вахиткә йөреп эшләгән алты савымчы кире үз фермаларына кайтачак. Лельвиж ягындагы сыерлар монда күчкәч, андагы сигез савымчыны Вахиткә йөртәчәкбез, дип планлаштырабыз. Кешесез бер эш тә башкарылып булмый. Хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен йортлар да төзибез. Биш йортта, өч фатирда кешеләр яши, тагын бишесендә төзелеш төгәлләнеп килә. Без монда тәртипле, тырыш, эшчән гаиләләрне урнаштырачакбыз. Хезмәтенә җиңел караган, спиртлы эчемлекләргә мөкиббән киткән кешеләр безгә кирәк түгел», — диде хуҗалык җитәкчесе.

Селекционер Регина Андреева сүзләренчә, яңа мегафермада эш сменалы оештырылган. Сыерларны көнгә өч тапкыр дүрт кеше савачак. Ике кеше сыерларны куып тору өчен билгеләнгән. Саву залы «карусель» формасында эшләнгән һәм анда берьюлы 72 сыер савып була. Иске мегафермада да шундый форматтагы зал булган, тик ул 40 сыерга исәпләнгән. Яңа саву залы киләчәкне уйлап эшләнгән: әгәр башка җайланмалар ватылса яки эшчеләр кытлыгы туса, бу залда ике мегафермадагы 2500 сыерны савып булачак. Мал тораклары коридорлар аша тоташтырылачак. Саву залыннан чыкканда махсус автомат ванналар урнаштырылган, бу — тояк авыруларын кисәтү өчен. Малларның тиресе өчен лагуналар да төзелгән.

«Төзелешләр алып барган саен, элеккеге хаталарны искә алып, аларны тагын да камилрәк, заманчарак итеп эшләргә тырышабыз», — диде Нәфыйк Факил улы.

«Вахитов» җәмгыятенең Тырыштагы мегафермасы — авылга яңа сулыш бирүче, кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыручы һәм районның гына түгел, республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүче проект.

Мәдинә Галиуллина, ветеринария табибы:

— Мин чыгышым белән Югары Шәмәрдән авылыннан. Мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, иптәш кыз белән җәйге лагерьга сыер саварга бардык. Бик күңелле иде. Можга ветеринария техникумында белем алдым. Укыган вакытта ирем белән танышып, Яңа Сәрдек авылына килен булып төштем. Ирем дә гомер буе мал табибы булып эшли, ул район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куя. Аллага шөкер, бик рәхәт, бер-беребез белән киңәшләшеп яшибез.

Мин башта Яңа Сәрдектәге дуңгызчылык фермасында эшләдем. Аннары Тырыш фермасына күчтем. «Вахитов» җәмгыятенең безнең ферманы үз канаты астына алуына киләсе елның беренче апрелендә ун ел була. Ферманы элеккегесе белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Хәтта малларга кадарга вакциналар булмаган чаклар бар иде. Хәзер исә заявканы бирү белән дарулар кайта.

Әле күптән түгел генә 250шәр бозауга исәпләнгән ике абзар төзелде. Бүгенге көндә алар инде мал белән тулды. Фермада эш шартлары күпкә уңайлы, хезмәт хакларын ай саен вакытында биреп баралар. Бәйрәмнәр уңаеннан бүләк-күчтәнәчләрне дә мулдан өләшәләр, алга таба да исән-сау эшләргә язсын.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев