Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Форпост» үзәге укучылар өчен Кукмара районы ветеринария берләшмәсенә экскурсия оештырды

Белгечләр йорт хайваннарыннан эт-мәчеләрне тәрбияләү, аларга башкарыла торган профилактик чаралар турында сөйләделәр, биредә лаборатор тикшерүләр өчен асрала торган хайваннарны күрсәттеләр.

«Форпост» үзәге 4нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен район ветеринария берләшмәсенә экскурсия оештырды. Белгечләр йорт хайваннарыннан эт-мәчеләрне тәрбияләү, аларга башкарыла торган профилактик чаралар турында сөйләделәр, биредә лаборатор тикшерүләр өчен асрала торган хайваннарны күрсәттеләр. Шулай ук укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

«Форпост» үзәге укучылар өчен Кукмара районы ветеринария берләшмәсенә экскурсия оештырды

Районның «Форпост» үзәге директоры Анна Караваева әлеге вазыйфага күптән түгел генә билгеләнгән. 

«Халыкара хайваннарны саклау көне уңаеннан, без район ветеринария оешмасына экскурсия ясарга булдык. Әлеге чарага 4нче урта мәктәп укучыларын чакырдык. Гомумән, алга таба барлык мәктәпләрне дә үзәк оештыра торган чараларга җәлеп итәргә уйлыйбыз. Мәсәлән, беренче гимназия һәм 3нче урта мәктәп укучыларын Өлкәннәр көне уңаеннан — открыткалар, Укытучылар көне алдыннан видеоролик ясауга тарттык. Бүгенге экскурсия дә балаларга файдалы булыр дип ышанам», — диде Анна Караваева. 

«Форпост» үзәге укучылар өчен Кукмара районы ветеринария берләшмәсенә экскурсия оештырды

Өлкәннәр арасында эт-мәчеләргә битараф кешеләр булса да, балалар әлеге хайваннарны аеруча үз итә. Әмма ярату гына җитми, аларны дөрес итеп тәрбияли дә белергә кирәк. Район ветеринария хезмәткәрләре шушы көннәрдә әлеге хайваннарга котыру чиренә каршы вакцинация үткәрә. Әмма райондашларыбыз арасында моңа битараф караучылар да бар. Укучыларны каршы алганнан соң, район ветеринария җитәкчесе Рифат Кәримуллин да бу турыда искәртте. «Табиблар — кешене, ә ветеринария табиблары — кешелекне дәвалаучылар. Шуңа күрә авыру таралуга юл куймас өчен, профилактик чаралар вакытында башкарылырга тиеш», — дип билгеләп үтте.

«Форпост» үзәге укучылар өчен Кукмара районы ветеринария берләшмәсенә экскурсия оештырды

Кукмара ветеринария лабораториясе мөдире Диана Җамалтдинова һәм ветеринария табибы Гөлфия Әхмәтова укучыларга эт-мәчеләрнең токымнары турында сөйләделәр, котыру чиренең кешеләргә куркыныч булуы турында искәрттеләр.

«Котыру авыруы — дәвалап булмый, 99 процент очракта хайваннар һәм кеше үлеменә китерә торган куркыныч чир. Ул, гадәттә, авыру хайваннар (эт, мәче, төлке, күсе) тешләгәндә, тырнаганда аларның вируслы селәгәйләре аша күчә. Шуңа күрә прививканы вакытында ясарга кирәк. Бу — түләүсез хезмәт, вакцинация бушка үткәрелә. Песи, эт балаларына прививка өч айлык, аннан соң бер яшьлек вакытта ясала. Алга таба елга бер тапкыр башкарыла. Котыру чире эләккән вакытта хайванда ут, судан курку барлыкка килә, агрессивлана, гәүдәсе параличланырга мөмкин. Йорт хайваннары һәм үзегезнең сәламәтлегегезне кайгырту максатында, һичшиксез, вакцина ясатырга кирәк. Ә эт, мәче тешләгән, тырнаган вакытта иң элек район поликлиникасына мөрәҗәгать итү зарур. Хайван исә ветеринария участогына китерелә. Аңа шулай ук тиешле чаралар башкарыла», — дип сөйләде Гөлфия Әхмәтова.

Районда барлыгы 6556 песи, 3027 эткә, ә Кукмарада 1053 песи, 526 эткә котыру чиренә каршы вакцина ясалган. 

«Форпост» үзәге укучылар өчен Кукмара районы ветеринария берләшмәсенә экскурсия оештырды

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев