Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Диана Җамалтдинова: Күчмә кошлар кош гриппы таралу куркынычы тудыра

Кош гриппы – йорт һәм күчмә кошларның ашкайнату, сулыш юлын зарарлаучы, үлем куркынычы тудыручы кискен инфекцияле чир.

Су буенда аккошлар йөзә, кыр үрдәкләре тавышы ишетелә. Яз җитү белән әлеге күренешләр бигрәк тансык, матур булып тоела. Әмма кошлар туган якларына кайтырга да өлгерми, аларга ау сезоны ачыла. 

Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең район (районара) бүлеге җитәкчесе Рифат Кадыйровның сүзләренә караганда, 6 апрельдән кыргый үрдәкләргә ау сезоны ачылган. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Ә 20 апрельдән 29 апрельгә кадәр кыргый казларны ауларга ярый. 

«Табигатьне күзәтү үзе бер кызык. Мәсәлән, үткән ел аккошлар Зур Сәрдек янындагы бөядә иде, быел исә Сазтамак күленә килгәннәр. Үткән ел казлар районыбызга аз кайткан иде, быел да шулай булырга охшаган. Алар бары тик безнең район территориясеннән  көньяктан төньякка таба очып узалар. Казлар күбрәк Әтнә, Теләче районына төшә, чөнки анда тыюлыклар бар. Каз гына дисәк тә, алар менә шуны аңлыйлар. Безнең районда Кукмара һәм Лубян аучылык хуҗалыгы бар. Аучылар, сезон башлангач, аучылык хуҗалыкларыннан рөхсәт ала. Лицензиядә  аучыларга кирәкле барлык мәгълүмат языла, анда көнгә ничә кош атарга яраганлыгы күрсәтелә. Мәсәлән, ау сезоны вакытында  үрдәкне көнгә өчне, казны икене атарга рөхсәт ителә», – дип сөйли Рифат.

Рифат Кадыйров соңгы елларны аучыларның табигатькә карашлары яхшы якка үзгәрде, кыргый хайван, кош-кортны кыерсытмыйлар, теләсә ничек ау оештырмыйлар, ди.

«Районда лицензияле 500гә якын аучы бар, әмма бүгенге көндә күбесе ауга йөрми. Аларны еш тикшерәбез, әмма тәртип бозучылар бик сирәк очрый. Булганнары да йә жилет кимәгән, йә путевкасы вакытында язылмаган. Бәлки штрафларының зурлыгы да тәэсир итәдер. Шунысы да бар: ике тапкыр беркетмә төзелсә, ау мылтыгы алына. Штрафлар да шактый саллы: 500 сумнан алып 500 мең сумга хәтле җитәргә мөмкин», – диде ул. 

Шулай ук киек кошлар кош гриппы кебек инфекцияле чирләрне дә таратучы булып торалар. Ризык эзләп су буена тукталган күчмә кошлар үзләреннән соң вирус калдыралар, ул туфракта һәм суда озак саклана. Ә бу территориядә йөргән йорт кошларының чир эләктереп кайтуы ихтимал. Күзәтчелек оешмасы аны кисәтү буенча да эш алып бара.

«Безнең районда кошчылык белән шөгыльләнүче фабрикалар бар, шәхси хуҗалыклар да кош-корт асрарга ярата. Шуңа күрә аларда, авыру булдырмау максатыннан, төрле чаралар күрелә. Бу эштә аучылык хуҗалыклары, район ветеринария берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Моның өчен кыргый кошларны аулап, ветеринария берләшмәсенең лабораториясенә алып барабыз», – диде Рифат Ринат улы. 
 

Диана Җамалтдинова, район ветеринария лабораториясе мөдире:

Яз айларында күчмә кошлар кайту күңелле күренеш булса да, нәкъ шул чорда кош гриппы таралу куркынычы да арта. Кош гриппы  – йорт һәм күчмә кошларның ашкайнату, сулыш юлын зарарлаучы, үлем куркынычы тудыручы кискен инфекцияле чир. Ел башында Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан синантроп һәм йөзә торган кыргый кошларны тикшерү өчен план куела. Мәсәлән, быелгы план нигезендә без 120 проба синантроп, 30 проба йөзә торган кыргый кошларны тикшерергә тиеш. Моның өчен аучылар кош гәүдәләрен лабораториягә алып киләләр, һәм без биологик материалны Казанга җибәрәбез. Бүгенге көндә 50 проба алынды. Хәзерге вакытта районда хәл тотрыклы.

Фото: Ризилә Корбанова, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев