Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел Кукмара районында бәрәңге мәйданнарын арттырырга җыеналар

Соңгы елларны районда бәрәңге басулары шактый кимеде, икенче икмәк игү белән шөгыльләнгән эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә яшелчәчелекне туктатты.

Быел кибет, базарлардагы товар бәяләреннән башлар әйләнә. Болайрак барса, печән чәчеп куйган ян бакчаларны яңадан эшкәртеп, яшелчә,  бәрәңге игәргә туры килмәгәе. Ит кыздыру, ял итү урынына әверелгән дачалар да үзенең беренчел функциясенә әйләнеп кайтырга мөмкин.

Соңгы елларны районда бәрәңге басулары шактый кимеде, икенче икмәк игү белән шөгыльләнгән эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә яшелчәчелекне туктатты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасовның сүзләренә караганда, бу, беренчедән, бәрәңгегә бәя булмау белән бәйле, икенчедән, аны чит илдән кергән продукция кысрыклап чыгарды. Узган ел эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән районда бары тик «Урал», «Рассвет» хуҗалыклары гына бәрәңге үстерү белән шөгыльләнде, шулай ук Кукмара аграр көллияте, «Кукмор-Логистик» җәмгыятьләре 20-30ар гектарда икенче икмәк икте.

Быел  «Урал»  белән «Рассвет» хуҗалыгында бәрәңгене 110 гектарга утыртырга планлаштыралар. Хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, ул былтыргыдан 20 гектарга күбрәк булачак. 

«Утырту материалы җитә, аны узган елгы уңыштан калдырдык, ашламалар да әзерләп куйдык. Көннәр бераз җылытып, төнгә катырмый башлагач, орлыкны җылы сарайларга чыгарып яровойлаштырачакбыз. Башлыча без “Гала” сортына өстенлек бирәбез, чөнки халыкта аңа сорау зур, әйбәт сатыла.  Ул - сары эчле, шома бәрәңге. Ике елга бер тапкыр орлык яңарту өчен, бишәр гектарга аның яңа репродукциясен утыртабыз. Башка төрле сортлар белән дә эшләп караган булды, әмма шушы “Гала” сортыннан да кулайрагын тапмадык. Үткән ел бер килограмм бәрәңгенең үзкыйммәте 6 сумнан чыкты», - дип сөйләде агроном. 

Халык күбесенчә икенче икмәкне көздән хәстәрләп куя, кыш, яз айларында да сораучылар бар икән. Ураллылар аны күпләп саталар, 20шәр тонналы зур машиналар килеп, Киров, Мәскәү, Свердловск якларына кадәр алып китә. Ике атнага бер тапкыр Казанда үткәрелә торган ярминкәләрдә дә катнашалар, анда икенче икмәкнең килограммын 35 сумнан саталар. Ә вак бәрәңгене кыш буе ферма малларына ашаттык, диделәр. Соңгы вакытта шәхси хуҗалыклар да сорый башлаган, кош-корт сезоны җитә бит, шуңа әзерләнүләредер.

«Бәрәңгене подвалларда саклыйбыз. Үзебезнең бәрәңге сортлау агрегаты бар. Аның ярдәмендә эрегә, вакка аерабыз, балчыгы да коела. Шулай ук эшче куллардан башка да булмый: ел саен унбишләп хатын-кыз җәлеп ителә. Аларга биредә кыш буена эш җитәрлек, ә аннан соң ферма, амбар алдындагы төрле хезмәтләрдә катнашалар», - диде Рамил Хәбибрахманов. 

Фотода: «Урал» хуҗалыгының склад мөдире Нургали Гарәпшин

Кукмара аграр көллиятенең 380 гектар сөрүлек җирләре бар, үткән ел шуның 20 гектарында бәрәңге иккәннәр. Һәр гектардан 28-30 тонна уңыш җыеп алганнар. Быел исә икенче икмәкнең мәйданын 30-35 гектарга җиткерергә планлаштыралар. 

«Без “Гала”, “Колетте” сортларын үстерәбез. Ел саен утырту материалын әлеге сортларның яңа репродукцияләре белән яңартабыз. Бәрәңгегә сорау бар, соңгы бер-ике атнада тагын да артты. Бәясе дә әйбәт, көз көнендә үк бер килограммы 20 сумнан артып киткән иде, хәзер 35-38 сумнан сатабыз», - диде Кукмара аграр көллиятенең агрономы Алмаз Шиһапов.

«Кукмор-Логистик» җәмгыятенең 198 гектар сөрүлек җирләре бар, быел шуның 70 гектарында - бәрәңге, җиде гектарында - кәбестә, тагын бишәр гектар мәйданда кишер, чөгендер, пекин кәбестәсе үстерергә планлаштыралар. 

«Безнең яшелчә саклау складлары бар, бу зур мөмкинлекләр бирә, продукция җитештерүне арттыра алабыз. Бүгенге көндә үзебез үстергән яшелчәләр сатылып бетте, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән сатып алып, чистартып, фасовкалап, эре сәүдә нокталарына сатуга чыгарабыз», - диделәр җәмгыятьтә.

Район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясендә барлыгы 106 фермер теркәлгән. Шуның егермесе яшелчәчелек белән шөгыльләнсә, калганнары игенчелек һәм терлекчелек тармагын сайлаган. 

«Крестьян-фермер хуҗалыклары сөрүлек җирләренең 67 гектарында – бәрәңге, якынча 120 гектарында башка төр яшелчәләр үстерәләр. Алар арасында кәбестә - 27,8, кишер – 12,5, вак суган – 7,3, чөгендер – 6,3 гектар... Үткән ел әлеге мәйданнардан  барлыгы 1260 тонна продукция җыеп алынган. Шуның 873 тоннасы – икенче икмәк. Соңгы вакытта яшелчәләргә сорау зур, быел аларны сату бәясе дә шактый артты. Шуңа күрә күп кенә фермер хуҗалыклары яшелчә җирләрен арттырырга исәплиләр», - диде район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Таһир Бариев.

Шулай ук Таһир Бариев районда яшелчә саклау урыннарының кирәклеген билгеләп үтте. Әгәр продукцияне язга кадәр сыйфатлы итеп саклый алсак, җитештерүне тагын да арттырырга булыр иде, диде ул. 

Зур Сәрдек җирлегендә элек-электән халык яшелчәчелек, игенчелек белән көн күрә, күпләп мал тота. Зур Сәрдек авылыннан Рүзәл Йосыпов, менә ничә еллар инде әтисе Җәүдәт абыйның эшен дәвам итеп, суган үстерү белән шөгыльләнә. Үткән ел аларның эре һәм вак суган мәйданнары 8 гектарны тәшкил иткән. Быел аны 5-10 процентка арттырырга җыеналар. Суганга сорау былтыргыга караганда кимрәк, чөнки бәясе кыйммәтрәк бит, диде ул. Хәзерге вакытта вак суганның бер килограммын - 100-200, ә эре суганны 15-25 сумга саталар. 

«Бүгенге көндә язга әзерлек эшләре бара: техникаларны, җиһазларны карыйбыз, төзәтәбез. Чәчүлек материал әзерләдек. Орлыкларны чит һәм үзебезнең илнекен кулланабыз, аның килограммы 4 мең сум тора. Орлыкның тишелешен, сыйфатын алдан тикшерәбез. Шуңа карап, тиешле параметрларны куеп чәчәбез. Әле минераль ашламаларны кайгыртасыбыз бар. Аның бәясе үткән ел ук ике тапкырга арткан иде. Яшелчәләрне утырту гына түгел бит, аны исән-сау үстерәсе, җыеп та аласы бар. Тырышып куйган хезмәтнең нәтиҗәсен күрергә язсын», - диде Рүзәл.

Илдар ГАББАСОВ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы:

Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тыш, барлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә яшелчә мәйданнарын үткән елгыдан арттырган очракта бер гектарга  40 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган, әгәр яшелчә мәйданнарын үткән елгы белән бер дәрәҗәдә саклап калалар икән, субсидия күләме һәр гектары өчен 25 мең сумны тәшкил итә. Ярдәмнең шарты буенча бәрәңге белән бөртеклеләрнең орлыклары безнең табигать шартларына яраклаштырылган, ягъни «районированный» булырга тиеш. Әмма алдагы еллардан аермалы буларак, бу таләп башка төр яшелчәләргә кагылмый. Тагын шунысын искәртеп үтәргә кирәк: барлык чәчүлек материалның да «Россельхозцентр» тарафыннан тикшерелүе шарт.

Сиринә ВӘЛИЕВА, Мәчкәрә мәктәбе директоры:

Мәктәпнең ян бакчасы бик зур. Анда үзебезгә җитәрлек барлык төр яшелчәләрне дә утыртабыз. Аеруча вак суган үстерү белән шөгыльләнәбез. Аны сатып, акчасын мәктәп кирәк-яраклары алу өчен кулланабыз. Вак суганга орлыкны шулай ук үзебез әзерлибез. Быел бәрәңге мәйданнарын да арттырырга планлаштырабыз. Шуңа күрә үткән ел җыеп алган уңышны сатмадык, базга саклауга куйдык. Моның өчен элек күпьеллык үлән үскән җирләрне эшкәртергә кирәк.  

Нәзехәт ГАЛИМУЛЛИНА, Салтык-Ерыклы:

Аллага шөкер, ике зур бакчабыз бар. Аларның яртысында күпьеллык үләннәр үсә, калган өлешенә бәрәңге һәм башка яшелчәләр утыртабыз. Үткән ел уңыш бик әйбәт булды, үзебезгә ашарга да, терлекләргә бирергә дә җитте, орлыкка да әзерләп куйдык. Миңа җитмеш яшь тула, тормыш иптәшем белән өч балага гомер бирдек, аларны үстергәндә дүртешәр бакча икенче икмәк иккән чаклар бар иде. Хәзер олыгаеп барабыз шул инде, балалар Казанга китеп урнашты, соңгы вакытта малларны да киметтек,  булганы җитә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев