Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачны уздык, инде чигенмәскә...

Хуҗалыкларның эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылучы семинар-киңәшмәләрнең чираттагысы "Тукай" агрофирмасында булды. Ул терлекләрне кышлату чоры барышы нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. "Әлеге очрашу киңәшмә кебек кенә түгел, ә уку, өйрәнү формасында булып, һәркем үзенә файдалы мәгълүмат тупласын иде", - диде район башлыгы Сергей Димитриев. -Елны яхшы...

Хуҗалыкларның эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылучы семинар-киңәшмәләрнең чираттагысы "Тукай" агрофирмасында булды. Ул терлекләрне кышлату чоры барышы нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. "Әлеге очрашу киңәшмә кебек кенә түгел, ә уку, өйрәнү формасында булып, һәркем үзенә файдалы мәгълүмат тупласын иде", - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

-Елны яхшы күрсәткечләр белән башлап җибәрдек. Февраль аенда тулаем җитештерелгән сөт күләме буенча без Балтач районын узып китеп, республикада лидер була алдык. Бүгенге көндә хуҗалыкларда көнлек тулаем савым 173 тонна тәшкил итә. Алгы сызыкка чыккач, кире чигенергә ярамый. Хуҗалыкларда күрсәткечләр гел үсеш ягында булырга тиеш. Моның өчен авыл хуҗалыгында бер өлкәне дә аксатмаска, әйтик, бүгеннән үк чәчү культураларын барларга кирәк. Сыйфатлы орлык ул - киләчәктә малларга терлек азыгы дигән сүз, - дип сүзен дәвам итте район башлыгы.

Терлекчелектәге уңышларның төп өлеше алдынгы хуҗалыкларга туры килә, әлбәттә, әмма үткән елның октябрь аенда көнгә тулаем 6500 килограмм сөт савып, бүген әлеге санны 11500 килограммга җиткерә алган "Тукай" агрофирмасының хезмәтен дә билгеләп үтми ярамас.

"Тукай" агрофирмасындагы үзгәрешләр саннарда гына түгел, фермаларның торышында да чагыла. Мал тораклары чиста, тирес чыгарылган, тәрәзәләр ачып җилләтелә, яхшы микроклимат тудырылган. Яшь булса да, агрофирманың башкаручы директоры Раил Галимуллинның җитди, җаваплы булуы, хезмәтне оештыра алуы хуҗалыкны яңадан "уятып" җибәргән.

-Иң элек эшне сменалы итеп үзгәрттек, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин белән берлектә терлекләрне ашату технологиясен булдырдык, сөттән ташлатылган һәм савым сыерларны аерым группаларга аердык. Бу, беренчедән, азык запасын экономияләү булса, икенче яктан, бозауларның сакланышына да йогынты ясый. Мәсәлән, үткән ел гыйнвар аенда 110 бозау алынган булса, быел 233 баш бозау бар, - дип, эш тәҗрибәләре белән уртаклашты Раил Галимуллин.

Фермалар төзү буенча да саллы эш башкарганнар. Ташлы-Елга авылындагы комплекста малларны салкын ысул белән асрау өчен торак булдырганнар, анда бер яшьтән зуррак таналар асрала. Югары Шөндә дә шундый ук абзар ай ярым эчендә төзелеп, декабрьдә анда мал кертелгән. 200 терлеккә исәпләнгән әлеге абзарны төзү 1 миллион 459 мең сумга төште, диделәр. Кайчандыр ташландык хәлдә булган биналарда да бүген эш гөрли. Югары Өскебаштагы элеккеге печән склады төзекләндерелеп, менә дигән абзар эшләнгән. Бүгенге көндә анда бәйләүсез җитмеш тана асрала.

Бозау абзарларына да реконструкция ясалган, стеналары ап-ак итеп агартылып, үлчәү куелган, бозаулар турында мәгълүмат язып эленгән. Әле алай гына да түгел, нарат ботаклары, кызыл шарлар да элеп куйганнар. Монысы күз тимәсен өчендер, дип уйлаган идек, чыннан да шулай икән. "Артыш белән кызыл тасмалар да эләбез әле", - дип елмайды башкаручы директор. Бер караганда, гади генә әйберләр бит, ә күпме уңай тойгылар калдыра. Семинарда катнашучылар да, курчак өенә кергәндәй буласың, диештеләр.

Тукайлыларның барлыгы 3300 мөгезле эре терлеге бар, шуның 900е -савым сыерлар. Әле Салтык-Ерыклы һәм Кәркәүчтә 200әр баш үгезләр дә тоталар икән. Мәсәлән, аларның бүгенге көндә дүрт центнердан авыррак егерме үгезләре бар. Бу резервтагы өстәмә табыш чыганагы булып тора. Башкалар кебек чыгымнарны сыерлар хисабына капламыйлар. Сыер үстерү өчен өч ел вакыт кирәк, ди бит белгечләр.

-Биредә халык тырыш, тыңлаучан, хезмәтләрен намус белән башкаралар. Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, әмма нинди генә очрак булмасын, һәрбер хезмәткәр белән аңлашып, тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Барлык түләүләрне дә вакытында күчерәбез, хезмәт хакларын да бирәбез. Бүгенге көндә декабрь ае өчен тулысынча исәп-хисап ясалган, - диде агрофирма җитәкчесе.

Район башлыгы юкка гына һәр киңәшмәдә җитәкчеләргә хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә булырга өндәми: ныклы, ышанычлы команда белән генә уңышларга ирешергә була. Бозаулар караучы Роза апа Нәгыймова да эшеннән канәгать булуын белдерде:

-Фермада утыз өч ел эшлим инде, - диде ул. - Абзарлар яңа, чиста, җылы. Әлеге бүлектә 96 баш терлек, шуны ике кеше карыйбыз. Эш сменалы оештырылган, иртәнге сәгать биштән уникегә кадәр һәм уникедән кичке сәгать алтыга кадәр фермада булабыз. Хезмәт хаклары да вакытында, артымга карап түләнә.

Өч бүлекчәне берләштергән "Тукай" агрофирмасындагы фермаларның күплегенә, эш күләменең зурлыгына хәйран калып кайттым. Раил Галимуллин эшен яхшы күрсәткечләр белән башлап җибәргән икән, аңа дилбегәне кулдан ычкындырмый ныграк тотарга кирәк. Биредә кулланылмаган резервлар күп әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев