Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылларда печән өсте: «Восток» җәмгыяте пай җирләре һәм хезмәт көннәре өчен халыкка печән биргән

«Восток» җәмгыятенең күпьеллык үлән басулары 1050 гектарны тәшкил итә.

Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мал асрап көн күрүче шәхси хуҗалыклар өчен җаваплы чор — терлек азыгы хәзерләү башланып китте. Әледән-әле юлларда төргәк-төргәк печән төягән машина-тракторлар очрый. Узган атнада без Ядегәр авыл җирлегендә булып кайттык. 

Бу көнне «Восток» җәмгыяте пай җирләре һәм хезмәт көннәре өчен халыкка печән биргән иде. Шуңа күрә бар халык күпьеллык үлән — люцерна басуында. Кемдер тырмалый, кемдер пресслый, икенчеләре арбага төйи. Печән өсте — туганнарны, дус-ишләрне берләштерә торган күмәк хезмәт вакыты да. Әнә биредә дә якыннарына булышырга килгән башка авыл кешеләре шактый. 

Һава торышы мөмкинлек биргәндә, терлек азыгын алып кайтып урнаштырырга кирәк. Шуңа күрә хуҗалык та авыл халкының хәленә керә, тиз арада башкарып чыксын өчен, эшчеләренә өч көн вакыт бирә. 

«Восток» җәмгыятенең күпьеллык үлән басулары 1050 гектарны тәшкил итә. Шуның 200 гектарга якыны орлыкка калдырыла. Күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан 5 мең тонна сенаж салып куярга өлгергәннәр. Ә яшь малларга 140 төргәк печән хәзерләгәннәр. Бу эш әле алга таба да дәвам итәчәк. Шәхси хуҗалыкларда печән өсте тәмамланганнан соң, 500 гектар берьеллык үләннәрдән сенаж салуга керешәчәкләр. Шәхси хуҗалыкларга ярдәмгә «Восток» җәмгыятенең техникалары да басуга чыккан. 

— Бер пай җиренә сигез сутый исәбеннән печән җире бирелә, ә хезмәт көне өчен алучыларның исемлеген бухгалтериядән тапшырдылар. Барлыгы 66 гектар җир бүленде. Башка елны бу сан зуррак була, бер-ике ел элек кенә дә 120-140 гектарны тәшкил итә иде. Соңгы елларны хуҗалыкта монокорм цехы эшли. Пай хуҗаларына аннан сенаж-силос, монокорм алу мөмкинлеге булдырылды. Ул терлекләр өчен кирәкле рацион нигезендә җитештерелә. Шуңа күрә мал тотучылар печән урынына силоска өстенлек бирә, — дип аңлата «Восток» җәмгыяте бригадиры Расыйм абый Нуриев. — Кешегә бер һава торышын да ошатып булмый, әмма бу эсселәр печәнгә килеште. Исән-сау бер-ике көндә алып кайтып бетерә алсалар бик яхшы.

Түбән Шәмәрдән авылыннан Равил Рәхимҗановка ике пай җире өчен печән бирелгән. Ул үзе дә башта хуҗалыкта механизатор булып хезмәт куйган, аннан китеп, төрле җирләрдә эшләгән.

— Аллага шөкер, сәламәтлек барында маллар асрап гомер итәбез, сыер, үгез, бозау асрыйбыз. Пай җирләребез «Восток» хуҗалыгында, печәнен дә, ашлыгын да бирә. Печәнне пресслап алып кайтачакбыз, алай күпкә уңайлырак. Без бит инде авыл балалары, шуңа күрә эштән зарланмыйбыз, авыр түгел. Каенэнекәш, оныклар булыша, үзебезнең көч барында кеше ялламыйбыз. Печәне әйбәт, без бик канәгать, — диде Равил абый. 

Ядегәрдән Гомәр абый Нигъмәтуллинны да басуда очраттык, хатыны, туганнары белән печән әйләндергән вакыты иде.

— Күңелле басуда. Без бүген пай җире һәм хатынымның хезмәт көне өчен печән алдык. Язның бер көне генә түгел, җәйнең бер көне дә ел туйдыра, Аллага шөкер, малларга азык була. Сыерлы өй — сыйлы өй, диләр, шуңа күрә тырышабыз. Малыбыз күп түгел, бер сыер, ике бозавыбыз бар. 107 сутый печән җире бирделәр. Печәне бик шәп, үзең ашарлык, кышка шушы җитәр дип уйлыйбыз, — дип елмая җор телле Гомәр абый. — Печәнне кичә бер тапкыр әйләндергән идек, бүген тагын бер кузгалтып алсак прессларга була. Балдыз, каенэнекәш ярдәм итә, баҗай да монда иде. Әле тагын киләбез дип торучылар бар. Туганнардан башка гына бу эшләрне башкарып чыга торган түгел, ашаганда да, эшләгәндә дә бергә без. Техника белән хуҗалык булыша, рәхмәт җитәкчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев