Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә урак өсте

Бу атна башында без «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә булып, урак барышы белән танышып кайттык.

Районыбызда үткән атнада урып-җыю кампаниясе башланып китте. Әледән-әле күк йөзен томалаган куе болытлар гына кырчыларга күкрәк киереп эшләргә мөмкинлек бирми. Бу атна башында без «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә булып, урак барышы белән танышып кайттык. 
Хуҗалыкның баш агрономы Зөлфәт Сәйфетдиновның сүзләренә караганда, бүгенге көндә кырда җиде комбайн арыш, бодай суга, биш КамАЗ машинасы прицеп белән уңышны амбарга ташый. Ә ындыр табагында ике ашлык киптерү җайланмасы бөртекләрне тиешле дәрәҗәгә китереп тора. 

— Уракка үткән атнаның җомгасында төштек. Барлык басулар да тигез өлгерми, юешрәк җирләр дә бар. Үткән ел да кырга шушы тирәдә, бер-ике көн генә иртәрәк чыккан булганбыз. Көзге культуралардан 1 мең гектарда арыш белән бодай иктек. Аннан тыш, 1 мең 800 гектарда арпа һәм башка бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Хәзерге вакытта бер гектардан уртача 30-35 центнер уңыш чыга. Әле эш башланды гына бит, төрле басулар бар, фаразларга иртәрәк. Уҗымнар көздән начар калган иде, шуңа күрә елына карата бу уңыш начар түгел дип уйлыйм. Ә менә сабан культураларыннан күбрәкне өмет итәбез, — диде ул. — Бөртекләрне җыеп алганнан соң, артыннан ук саламын ике агрегат белән пресслап, ферма каршына ташып куябыз. Анысына дүрт трактор билгеләнде. Әлегә өлгерәләр. Ә җирне эшкәртеп барырга исәплибез. К-700 тракторлары берьеллык үлән басуларын эшкәртә, көзге чәчүгә җир әзерли, аннан соң бирегә киләчәкләр. Уҗым культураларыннан арыш белән бодайны 1 мең гектарда чәчәргә планлаштырабыз.

 

Берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән 15 мең тонна тирәсе сенаж салынды дип сөйләде агроном. Шулай ук пай җирләре хуҗаларына һәм хезмәт көннәре өчен дә эшчеләргә печән өләшкәннәр. Алга таба салам һәм ашлык биреләчәк. 
Игенчеләрнең эш сәгате иртәнге сәгать алтынчы яртыда башлана. Уракка керешкәнче комбайнчылар техникаларын бер кат карап, майлап, чистартып ала. Шулай итеп, беренче чык төшкәнче, басудан кайтып кермиләр. Шулай ук кырчыларны ике тапкыр кайнар ризык белән сыйлау да каралган. 

— Комбайнчылар барысы да — тәҗрибәле, еллар белән сыналган кешеләр. Хуҗалыкларда эшче кулларга кытлык бар инде ул, әмма бер урып-җыюда катнашкан игенченең алдагы елны да күңеле түзми, кырга ашкына, — ди агроном.

Чыннан да, әнә Әсән-Елга авылыннан Таһир абый Дәүлиев 34 ел инде урып-җыю кампаниясендә катнаша. Армиядән кайткач, берничә ел читтә эшләп алган да калган гомерен «Әсәнбаш-Агро» хуҗалыгында хезмәт куя. Пенсия яшен берничә ел элек үтеп киткән ул. «Инде бүтән уракка чыкмыйм, җитәр, димен, әмма басуларда игеннәр өлгерә башлагач, күңел кырга тартыла. Билгеле, хезмәт хакы да мөһим, аннан башка тормышны күз алдына китереп булмый, тик бар әйберне акчага гына бәйләргә ярамый», — диде комбайнчы.

— Бу «Полесье» комбайнында сигезенче сезон эшлим. Техника ватылмыйча тормый, төрле вакыты була, үзебез карап төзәтәбез. Иң беренче иярләгән кыр корабым «Колос» дигән иде, аннан "Нива«лар булды. Хәзерге комбайнымны алар белән чагыштыра торган түгел, чит ил техникасы кебек, кондиционеры, миче бар, тузан керми, бармактан идарә ителә, җир белән күк аермасы. Шундый яхшы техникалар белән игенчеләрнең эш шартлары да күпкә җиңел. Элек кырдан тузанга батып кайта идек, хәзер киемнәр чиста. Мин әлеге кыр корабын яхшы «Жигули» белән чагыштырыр идем. Хәзер комбайнда ярдәмчесез эшләргә, диләр, әмма бу зур техникада ике кеше бергә уңайлырак һәм ышанычлырак булыр иде дип уйлыйм, — диде игенче. — Тулаем алганда, уңыш начар булырга охшамаган. Уракка төштек кенә, бу беренче басу бит. Һава торышы уңай булып, техникалар ватылмыйча, игеннәрне исән-имин җыеп алырга язсын.

Пычак авылыннан Рәкыя апа Җиһаншинаны ындыр табагында очраттык. «Биредә ничә ел эшлисез?» — дип сорагач, «Әйтергә куркам», — дип җавап бирде. Ул бар гомерен әлеге хуҗалыкка багышлаган, башта 10-15 ел Пычакта ферма мөдире булып торган, шуннан соң ындыр табагы мөдире итеп билгеләнгән. Аның гомуми хезмәт стажы 45 елга җыела. «70 яшь бит инде миңа», — дип елмая ул. 

— Урак өстен көтеп алабыз. Аңа кадәр алты складны юып, агартып әзерләп куябыз. Урак вакытында иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать тугызга кадәр эшлибез. Ике сменада дүртешәр кеше хезмәт куя. Алар арасында мәктәп укучылары да бар. Ашлыкны кабул итәбез, үлчибез, киптереп, складларга урнаштырабыз. Ике ашлык киптерү җайланмасы бар. Анда икешәр машина ашлыкны ташып тора. Әлегә кадәр арыш — 18, бодай 20 процент дымлылык белән кайтты. Яңгырлар ява бит. Комбайннар заманча, яхшы хәзер, элеккеге кебек түгел, механизаторлар карап-чистартып торсалар, ашлык та чиста, әйбәт кайта, — диде мөдир. — Директорыбыз Рафис Рамил улы да, агрономыбыз да — бик җайлы кешеләр, килешеп эшлибез. Иртән иртүк, нәрәттән соң килеп, көндәлек эш тәртибе белән таныштыралар, алдан кисәтеп куялар.

Рәкыя апа мәктәп укучыларын да мактап кына телгә алды. Самат Җәләлиев — 3нче урта, Ислам Сабиров — Пычак мәктәбендә, Кәрим Кәшәпов күппрофильле лицейда 8-9 сыйныфларда белем алалар. Аларның биредә беренче ел гына эшләүләре түгел. Хезмәттән зарланмадылар, ошый, диделәр. «Элек әтиләре белән эшләдем, хәзер менә балаларын өйрәтәм. Алар белән эшләү үзе бер күңелле», — ди Рәкыя апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев