Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Югары Чура авылында яшәүче Герасимовларның сигез савым сыерлары бар

Авыл кешесенең тормышын мал-туарсыз күз алдына китерүе кыен. Иртәнге сәгать дүрттә-биштә йокыдан торып, караңгы тәмам төшеп җиткәч кенә абзар-кура, бакча тирәсендәге барлык эшләрне төгәлләп өйгә керү каннарына сеңгән аларның. Соңгы елларда күп кенә шәхси хуҗалыкларда сыер малларының санын ике-өч, хәтта бишкә кадәр җиткерделәр. Ә менә Югары Чура авылында яшәүче Ольга...

Авыл кешесенең тормышын мал-туарсыз күз алдына китерүе кыен. Иртәнге сәгать дүрттә-биштә йокыдан торып, караңгы тәмам төшеп җиткәч кенә абзар-кура, бакча тирәсендәге барлык эшләрне төгәлләп өйгә керү каннарына сеңгән аларның. Соңгы елларда күп кенә шәхси хуҗалыкларда сыер малларының санын ике-өч, хәтта бишкә кадәр җиткерделәр. Ә менә Югары Чура авылында яшәүче Ольга һәм Петр Герасимовларның исә сигез савым сыерлары бар. Ике тана, ике үгез, дүрт бозау, йөзләгән тавык-чебеш, үрдәкләрне дә кушсаң, үзе бер шактый зур ферма.

Сыерлы кеше - сыйлы кеше

Борынгылар әлеге гыйбарәне белми әйтмәгән, билгеле. Ольга ханым Герасимова да әнә шул фикердә.

-Элек-электән абзарында сыеры булган кеше сөт-майдан, каймактан өзелмәгән, тамагы тук булган. Хәзер дә шулай. Үзеңнән артканын сатып бераз акча да эшлисең әле, - ди ул. - Мин сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, фермага сыер саварга эшкә кергән идем, 36 елдан артык хезмәт куйганнан соң, лаеклы ялга чыктым. Кечкенәдән терлекләр арасында кайнашып, әти-әнигә булышып, эшләп үскәнгәдерме, авыр хезмәттән бер дә курыкмадым. Мал-туар асрауның мәшәкате аз түгел, билгеле, әмма сау-сәламәт булганда, бар эшне гаилә белән бергәләп башкарганда, бер авырлыгы да юк. Быел өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар өчен бирелә торган 200 мең сум күләмендә субсидия алган идек. Каралты-кура төзүдә әлеге акчаларның файдасы бик зур булды.

Көн саен иртәнге сәгать дүрттә торып сөтлебикәләре янына ашыга Ольга апа. Сыерларны аппарат белән сауганлыктан, ярты сәгатьтә эше бетә икән аның.

-Терлекчелек - авыл кешесе өчен акча эшләүнең дә бердәнбер ысулы булып тора. Вахитов исемендәге хуҗалыктан килеп сөт җыючыга җәйге чорда көн саен 100әр литрга якын сөт тапшырдык. Акчасын үзвакытында биреп баралар. Сентябрь аенда исәп-хисапны 18 сумнан ясадылар. Ай саен 50 мең сумга якын акча кереп бару гаиләбез өчен шактый зур табыш. Әлеге акчаларның яртысы мал-туарларга азык сатып алырга тотыла, әмма тормышны алып бару өчен дә шактый кала, - ди хуҗабикә.

Балаларсыз булмый

Ольга апа белән Петр абый берсеннән-берсе уңган, тырыш өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уртанчы уллары Валерий - Кукмарада, иң кечесе - Владислав гаиләсе белән әти-әнисе янында яши. Яшьләр әле берничә ай элек кенә барысын да куандырып, ике кыз янына бер малай алып кайтканнар. Тик менә Югары Чурада төпләнеп, шулай ук бик күп терлек (сигез савым сыер, 4-5 үгез һәм бозаулар - авт.) асрап көн күргән өлкән уллары Виталийның гына гомере кыска булган. Быелның июль аенда, газиз кешеләрен хәсрәт утына салып, юл фаҗигасендә һәлак булган ул. "Бар тормышны, хуҗалыкны хәзер хатыны Вера алып бара. Оныкларның берсе - уналты, икенчесе ун яшьтә. Әниләренең төп ярдәмчеләре инде алар. Бик тырыш, акыллы иде улыбыз, гомере генә кыска булды шул", - дип өзгәләнә бичара әти-әни.

-Ярый әле, булышырга балалар бар, алардан башка без бу кадәр малны асрый алмаган булыр идек, - дип сүзгә кушыла 40 елга якын күмәк хуҗалыкта электрик булып эшләгән Петр абый. - Безнең гаиләдә һәр кешенең эше билгеле: кемдер сыер-таналарны көтүгә куа, бозауларны су буена алып төшеп арканлый, кемдер абзар-кураны җыештыра. Ике кыз быел каникул беткәнче бер көн дә калмый сыерларны көтүдән каршы алдылар. Җәй буена ике тапкыр балалар белән өчәр көн көтүгә чыктык.

-Мин - Поршур авылы кызы. Хуҗалыгыбызда 2-3 сыер асраган вакытлар да булды. Әни беренче сменага эшкә барганда, мәктәпкә киткәнче сыерларны үзебез сава идек. Авыл җирен яратам. Шуның өчен бирегә килен булып төшкәнемә бер дә үкенмим. Бергә-бергә эшләгәндә, күп итеп мал асрауның авырлыгын күрмим. Аннары тырышлыгыбыз үзебез өчен бит: йорт-җиребез, тормышыбыз бер дә шәһәрлеләрдән ким түгел, - ди төп йортта яшәүче киленнәре Надежда.

Терлекләргә кышка азык хәзерләүне дә бергәләп башкара Герасимовлар. Бу җәйдә үзләре 10лап трактор йөге печән һәм салам әзерләгәннәр, күмәк хуҗалыктан да түкләп биргәннәр, җитмәгәнен ел дәвамында фермерлардан сатып алалар икән.

Вакыт табабыз

Абзар тутырып терлек асраучының урман-кырларда җиләк җыеп йөрергә вакыты да, хәле дә калмыйдыр ул, дип уйлаган идем - ялгышканмын.

-Нинди җыймаган! Барысына да өлгерәбез. Иң мөһиме: теләк, - ди Ольга апа. - Каен, җир җиләкләреннән бик күп кайнатма-компотлар әзерләдек. Гөмбәгә барырга да җитештек. Өйдән бераз читтәрәк 30 сутыйдан артык җирдә бәрәңге дә игәбез әле. Ян бакчабызда да барлык төр яшелчә, җиләк-җимешләр ел саен мул уңыш бирә.

Җиләк-җимеш темасыннан бераз читләшеп булса да әйтим әле: Герасимовлар, башка кош-кортлар белән бергә үсәрләр дип, быел цесарка да алган булганнар. "Әллә ул кошны асрауның үз кагыйдәләре бар инде шунда: безнекеләр җәй буе һавада очып йөреп үзәккә үттеләр, алмагач ботагы, коймалардан төшмәделәр, - дип көлешәләр алар. - Артларыннан хәтта куып җитеп булмый иде. Аның каравы - ите бик тәмле һәм туклыклы".

Николай МИХАЙЛОВ, Югары Чура җирлеге башлыгы:

-Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары, дәүләт ярдәмнәренең авыл кешесе өчен файдасы бик зур. Бүгенге көндә Югары Чура авылында 120ләп сыер малы көтүгә чыга. Анатолий Алексеев, Петр Николаев, Юрий Михайлов, Вера Герасимова, Анатолий Ефремовларның да сыер маллары җидедән артык. Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар өчен бирелә торган 200 мең сум субсидияне быел авылда ике гаилә алды. 50 баштан артык тавык-чебеш, каз-үрдәк сатып алган 30лап гаиләгә дә тиздән субсидияләр кайтачак. Сыер малы һәм кәҗә асраучыларга исә өч һәм меңәр сум хөкүмәт ярдәме түләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев