“Восток Агро” җәмгыятендә хезмәт куючы Минзилә Касыймова һәм Люция Галимуллиналар: Яраткан эш ардырмый
Үткән атнада Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелде.
Үткән атнада Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелде. Билгеле, әлеге датаның мәгънәсе киң кырлы. Авыл хатын-кызлары тырышлыгы белән кибет киштәләрендә һәркөнне ит, сөт, икмәк, май һәм башка кирәкле продуктлар пәйда була. Әлеге дата, нинди һөнәр иясе булуларына карамастан, авыл җирендә эшләүче барлык хатын-кызларның хезмәтен бәяләү өчен бер сәбәп.
Шул уңайдан без “Восток Агро” җәмгыятендә хезмәт куючы тырыш ханымнар янында булып кайттык. Зур Сәрдектән сыер савучы Минзилә Касыймова һәм Купкадан бозау караучы Люция Галимуллинаны фермада эш вакытында очраттык.
Тумышы белән Югары Казаклар авылыннан булган Минзилә апа 18 яшеннән бирле сыер савучы булып хезмәт куя. “Эшемне бик яратам”, – ди ул.
– Әти-әнием дә гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйганнар. Әни – сарыклар, әтием атлар караган. Үзем исә мәктәпне тәмамлаганнан соң, пешекче һөнәрен үзләштердем, әмма бу юлдан китәсем килмәде, – диде ул, яшь вакытларын искә алып. – Иң элек Адай фермасына сыер саварга ферма мөдире Рәхимулла абый Әхмәдиев чакырып китерде. Хезмәттәшем Фәнүзә апа Минегалиева бик җайлы кеше булды. Алга таба Мәликә Зарипова, Раилә Сабирова, Минегөл Галләмовалар белән бер коллектив булып хезмәт куйдык. Ул вакытта эш күпкә авыррак иде: малларны абзарга куып кертәсе, бәйлисе, аппаратны күтәреп йөрисе. Аның чиләге бик тиз тула, бушатырга кирәк. Хәзер мегафермага кунакка кебек кенә барып кайтабыз.
Бүгенге көндә Минзилә апа Кара Елга авылыннан Земфира Гыйбадуллина белән бергә эшли. Бер савым вакытында алар икесе 610 сыер сава.
– Мегафермада эш сменалы оешкан. Беренче сменага иртәнге сәгать бишенче яртыга килеп, уникенче яртыда кайтабыз. Икенче сменада савымчылар уникенче яртыдан сигезенче яртыга кадәр фермада була, ә өченче сменада төнлә – сәгать кичке сигезенче яртыдан иртәнге сәгать бишенче яртыга кадәр эшләргә туры килә. Савым тәмамлангач, бөтен җирне юып, чистартып калдырабыз. Бу – минем яшь вакыттан бирле башкара торган хезмәт, шуңа күрә бер ияләнгәч авырлыгын тоймыйм. Коллективыбыз бик дус, җитәкчеләребез дә әйбәт. Хезмәт хаклары вакытында түләнә. Пай җирләре, хезмәт көннәре өчен ашлык, печән, салам алдык. Маллар асрап торгач, анысы да кирәк. Шәхси хуҗалыкта терлекләребез күп: ике сыер, үгезләребез бар. Авыл җирендә тормышны малсыз күз алдына китереп булмый. Эштән кайткач, бер утырып чәй эчәсең дә, барлык арыганнар онытыла, һәм абзардагы маллар янына чыгып китәсең, – дип сөйләде Минзилә апа.
Люция апаның һәр хәрәкәтеннән, бозауларны сыйпап, якын итеп эндәшүеннән аның мал җанлы кеше икәне күренеп тора. Үзе дә: “Кечкенә бозауларны яратам”, – ди. Аның Зур Сәрдек фермасында эшли башлаганына алты ел була. Биредә эш шулай ук сменалы оешкан, икешәр кеше хезмәт куя, ял иттерүчеләре дә бар.
– Без яңа туганнан алып биш айга кадәрге бозаулар карыйбыз. Беренче смена шулай ук иртәнге сәгать бишенче яртыда башлана. Иң элек олырак бозауларга сенаж, он салабыз, сулар агызабыз. Аннары кечкенәләр янына китәбез, шулай ук сенаж, печән, он бирәбез. Яңа туганнарына угыз сөте эчертәбез. Сөт китерәләр, аны ике сөт таксиена бүлеп, 45 градуска кадәр җылытабыз һәм “бәбәй” бозауларыбызга эчертәбез. Ә өч көннән соң авызларына он каптыра башлыйбыз, бер айдан сенаж, коры печән салабыз. Иртә белән эш бик күп, әмма хезмәтеңне яратып башкаргач, авырлыгы сизелми. Без башка тормышны күз алдына да китермибез, авылда яшәве ошый. Балалар янына шәһәргә барсам да, күңел өйгә, авылга тарта.
Люция апаның хезмәттәше Рәсимә апа Билалова да Купка авылыннан икән. “Без хезмәттәшләр генә түгел, ахирәтләр дә”, – ди алар.
– Җитәкчеләребез дә бик әйбәт, хәлебезне белешеп торалар, хөрмәт итәләр. Хезмәт хакларыннан да канәгать, эшләгәннең кадерен беләләр. Ашханәдә бик тәмле итеп ашаталар, фермага машина йөртә. Аллага шөкер, дибез. Алга таба да исән-сау, авырмыйча эшләргә язсын, еллар имин булсын, – диде Люция апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев