Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вахитов исемендәге хуҗалыкта бер гектардан уртача 48 центнер уңыш алганнар

Игенчеләр уңыштан канәгать.

Әле яңа гына авыл хуҗалыгы предприятиеләре уракка төшкән иде, инде күбесе, бу җаваплы эшне тәмамлап, ашлык складларын алтын бөртекләр белән тутырып куярга да өлгерде. Әмма игенчеләргә дилбегәне кулдан ычкындырырга иртәрәк әле: кукурузларны җыеп алырга, көзге чәчүне башкарырга, игеннәрдән бушап калган мәйданнарны эшкәртеп калдырырга кирәк. 

Вахитов исемендәге хуҗалыкта бер гектардан уртача 48 центнер уңыш алганнар

Вахитов исемендәге хуҗалыкта әлеге эшләрнең барысы да оешкан төстә бара. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Кашафетдинов белән басуларны әйләнеп, игенчеләрнең хәлләрен белештек. 

«Бүгенге көндә урып-җыю соңгы гектарларда башкарыла. Шушы арада төгәлләргә исәплибез. Басуда ун комбайн эшли. Аллага шөкер, алар уракның буеннан-буена сынатмады. Ел үзенчәлекле килүгә карамастан, уңыш та начар түгел, бер гектардан уртача 48 центнер ашлык чыкты. Амбарларны тутырып куйдык», — диде Радик Кашафетдинов.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта бер гектардан уртача 48 центнер уңыш алганнар

Хәзерге вакытта хуҗалыкта ун агрегат җир эшкәртә дип сөйләде агроном. Алар көнгә 200-220 гектар мәйдан узалар. 

«Моннан тыш, көзге чәчү дә оешкан төстә бара. Ул барлыгы 900 гектар җирдә башкарылачак. Уҗым культураларыннан арыш, бодай, тритикале чәчәбез. Соңгысы — азыкка, аны иртә яздан сенажга салачакбыз. Чәчүгә бер комплекс билгеләнде, ул көнгә уртача 80 гектар эш башкара. Әгәр һава торышы уңай торса, чәчүне сентябрьнең бишләренә тәмамларбыз дип уйлыйбыз», — диде агроном. 

Механизаторлар белән дә аралаштык, кәефләре яхшы. Хезмәт хаклары әйбәт, вакытында алабыз, диделәр. Кырчыларны көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар, бер ашауның бәясе әле дә 5 сум икән. Аңа беренче, икенче аш, салат, чәй, күмәч кергән.

Ни өчен әле дә, дисезме? Чөнки моннан берничә ел элек бу хакны ишетеп шаккаткан идек. Инде аннан соң базарда бәяләр берничә тапкыр «сикерде», ә вахитлеләргә ул кагылмаган. 
К-700 тракторына чәчү комплексы таккан, Югары Чура авылыннан Руслан Филиппов тузаннар туздырып килеп туктады.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта бер гектардан уртача 48 центнер уңыш алганнар

Механизатор Руслан Филиппов

«Элеккеге агрономнар юкка гына көзен чәчсәң — көлгә чәч, димәгәннәрдер», — диде ул, елмаеп. 

Руслан Янилдәге көллияттә белем алган, аны тәмамлаганнан соң, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан, шуннан бирле хуҗалыкта хезмәт куя. 

«Башта МТЗ-82гә утырдым, әти белән бергә кукуруз чәчтем. Аннары шушы куәтле техниканы ышанып тапшырдылар, „Крона“ азык җыю комбайным да бар. Күп минем техникалар... Яңа техникалар яхшы инде, бөтен уңайлыклар булдырылган. Үзләре биек, хәзер өстән генә карап йөрим, әле тәбәнәк җиңел машинага утыргач сәерсенеп куям», — диде механизатор.

Хуҗалыкның кукуруз басуларында да булдык. Аны 1900 гектарда үстергәннәр, шуның 1600 гектарын — силоска, калганын орлыкка дип планлаштырганнар. Үткән ел белән чагыштырганда быел кукуруз уруга күпкә иртә керештек, әле ул вакытта урак та бетмәгән иде, диделәр. 

«Берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән терлекчеләр әйткән күләмдә азык запасы туплый алдык. Кукурузның да уңышы начар түгел, шуңа күрә силосны җитәрлек итеп салырбыз дип уйлыйм. Хәзерге вакытта бер комбайн кукуруз ура, икенчесе күпьеллык үләннәрнең өченче катыннан сенаж сала. Дүртешәр КамАЗ машинасы массаны ташуга билгеләнгән, ә икешәр К-700 тракторы аны траншеяда тыгызлап тора», — диде Радик. 

Лельвиж авылыннан Сергей Федоров «Ягуар» комбайнын иярләгән. Аңа кадәр ул Т-150 тракторында көзге чәчүгә җир әзерләгән. Техникаларны кырга үзе ремонтлап чыккан. Ә урак төгәлләнгәч, янәдән тракторына утырып, әлеге мәйданнарны эшкәртүгә керешәчәк икән. Мондый механизаторларга кыш көне дә эш бетми, ди агроном. Чөнки Лельвиж, Чура якларында урам юлларын кардан ачу да аңа йөкләнгән. 

Вахитов исемендәге хуҗалыкта бер гектардан уртача 48 центнер уңыш алганнар

Комбайнчы Сергей Федоров һәм КамАЗ шоферы Илһам Сәлахов

«Кукурузлар былтыргы кебек биек булмаса да, уңышы начар түгел, чәкәннәре дә җитешкән. Армиядән кайтканнан соң, хуҗалыкка механизатор булып килгән идем, шуннан бирле башка һөнәр турында уйлап та караган булмады. Башта трактор, аннан комбайн иярләдем. Монысы — икенче кыр корабым, бик уңайлы техника», — диде ул.

«Җәй коры килү сәбәпле, уңыш булмас дип курыккан идек, әмма без технологияләрне дөрес куллану исәбенә бу авырлыкны җиңеп чыга алдык. Сыек минераль ашламалар куллануның да файдасы булгандыр. Мәсәлән, аны кукурузны чәчкәндә, рәт араларын эшкәрткәндә файдаландык. Шулай ук ике тапкыр яфрактан өстәмә тукландырдык. Бөртеклеләргә дә башлыча сыек ашлама бирдек. Хуҗалыкта техника, ягулык-майлау материаллары белән авырлыклар юк. Механизаторлар да — сыналган егетләр. Пай хуҗаларына, эшчеләргә хезмәт көне өчен печән, салам, ашлык өләшенгән. Сораучылар булса, өстәмә дә биреләчәк», — диде Радик, башкарган эшләренә нәтиҗә ясап.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев