Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Урал» җәмгыяте авыл хуҗалыгына заманча технологияләр кертә

Биредә бөтен хезмәт: синхронизация, ясалма орлыкландыру, ветеринария һәм башка чаралар протокол нигезендә алып барылып, көн саен компьютердагы махсус программага кертелә икән.


2016 елда элеккеге «Кукмара» агрофирмасы базасында оешып эшли башлаган «Урал» җәмгыятендә соңгы елларны зур эшләр башкарыла. Биредә тәҗрибә туплар өчен кырчылыкта да, терлекчелектә дә яңалыклар күп, дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев та. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, максатлары - әкренләп складларны, техник базаны, мал торакларын яңарту.

Өлге авылы янындагы амбар алды территориясе генә дә берничә ел эчендә зур үзгәреш кичергән. 2019 елда биредә яңа ашлык киптерү комплексы төзелгән иде, ул бер сәгатькә 30 тонна ашлыкны киптереп, ГОСТ таләпләренә туры китереп эшкәртергә сәләтле. Аннан соңгы елларда складларны төзекләндерү, ярымҗимерек хәлдәге мал торакларын складлар итеп үзгәртеп кору эшләре алып барыла, территориянең әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелә.

«5 мең гектардан артык сөрүлек мәйданнарыбыз бар. Быелгы корылык безнең җирләрне дә читләтеп үтмәде. Үткән ел бөртеклеләрдән бер гектардан уртача 42 центнер уңыш җыеп алган булсак, быел бу күрсәткеч 18,5 центнерны тәшкил итте. Әмма елына карата начар түгел, зарланмыйбыз. Хәзерге вакытта кырларны эшкәртәбез, ел саен барлык мәйданнарның 30-40 процентын тирәнтен сукаларга тырышабыз», - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе семинарда катнашучыларга.  

Быел 600 гектар мәйданга уҗым культуралары чәчеп калдырганнар, шуның 100 гектарын тритикале алып тора, аны яз көне малларга терлек азыгы – сенаж буларак кулланырга уйлыйлар. Эшкәртәсе 500 гектарга якын җирләре калган. Беренче октябрьгә кыр эшләрен тулысынча төгәлләргә планлаштыралар.

«Уңыш чагыштырмача түбән булса да, үзебезне тулысынча орлык һәм фураж белән тәэмин итәргә җитә, хәтта запас та калдырылды. Хезмәт көне  һәм пай җирләре өчен бодай белән арпа өләшенде. Техник культуралардан рапс үстердек. Аны ГОСТ таләпләренә туры китереп чистартканнан соң, бер гектардан чыккан уңыш 11 центнерны тәшкил итте. Гомумән, рапс үстерү белән шөгыльләнергә кирәк, дип уйлыйм. Ул туфракны файдалы матдәләр белән туендыра, дезинфекцияли, культуралы үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклый, сату бәясе дә кыйммәт», - диде Нияз Хәбибрахманов.

Районда рапс үстерү белән шөгыльләнә торган иң яхшы хуҗалык, дип билгеләп үттеләр ураллыларны. Шуңа күрә нинди орлык белән сайлаулары, үсемлекне нинди препаратлар белән эшкәртүләре башкаларга әзер юл картасы булып тора. «Иң мөһиме - үсемлек тишелгәннән соң, корткычлардан саклау өчен, агроном көнгә бер тапкыр басуларны карап-күзәтеп торырга тиеш», - дип ассызыклады хуҗалык җитәкчесе.

Алда әйтелгәнчә, хуҗалыкта машина-трактор паркын яңартуга да зур игътибар бирәләр, чөнки күбесе - иске, «Вамин» вакытыннан калган техникалар икән. Быел гына да 36 миллион сумга үзйөрешле печән чапкыч, чәчү комплексы, җир эшкәртү, орлык агулау, тырма, культиватор, сиптергеч һәм башка агрегатлар сатып алынган.
Семинар барышында чит илдән кергән товарны алыштыру, үзебездә төрле җиһаз, агрегатлар җитештерү турында да сөйләштеләр. Соңгы берничә елда бу өлкәдә шактый зур хезмәт башкарыла. Райондагы оешмаларның берсендә ясалган азык цехы уңышлы гына эшләп килә, семинар барышында тагын яңа җир эшкәртү агрегатын тәкъдим иттеләр, алга таба үзендә үлчәве булган, «1С» программасына тоташтырыла торган азык өләшү җайланмасы ясарга җыеналар. Үзебездә җитештерелгән товарлар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шактый акчаны янга калдырырга ярдәм итә, дип бәяләделәр.

Семинар хуҗалыкның терлекчелек комплексында дәвам итте. Анда бозаулардан артым алу, азык рационы, тана бозауларны дөрес итеп тәрбияләү турында сөйләштеләр. Хуҗалыкта 1156 мөгезле эре терлек бар, шуның 425е - савым сыерлар. Алга таба сөтлебикәләрнең санын 700гә җиткезергә планлаштыралар. Бер сыердан тәүлеккә уртача 30-31 килограмм сөт савалар, бу айда бозауларда тәүлеклек артым 1 килограммнан артып киткән. Терлекчелектә дә ураллыларның эшне оештыру тәртибен үрнәк итеп куйдылар. Биредә бөтен хезмәт: синхронизация, ясалма орлыкландыру, ветеринария һәм башка чаралар протокол нигезендә алып барылып, көн саен компьютердагы махсус программага кертелә икән. Бу исә «тарих» языла, ягъни терлек турында бөтен мәгълүмат сакланып кала дигән сүз. Шулай ук әлеге система хуҗалык җитәкчесенә телефон аша бөтен эш барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Алга таба бу программага тегермән, азык өләшү җайланмаларын да тоташтырырга җыеналар. Авыл хуҗалыгында да киләчәкне заманча технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев