“Урал” хуҗалыгыннан Марсель Шәйхетдиновның унбишенче урагы
"Урал" хуҗалыгыннан Марсель Шәйхетдиновны борчак басуында очраттык. Әлеге культураны биредә 120 гектарда игәләр икән. Уңышы да яхшы - гектарыннан уртача 35 центнер чыга, диделәр.
Марсель абый Югары Казаклар авылыннан.
-Армиягә кадәр әлеге хуҗалыкта хезмәт куйган идем, аннан соң да бирегә кайтып урнаштым. "Полесье" комбайнын иярләгәнемә өч ел тирәсе, аңа кадәр "Дон"нарда эшләгән вакытларны да исәпләсәң, уракта унбиш еллап катнашамдыр, - диде ул. - Ә кыш көннәрендә фермада оператор булып эшлим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев