Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Урал” хуҗалыгы зоотехнигы Нурсил Галиев сөтлебикәләр белән Мәскәүгә сәяхәте турында сөйләде

"Урал" хуҗалыгының уңган җитәкчесе, тырыш хезмәткәрләре турында мактау сүзләре күп ишетергә туры килә. Хуҗалыкның сөтлебикәләре дә Мәскәүгә хәтле барып, ВДНХ (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) территориясендә үткәрелгән "Алтын көз-2016" күргәзмә-конкурсыннан алтын медаль белән кайтканнар. Халык телендә дә мал хуҗасына охшый дигән гыйбарә яши шул. Сөтлебикәләр белән Мәскәүгә сәяхәте турында хуҗалыкта зоотехник-селекционер...

"Урал" хуҗалыгының уңган җитәкчесе, тырыш хезмәткәрләре турында мактау сүзләре күп ишетергә туры килә. Хуҗалыкның сөтлебикәләре дә Мәскәүгә хәтле барып, ВДНХ (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) территориясендә үткәрелгән "Алтын көз-2016" күргәзмә-конкурсыннан алтын медаль белән кайтканнар. Халык телендә дә мал хуҗасына охшый дигән гыйбарә яши шул. Сөтлебикәләр белән Мәскәүгә сәяхәте турында хуҗалыкта зоотехник-селекционер булып эшләүче Нурсил Галиев сөйләде.

-Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең күргәзмәсе быел унсигезенче тапкыр үткәрелде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр, - дип сүзен башлады ул. - Конкурста Татарстаннан дүрт хуҗалык катнашты. Тукай районыннан сарыклар, Бөреле белән Мамадыштан җәнлекләр алып барганнар иде. Нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, без ике сыер тәкъдим иттек. Конкурста катнашачагыбыз ике ай алдан билгеле булды. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килеп, сыерларны тикшереп, өйрәнеп, махсус сайладылар. Продуктлылыгы, нәселе, төс-кыяфәте, буаз булу-булмавы исәпкә алынды. Татарстан тибындагы "Холмогор" нәселеннән булган 370 номерлы "Роза" һәм 447 номерлы "Манька" исемле сыерлар барлык шартларга туры килде. Бу - сөтле нәсел. Хәзерге вакытта исә "Голштин" нәселе белән кушып, нәселне тагын да яңарту, камилләштерү бара. "Роза" бер елга 9500 килограмм, "Манька" исә бер елга 8600 килограмм сөт бирә. Бүгенге көндә, мәсәлән, "Роза"дан 42 литр сөт савып алабыз. Хуҗалыкта көндәлек 52-55 литр сөт бирә торган сыерлар да бар, әмма аларны юлга алып чыкмадык, чөнки мал бу очракта стресс кичерә, продуктлылыгын югалта. Конкурста катнашачак малларны җитәкләп йөртергә өйрәттек, юдык-чистарттык, "маникюр-педикюр", Мәскәүгә баргач, "стрижка" ясаттык, ягъни йоннарын кистердек.

Башкалага Рафис Фәттаховның "КамАЗ" машинасында бардык. Алдан ук әйтеп куйыйм, Рафис минем төп ярдәмчем дә булды, рәхмәт аңа. Машина арбасын икегә бүлеп, бер өлешенә сыерларны, икенчесенә терлек азыгы: 15-20 түк печән, 4-5 капчык катнаш азык, 200 литр су, сыер саву аппаратын урнаштырдык. Икенче октябрь көнне иртәнге сәгать биштә юлга кузгалдык. Чыгып китәр алдыннан сыерларны сауган идек, көндезге сәгать уникеләрдә, юлда туктап, тагын бер тапкыр саудык, сөтләре ун литрлап кимеде. Аннан соң барып җиткәнче малларны башкача борчымадык. Төнге сәгать икедә Мәскәүдә идек. Шәһәргә йөк машиналары белән төнге сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр кенә керү рөхсәт ителә икән. ВДНХ бик зур территорияне били, анда күргәзмәгә килүчеләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Россиянең төрле өлкәләреннән утызлап үгез, сарык, кәҗә, җәнлекләр, кош-корт, балыклар, хәтта дөя дә алып килгәннәр иде. Без 69нчы павильонга урнаштык, сыерларны 60-61нче урыннарга бастырдылар. Анда идәннәргә келәмнәр түшәлгән, аның өстенә пычкы чүбе сипкәннәр, бик чиста. Барлыгы 64 сыер алып килгәннәр иде. 32се аклы-каралы төстә, сөтле токым, калганнары итле-сөтле токым.

Сыерларны көнгә өч тапкыр саудык. Сөт салу өчен мичкә куелган иде. Иртәнге сәгать дүрттән кичке сәгать җидегә кадәр тәрбияләп, чистартып тордык. Ә төнгә каравылчы яллап калдыра идек.

ВДНХда түгәрәк манеж ясап куйганнар. Көнгә бер тапкыр, сыерны җитәкләп, шул манеж буенча әйләнеп йөрисең. Шунда хуҗалыкның икътисади хәле, сыер турында мәгълүмат җиткерәләр. Сыерлар аренада үзләрен тыныч тоттылар, күңелсез хәлләр булмады, аларга югары бәя бирделәр. Тамаша кылырга бик күп халык җыела иде, гомумән, күргәзмәдән кеше өзелмәде. Гаиләләре белән килүчеләр бар, укучыларны алып киләләр, сыер сауган вакытта балаларга аңлаталар. Ике кешенең берсе безнең сыерларның ник койрыксыз булулары белән кызыксынды. "Мегафермаларда сыерлар бәйдә түгел, малның койрыгы автомат рәвештә эшләп торган транспортерга керергә мөмкин һәм чисталык ягыннан да, сыер койрыгы белән селтәнеп пычранмый", - дип аңлаттым, ә аңлатып өлгерә алмаганнарга: "Алар шундый булып туа", - дип кенә шаярттым.

Өченче-дүртенче октябрьдә - әзерлек, ә бишесендә күргәзмәне ачу тантанасы булды. Анда үзебезнең Татарстаннан да бик күп делегация килгән иде. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче райондашлар, авылдашларны да очраттык, безнең турыда ишетеп, хәлебезне белергә махсус килүчеләр дә бар иде. Самара, Оренбург, Нижегородск һәм башка өлкәләрдә яшәүче татарлар, якын итеп килеп, безнең белән күрешеп киттеләр.

Күргәзмә-конкурстан җиңү белән кайтачагыбыз сигезенче октябрь көнне генә билгеле булды, актлар залына чакырып, медальләр тапшырдылар. Республиканы тәкъдим иткән дүрт хуҗалык та алтын медальләргә лаек булды. Беренче тапкыр катнашып, "алтын"га ия булу - безнең өчен зур мәртәбә. Бу җитәкчебез - Газинур Хәбибрахмановның, барлык коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Ерак юлга чыгу күп чыгымнар да сорый, җитәкчебезгә теләктәшлек күрсәткәне өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев