Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте: «Уңыш» җәмгыятендә урып-җыю эшләре бара

Уңышлыларның да беренче уңышларын җыярга чыкканнарын белеп, үткән җомгада Кәркәүч якларына юл алдык.

Узган атнада «Урал» җәмгыятенең районда беренче булып уракка төшкәнен хәбәр иткән идек. Икенче көнне эстафетаны «Уңыш» җәмгыяте кабул итеп алды: алар да, беренче гектарларны урып, көзге бодайны ындыр табагына урнаштырдылар. Ә бу көннәрдә булган яңгырлар игенчеләрнең эшләрен бераз тоткарласа да зыян юк. Чөнки шифалы, уңыш вәгъдә итүче тамчылар иде.

Уңышлыларның да беренче уңышларын җыярга чыкканнарын белеп, үткән җомгада Кәркәүч якларына юл алдык. Ташлы Елга авылын узып барганда алдыбызда шундый матур күренеш ачылды: тау итәгендәге Киров өлкәсе белән чиктәш булган, алтын төсләргә тулышкан басуны иңләп, куәтле кыр корабы килә. Килешәсездер, күңелләрне рәхәт тойгыларга баета, шулай ук йомшарта, кузгата торган мизгелләр.

...Алдан ук үземнең дә тузан-пычракка батып, комбайнда эшләгән чакларны яңартыр өчен, игенчеләргә хуҗалык ашханәсеннән әбәт алып килгән вакытка туры килсәм ярар иде дип, күңелгә салып куйган идем. Нәкъ шулай булып чыкты да: Норильск каласыннан кайтып, җәмгыятьтә алты ел эретеп ябыштыручы булып эшләүче Айрат Галиев берничә минут алдан гына егетләргә Газель машинасы белән әбәт китергән. Кырдагы ашау икенче төрле бит, авыз иттем: бармак башы кадәр мул итеп ит туралган бәрәңге шулпасы, чынлап та, тәмле иде шул. «Ашау эшне калдырмас, ашый-ашый сөйләшик, — диделәр Байлангардан килеп эшләүче Илфат Гыйззәтуллин белән Илнар Җәләевлар.

— Рәхмәт, “Уңыш” җәмгыятенең җитәкчесе Раил Галимуллин да хәлләрне белешкәндә безгә төшке аш яки әбәтнең вакытында килү-килмәве белән иң беренче булып кызыксына». 

Бу инде җитәкченең хезмәткәрләренә карата нинди карашта булуын раслаучы тагын бер дәлил.
Байлангар егетләренең 40 чакрым ара юлны үтеп, урак чорында бу якларга «күчүләренә» быел дүрт һәм биш ел булган. Берәр ай алдан ремонт эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Көн саен авылларына кайтып йөрсәләр дә зарланмыйлар. Чөнки техника да чагыштырмача яңа, хезмәт хаклары да яхшы, диләр. 

— Кичтән үк стартка әзер булган комбайн белән бирегә менеп җиткәнче көндезге сәгать10 тулгандыр, чапкычны эләктереп, бисмиллабызны әйтеп, әкрен генә эшли башладык, — ди Илфат. — Бүгенгә без бер генә экипаж, калганнар башка көннәрне кузгалачак. Мин үзем урта мәктәптә шофер булып эшләдем, ә җәйге ял чорында комбайн штурвалы артына утырам. Соңгы дүрт елда, әйткәнемчә, бу якларда эшлим. 

Аның фикерен сүзгә тапкыр ярдәмчесе Илнар дәвам итә. 

— Комбайныбыз «акыллы» безнең. Ул кайсы культураны ничек сугасын үзе белә: иләген дә, барабанын да, вентиляторын да компьютер аша көйли. Әйтик, борчак белән бодайның диаметры аерыла, солыга җилнең азрак булуы кирәк. Безнең белән рус телендә «аралаша». Тизлекне арттырасың икән, киметергә куша, онытылып китеп, бункер ябылмый кала икән, тукта, бункерны яп, ди. Салам тыгыла башласа, аны да әйтә. Кабина эчендә кондиционер эшләп тора, музыка да тыңлый аласың. Бик тәмләп кенә эшлибез. Мин кышларын итек эше белән шөгыльләнәм. Җәйге урак өсте җиткәнен көтеп алам, күңел кырга ашкына. Басуга чыксам, ял итеп кайтам.

Без барганда, алты бункер ашлыкны КамАЗ шоферы Хәниф Гыйлемханов ындыр табагына алып барып урнаштырган иде инде. Анда ул ташыган бодай көшелләре, чистарту процессы үтеп, киләсе елга чәчүлек орлыгы өчен саклауга куелачак.

— Әлеге 18 гектарлы басуда көзге бодайның «Синева» сорты игелгән, — ди районның баш агрономы Илдар Габбасов. — Уңышы матур булырга охшаган. Комбайнны да яхшы көйләгәннәр, артыннан җирдә бер бөртек тә күренми. Җир генә әнә ничек сусызлыктан ярылган. Яңгырлар явып китсә, бик яхшы булыр иде дә бит. 

Баш агрономның сүзе рас килде: үткән шимбә һәм ял көнендә җирләр дымга туенды. Әмма аңарчы Байлангар егетләре әлеге басуда эшне төгәлләргә өлгергәннәр иде инде.

— Урак өсте бозылды дип борчылмадык, яңгырларның бер начарлыгы да тимәде, — ди «Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Раил Галимуллин атна башында очрашкач. — Чөнки, беренчедән, нәкъ менә башакларның тулышкан чагы иде. Икенчедән, кукуруз чәкәннәренә дым кирәк вакыт, ул аларның формалашуына нык булыша. Өченчедән, икенче кат печәннәрнең үсеп китүенә бик файдалы булды. Дүртенчедән, сенаж салу өчен алынган берьеллык печән басуларын эш тәмамлану белән эшкәртеп, туңга сөреп барабыз. Инде күптән яңгырлар булмаганлыктан, җир бик каты иде. Ә хәзер йомшарды, димәк, эшкәртү сыйфаты яхшырак булачак. Көзге бодайдан уңыш яхшы чыкты. 18 гектардан 71 тонна бодай суктырып алдык. Димәк, бер гектардан 38 центнер дигән сүз. Барлыгы 5500 гектар җиребез бар, шуның 2400 гектарында урып-җыю эшләре көтелә. Үзвакытында, югалтуларсыз җыеп алу — бүгенге көнебезнең төп бурычы. 

Комбайнчылар белән аралашып, кайтыр юлга кузгалганда, күз карашы тагын тип-тигез булып тишелгән, бер чүп әсәре дә булмаган җәмгыять басуларына төште. Берсүзсез, күңелне җылыта торган, матур күренеш. 

Әмма әлеге басулар янәшәсендә фермер хуҗалыгының җәй дәвамында билчән үстереп, ә хәзер аны урып аткан буш җирләре дә бар. Аның җитешкән орлыклары, җил белән очып, җәмгыятьнең күпме көч салынган чиста басуларын чүпләмәс дип, кем ышандыра ала?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев