«Уңыш» хуҗалыгында язгы чәчүгә әзерлек бара
Шушы мөһим вакытта сынатмас өчен техникаларның әзерлегенә аеруча зур игътибар бирелә.
Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә. Димәк, тиздән басу-кырлар кардан арынып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тормышында иң җаваплы чор башланачак.
Шушы мөһим вакытта сынатмас өчен техникаларның әзерлегенә аеруча зур игътибар бирелә. “Уңыш” җәмгыятенең ремонт цехларында да эшләр оешкан төстә бара – без килгәндә чүкеч тавышлары яңгырап тора иде.
Баш инженер Рамил Сабитов сүзләренә караганда, хуҗалыкта ремонт эшләре ноябрь аеннан ук башланган. Башта тырмалар һәм культиваторлар төзекләндерелгән, ә декабрьдән авыл хуҗалыгы машиналарына чират җиткән. Аннары агулау һәм азык хәзерләү техникалары яңартылган. Бүгенге көндә хуҗалыкта 23 трактор һәм 8 КамАЗ бар.

– Техникаларны чәчүгә һәм техник күзәтүгә әзерлибез. Ул график нигезендә 27 мартта булачак. Шуңа кадәр барысы да әзерлек сызыгына куелачак. Ремонт белән бәйле авырлыклар да юк, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар вакытында кайтарыла. “Тукай” һәм “Гигант” бүлекчәләрендә ике ремонт бригадасы оешты. Шулай ук механизаторлар да үзләренең техникаларын карап төзәтә. Ә куәтле К-700 тракторларында зур төзексезлекләр булса, КамАЗ машиналарына капиталь ремонт таләп ителгәндә Яр Чаллыдагы махсус үзәкләргә җибәрәбез, – диде баш инженер.
Ремонт чорына 3 миллион 200 мең сумлык запас частьлар алынган. Болардан тыш, бер миллион ярым сумлык детальләрне интернет кибеттән кайтартканнар. Соңгы вакытта заманча мөмкинлекләр авыл хуҗалыгы тармагына да тирән үтеп керә. Кибетләрдән, алыпсатарлардан кыйммәт бәягә товар алуга караганда, турыдан-туры җитештерүчедән кайтартсаң, күпкә отышлырак, ди белгечләр. Әмма шулай да игътибарлы булырга кирәк, чөнки сыйфат һәм бәяләрнең очсызрак булуы һәрвакыт гарантияләнми.
Быел хуҗалык машина-трактор паркын сыек ашлама кертү җайланмасы булган культиватор, төягеч трактор һәм кукуруз чәчкече белән тулыландырырга ниятли.
– Техникаларыбыз җитәрлек, механизаторлар белән дә тәэмин ителгән. Кукмара аграр көллиятеннән ике яшь егет практикага кайтты. Аллаһ боерса, чәчү кампаниясен тоткарлыкларсыз уздырырбыз дип ышанам, – ди Рамил Сабитов.
Александр КОТЕЛЬНИКОВ, Югары Шөн:
– 2019 елдан “Уңыш” хуҗалыгында механизатор булып эшлим. Аңа кадәр “Әсәнбаш”та хезмәт куйдым. Хәзерге вакытта “Ягуар” азык комбайны, К-700 тракторларын иярлим. Язын чәчүгә чыгам, аннары терлек азыгы хәзерләүдә катнашам. Бүгенге көндә техника ремонты белән шөгыльләнәбез. Запас частьлар белән алай авырлыклар юк, алып кайтып торалар. Хәзерге заманда эшлим дигән кешегә бик күп мөмкинлекләр бар. Ә миңа техника белән кайнашу ошый, шуңа күрә бу һөнәрне сайладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев