ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Кукмарада авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты
Очрашу барышында район башлыгы Сергей Димитриев «Вахитов» җәмгыятенең алдынгы комбайнчыларына үзенең Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Татарстан Премьер министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты, кырчыларның хәлләрен белде. Очрашу барышында район башлыгы Сергей Димитриев «Вахитов» җәмгыятенең алдынгы комбайнчыларына үзенең Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
«Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте басуларында кунакларны бер-бер артлы тезелеп, кыр кораблары каршы алды. Хуҗалыкта урак өсте дәвам итә. Игенчеләр язгы бодай басуында кайнаша. Җәмгыятьнең директоры Рафис Баһаветдиновның сүзләренә караганда, биредә язгы бодайның «Хәят» сортын иккәннәр. Ул бер гектарыннан уртача 35 центнер уңыш бирә, диде.
— Хәзерге вакытта кырда 8 комбайн эшли. 3 прицеплы КамАЗ машинасы ашлыкны амбар алдына ташып тора. Шул ук вакытта саламны да рәттән пресслап барабыз, моның өчен дүрт техника билгеләнде. Бүгенге көндә 4 куәтле трактор җир эшкәртә. Көзге чәчү 1 мең гектарда башкарылачак. Исән-сау җыеп алырга мөмкинлек булса, быел уртача уңыш гектарыннан 36-37 центнердан да ким булмас, дип ышанабыз, — диде Рафис Баһаветдинов.
Күршедәге «Уңыш» җәмгыятенең сап-сары иген кырлары да комбайннар тавышыннан гөрләп тора иде. Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу барышында район башлыгы Сергей Димитриев райондагы күрсәткечләргә тукталды.
— Хәзерге вакытка игеннәрнең 75 проценты җыеп алынды, уңыш гектарыннан уртача 37 центнер чыга. Урак ахырына уртача күрсәткеч 39- 40 центнерга җитәр дип уйлыйбыз. «Урал», «Рассвет» хуҗалыклары, «Урал» җәмгыяте уракны тәмамларга өлгерде инде. «Урал» җәмгыятендә уңыш бер гектарыннан уртача 47 центнерны тәшкил итте. Бу — бик матур күрсәткеч. Тулаем алганда районда бөртеклеләрнең мәйданнары елдан-ел кими. Алга таба төп арпа, люцерна, кукуруз игәргә уйлыйбыз. Азык культураларына күбрәк игътибар бирергә кирәк. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәүлеклек савымны 700 тоннага җиткерү бурычы куелган икән, сыйфатлы терлек азыгыннан башка булмый. Хәзерге вакытта 12 мең гектардан артык җирне кукуруз алып тора. Бүгенге көндә 200 мең тоннадан артык сенаж салынды, 300 мең тонна силос хәзерләргә планлаштырабыз. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мал күп, аларны ашатырга кирәк. Әле яңа фермалар, мал тораклары төзелә. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар турында да онытырга ярамый. Ел саен җирлекләрдә кече-сөтчелек парклары салына, — дип сөйләде Сергей Димитриев.
Шулай ук ул министрга авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелгән ярдәм, төрле программа, субсидиеләр өчен рәхмәтен белдерде.
— Быел урак, чәчү, терлек азыгы хәзерләү, җир эшкәртү — бөтенесе бер вакытка туры килде. Әмма, шуңа да карамастан, эш бара. Аларның барысын да вакытында һәм дөрес технология белән башкарырга кирәк. Моннан берничә ел элек Кукмарада бу кадәр уңыш булыр дип, беркем дә күз алдына китерә алмагандыр. Бер гектардан чыккан уңыш буенча сез республикада икенче булып барасыз. Әле эш бик күп, кайсы басуга керсәң дә, кукуруз мәйданнары әйләндереп алган, аны җыеп аласы бар. Без исә кулдан килгәнчә ярдәм итргә тырышачакбыз. Уңышлар сезгә, — диде Марат Җаббаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев