Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды: беренче булып көзге бодай, рапс һәм бәрәңге уңышы өлгергән

Быел республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 миллион 168 мең гектарда үстерелә.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе рәсми рәвештә старт алды. Республика районнарында көзге бодай, рапс һәм бәрәңге җыю эшләренә керештеләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА 

Беренчеләрдән булып Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында көзге бодай ура башладылар. Моннан тыш, Балык Бистәсе белән Аксубай районнарында көзге рапс җыю бара, ә Чистай районында бәрәңге уңышын җыюга керешкәннәр.

Быел республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 миллион 168 мең гектарда үстерелә. Шуның 730 мең гектарын сабан бөртекле һәм кузаклы культуралар били. Моннан тыш, 53 мең гектарда шикәр чөгендере, 669 мең гектарда майлы культуралар, ә 6823 гектарда бәрәңге һәм яшелчә үстерелә.

22–29 июль көннәрендә Чистай, Тукай, Менделеевск һәм Буа районнарында зона семинар-киңәшмәләре дә узачак. Анда авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру һәм урып-җыю эшләрен нәтиҗәле оештыру мәсьәләләре каралачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев