Районда мөгезле эре терлекләр саны 16 меңнән артып китә
Табыныбызны сөт ризыкларыннан башка күз алдына да китерүе кыен. "Сөтсез чәй тамак туйдырмый", - ди иде өлкәннәр. Билгеле, сыер асрауның мәшәкатьләре дә җитәрлек, әмма ни дисәң дә, терлекле тормыш тернәкле инде ул.
Районда крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 16 меңнән артып китә. Шуның 5444е - сыерлар. Сөтлебикәләрне Зур Сәрдек (715 баш), Олыяз (387), Сәрдекбаш (384), Югары Чура (382), Ядегәр (250) җирлекләрендә күп асрыйлар. Ә Важашур, Нырты, Пычак, Өркеш, Чарлы җирлекләрендә сыерлар саны йөз башка да җитми, шул ук вакытта ниндидер башка тармакка өстенлек бирәләр дип тә аерып әйтеп булмый.
Мал асрау җиңел хезмәт түгел, әлбәттә: терлек азыгы хәзерләргә, абзарда тиешле шартлар булдырырга, вакытында ашатырга, иртәнге йокыңны кызганмаска кирәк. Җирлектә көчле авыл хуҗалыгы предприятиеләре булу да халыкның көнкүрешенә тәэсир итми калмый, чөнки алар мал асраучыларга ышанычлы терәк булып тора. Пай җирләре өчен, шулай ук хезмәткәрләргә бирелә торган печән-саламы, ашлыгы да зур ярдәм бит. Бу турыда Туембаш җирлеге башлыгы Илфат Гарипов та билгеләп үтте. Итекчеләр төбәге буларак танылган әлеге җирлектә дә сөтлебикәләрнең саны 93 кенә икән, әмма ахыргы ике елда бу күрсәткеч уңай якка таба үзгәрә башлаган, халыкның терлекчелеккә игътибары арткан.
- Бездә итеген дә басалар, малын да асрыйлар, - диде Илфат Гарипов. - Әле соңгы ике атна эчендә генә дә авылда өч сыер сатып алдылар. Моңа сөт бәяләренең күтәрелүе дә, шул ук вакытта терлек азыгы хәзерләүдә "Тойма" җәмгыятенең булышуы да йогынты ясыйдыр. Саламын кирәк кадәр бушка өләшә, пайчыларга өчәр центнердан ашлыгын да бирә. Теләгән кешегә хуҗалыктан печәнне дә кулай бәядән сатып алырга була. Җәй көне малларны йөртергә көтүлек җирләр дә җитәрлек. Гомумән, мал асрау өчен мөмкинлекләр бар, күңелдә теләк булырга һәм эштән курыкмаска гына кирәк.
Сыерны дөрес тәрбияләсәң, аның сөт бирү чорында (305 көн) алты мең килограмм сөт саварга була дип исәпли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре. Моның өчен азык рационын дөрес төзергә, микроэлементлар белән баетырга кирәк, ди алар. Малларга төрле катнашмалар сатып ала башласаң, бик кыйммәткә чыга түгелме, дигән сорауга белгечләрнең җавабы әзер:
-Фураж урынына көнбагыш, рапс түбе, көрпә, ягъни аксымга бай кушылмаларны тиешле күләмдә бирү малның сәламәтлеге өчен файдалырак, авыртуларга бирешми, сөтне дә ике тапкыр күбрәк бирә. Мәсәлән, бер килограмм фуражда 50 грамм аксым булса, көрпәдә ул өч тапкырга күбрәк. Сөт белән бозауны сәламәт сыердан гына алып була. Дөрес ашатсаң, тана бозау унике айда өлгерә, үрчемгә сәләтле була. Димәк, продукцияне дә тизрәк бирә башлый, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин. Сыерны артык симертергә ярамаганлыгын да билгеләп үтте ул. Малның көрлеген биш баллы системада карасак, ул 3,7-3,8 баллны тәшкил итәргә тиеш икән.
Сәламәт бозау үстерү өчен дә киңәшләре бар белгечләрнең. Бозау туганнан соң беренче сәгатьләрендә үк угыз сөте бирергә кирәк, ул аның иммунитетын ныгыта. Ә сыерга бозаулаганда чыккан суын эчертү файдалы икән. Шулай ук бер-ике килограмм шикәр комы салынган җылы суны сыер теләгән кадәр эчәргә тиеш, диделәр.
Районның селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Фәрит абый Насыйбуллин белән дә сыер асрауның өстенлекләре турында сөйләштек.
-Сыерлы кеше - сыйлы кеше, диләр бит. Әле менә сез шалтыратыр алдыннан гына бер танышыбыз сыер асраргамы, бозау алыйммы икән дип киңәш сораган иде. Сыер, билгеле. Сөт-мае, эремчеге үзеңнеке була. Сау-сәламәт икән, бозавын да китерә. Сөт сатсаң, ай саен ун-унбиш мең сум тирәсе акча кереме дә була әле, - диде ул.
Чыннан да, үзең җитештергәнгә җитәме соң! Кибеттән сатып алганнан соң туңдыргычта атналар буе сакланып та тәме үзгәрми торган сөтләргә нәрсә кушылганы билгесез бит. Ә үзең җитештергәне күпкә тәмлерәк һәм сыйфатлырак та. Артканын җыючыларга тапшырсаң, кесәгә бераз өстәмә акча да керә. Сөт бәяләренең җитәкчелек тарафыннан контрольдә тотылуы да күңелдә ышаныч уята. "Сыер асрауның файдасы юк", - дип аның мәшәкатеннән, эшеннән курыккан кеше генә әйтәдер. Әйе, аягың лепелдәмәсә, авызың чәпелдәми, дигән гыйбарә нәкъ менә шушы очракка туры килә.
Авылда шәхси хуҗалыкларны үстерү, керемле итү максатында дәүләт нинди генә ярдәм күрсәтми хәзер. Терлек торагы төзү, мал санын арттыру өчен дә күптөрле программалар эшләп килә. Фәрит абыйның да дәүләт ярдәменнән файдаланып, тагын бер тана алырга исәбе бар икән.
-Төрле хуҗалыкларда үткәрелүче семинарлар барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллиннарның чыгышларын тыңлап, өйгә кайткач, алар сөйләгән алымнарны малларны тәрбияләүдә кулланып карый идем. Чыннан да, азык рационын көйләп зур нәтиҗәләргә ирешергә була икән бит, - диде ул. Әмма сыерларының көндәлек ничә литр сөт бирүен сер итеп калдырды, күз тиюе бар, диде. Әлегә кадәр сыерларын көнгә өч тапкыр сауганнар, соңгы вакытта гына икегә калдырганнар. Аппарат белән савалар икән. Бу эшне күпкә җиңеләйтә.
Фәрит абый сыерга башак бирәм, ди, әмма моның өчен салам кулланмый, печән белән әзерли. 25 сутый җирдә люцерна үстерә, аны сезонга ике-өч тапкыр чабып ала. Терлек азыгын баету өчен арпа, кукуруз, рапс түбе, шикәр комы, тоз куша. Көндәлек тиешле норманы алты тапкырга бүлеп ашата, ягъни маллар янына көнгә алты тапкыр чыга.
-Малларга азыкны бер күнегелгән вакытта бирергә кирәк, әгәр шул арада иренеп яки башка сәбәпләр белән бер тапкыр гына ашатмый калдырсаң да, бу сыерның сөт бирүендә чагыла, - диде ул.
-Маллар янына болай еш йөрү мәшәкатьледер бит? - дип кызыксынам.
-Бер авырлыгын да күрмим мин аның, урамга чыгып кергән арада гына да әлеге эшләрне башкарып була.
Гомер буе хезмәт белән көн күргән авыл агайларын моның ише мәшәкатьләр белән генә куркытам димә. Шуннан ямь-тәм табып яши алар.
Сыерның иң күп сөт бирү чорына (раздой группасы) якынча азык рационы:
1. Туратылган печән
2. Концентратлар:
-фураж - 3 килограмм,
-кукуруз - 2 килограмм,
-көнбагыш түбе (жмых) - 1,5 килограмм,
-рапс түбе - 0,5 килограмм,
-терлек азык чүпрәсе - 0,5 килограмм,
-сыра түбе - 2 килограмм,
-көрпә - 2 килограмм.
Бер сыер якынча 70-75 мең сум, нәселле таналар 150-200 мең сум тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев